поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 12 Декабрь
  • Гөлчәчәк Гайфетдинова - актер
  • Чыңгыз Айтматов (1928-2008) - язучы
  • Локман Бадыйкшан (1919-2015) - язучы
  • Искәндәр Измайлов - тарихчы
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Казан, казан яны районнары 89046768348
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
Архив
 
31.12.2015 Җәмгыять

Кыш бабайга шалтырату бушлай!

Интернетта утырганда, кыш бабайның телефон номерына юлыктым бит, җәмәгать. Җитмәсә, шалтырату да бушлай диелгән. Баксаң, аның мондый телефоннары берничә шәһәрдә эшли икән, Казанда да бар. Танышларым арасында кыш бабай белән сөйләшүчеләр булган да инде. Кызык өчен без дә балаларыбызны чын кыш бабай белән сөйләштереп карадык.

Трубканың теге ягында кыш бабай булып автоҗавапбиргеч сөйләшә. Шулай да әңгәмә бик җанлы килеп чыга үзе. Кыш бабай, ишетмәгәнгә салышып, сорауны да кабатлый, шигырь дә сөйләтә, бүләк тә алып килергә вәгъдә итә, тик бер шарт белән – әти-әниеңне тыңларга кирәк. Дүрт яшьлек улыбыз чын-чынлап ышанды кыш бабайга, көне буе кош тоткандай сөенеп йөрде, имеш, чын кыш бабайның үзе белән сөйләшкән бит. Ә 8 яшьлек кызыбыз икеләнеп куйды – кыш бабай булдымы соң бу, әллә әзер тавыш яздырылган язма гына куйдылармы икән? Шулай да сәгать эчендә өйләрне ялт итеп җыештырып та куйды. Үзе ара-тирә чыршы астына карап ала, янәсе, кыш бабай бүләк калдырмадымы икән?

Бөтен кеше йоклап киткәч, үзем дә шалтыраттым әле кыш бабайга. Бүләген дә сорадым, шигырен дә сөйләдем. Рәхәт булып китте. Күңел барыбер Яңа елдан нидер көтә бит, могҗизага ышанасы килә.
 


 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 30.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе