|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2015 Шоу-бизнес
Баумандагы "Йолдызлар аллеясе"ннән Айдар Галимов йолдызын чәлдергәннәр? (ФОТО)Беркөн редакциягә композитор Җәүдәт абый Гыйльманов шалтыратты. Бауман урамында басып торам, йөрәк әрни, ди. Татар эстрадасы йолдызлары аллеясының ташландык хәлгә килүен күреп эче пошкан икән. Үзегез килеп карагыз әле, Илһам абый Шакиров, Мөнирә Булатова исемнәре аяк астында тапталырга тиешме дигән сорауны да кабыргасы белән куя иҗат әһеле. Кем ничектер, мин үземнең исемгә пычрак аяк киеме белән басуларын, чүп-чар ташлап китүләрен теләмәс идем, ди. Бауман урамындагы татар эстрадасы йолдызлары аллеясы Казанның меңьеллыгы уңаеннан ачылган иде. Алдан анда Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова исемнәре пәйда булды. Тагын бер елдан Мөнирә Булатова, Салават Фәтхетдинов исемнәре өстәлде. Бүген анда Хәния Фәрхи һәм Айдар Галимов исемнәрен дә күреп булыр иде дә... бер йолдыз юкка чыккан шул. Җәүдәт Гыйльманов фаразлавынча, бушлыкта Айдар Галимов йолдызы булырга тиеш.
Ә бит заманында “Барс Медиа” компаниясе әлеге аллеяны без Голливудтан киммени, дигән сүзләр белән үзе башлап йөрде. Бу тәкъдим исә “Татар җыры – 2002”дә Салават Фәтхетдинов авызыннан чыккан иде. Анда татар эстрадасы йолдызлары гына түгел, режиссерлар, җәмәгать эшлеклеләре исемнәре дә уелыр дигән фаразлар бар иде. Әле ярый бу фикер фараз гына булып калды.
“Шырпылы язмалар”ыңда фотосын да чыгар дигәч, Җәүдәт абый чакыруы буенча Бауман урамын әйләндем. Матбугат йорты тирәсендәрәк икәнен белсәм дә, йолдызларны таба алмыйча, шактый йөрергә туры килде. Шулай булмыйни, йолдызлар тоныкланган, исемнәр кырылган, өсләре ком катыш кар белән капланган икән шул инде. Чистартып фотога төшергәндә, җырчыларның сүзләре дә колакта яңгырагандай тоелды. Мөнирә апа: “Исән чакта исемемне бронзада мәңгеләштерүләрен күрермен дип уйламаган идем”, – дигән иде. Ярый әле йолдызның бүгенге халәтен күрми. Үз йолдызларының нинди халәттә булуларын беләләрме икән дип, исән җырчыларыбызның да кайберләренә мөрәҗәгать итеп карадык. Алар, без кайгыртырга тиеш түгел бит инде аны, дип әйтү белән чикләнделәр.
Җәүдәт Гыйльманов
Дөрес, йолдызлар аллеясы турындагы сорауны Казан мэриясенә, “Барс Медиа” компаниясенә дә юлладык. Аның директоры Александр Миронов бу уңайдан менә нинди җавап юллады: “Йолдызлар” салынганнан соң, аларны карау, саклау шәһәр мэриясенә күчте. Без – шәхси компания. Казанның үзәк урамын саклау, аны тәртиптә тотуны, билгеле, үз өстебезгә ала алмыйбыз”. Йолдызлар архитектура ягыннан кыйммәткә ия түгел, шуңа күрә әлеге проблемага шәһәр җитәкчелеге әллә ни борчылмас инде. Ә “Барс Медиа” компаниясе аңа күптән кул селтәгән. Кыскасы, аллеяның хуҗасы юк.
Бронза йолдызның, бәлки, кыйммәте юктыр. Әмма анда татар халкының моң ияләре – Илһам, Әлфия, Мөнирә исемнәре уелган. Шундый олуг затларның исемнәрен кадерли белмибез икән, үзебезгә халык буларак хөрмәт күрсәтүләрен таләп итәргә хакыбыз бармы соң безнең?
Бу арада татар эстрадасы турында күп сөйләнелә. Күптән түгел генә “Татар җыры” фестиваленең чираттагысы узды, янә шаулап алдык. Миңа калса, татар эстрадасының хәлен белер өчен Бауман урамын урарга кирәк. Булдыра алганча җиргә сылаганбыз без аны. Гаеплене читтән эзлисе түгел, үзебез шаккатып, хәйран калып, хуплап башкарылган эш.
Ярый әле Татар дәүләт филармониясе мәңгеләштерүнең файдалырак ысулын уйлап чыгарды. Алар да татар эстрадасы йолдызлары аллеясын ачтылар. Әмма ул аллеяда йолдызлар аяк астында булмаячак, анда Илһам, Әлфия чыршылары үсәчәк. Аларын да кисеп алып китмәсләр, шәт.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|