|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2015 Җәмгыять
Тәмле-татлы итеп, бөтен рәвешен китереп үбешә белүчеләр саны илдә 15-20 процентка кимегәнКызык хәлләр: кем санап чыгаргандыр, соңгы ике дистә елда тәмле-татлы итеп, бөтен рәвешен китереп үбешә белүчеләр саны, илдә, имештер ки, 15-20 процентка кимегән. Үбешә белү-белмәүнең гаилә хәлләренә, аның ныклыгына турыдан-туры катнашы юктыр да бәлки... Тик барыбер хисләр сайлыгын әхлак кытлыгыннан аерып карау дөрес булмас кебек. Әхлак белән гаилә бер чылбырның буыннары булганда бигрәк тә. Ә кимегән процентларны, миңа калса, бары бер төрле генә аңлап һәм аңлатып була. Ни генә димә, бүген урамда кабалана, сөртенә һәр гамәлдән файда эзли торган ашкын заман. Ягъни, романтика, хисләр кимеп, практикага әһәмият арткан чор – яшьләрнең генә түгел, урта буынның да кайсыдыр өлеше, авыз суларын агызып үбешеп, вакыт әрәм итеп тормыйча, ихтимал, тизрәк “төп” эшкә күчүне кулайрак күрәдер. Башкача тагын нәрсә дисең? Әле аның белән генә бетсә икән. Татлы итеп үбешкәннәр дә, мәсәлән, шул ук совет чоры белән чагыштырганда, тизрәк гаилә корырга, коргач, бала табарга артык кабаланмый кебек. Кризис дигән зәхмәт тә бу эшкә пычрак борынын тыгарга гына тора.
Моны яхшы аңлаган хөкүмәт ана капиталы түләүне тагын ике елга гына дигән булып озынайтып куйды. Янәсе, вакыт чикле, өченче елга чыккач, соңга калуыгыз бар, ашыгыгыз, үрчи күрегез. Нәкъ менә бәяләр фәлән вакытка чаклы гына, товарны алырга өлгерегез дип торган рекламадагыча. Проблема тулысынча хәл ителмәсә дә, ашыкканнар, әлбәттә инде, булачак. Һәм ул яхшыга. Шунысы да ачык: илдәге демография тотрыклы булмау сәбәпле, билгеләнгән ике ел үтеп киткәнче, икенче балага тиешле ул түләүне хөкүмәт янә дә озынайтачак. Аннары – тагын. Башка чара юк. Чөнки бу капитал – үрчем өчен көрәштә власть белгән, аның кулыннан килгән бердәнбер алым. Киләчәктә дә дәүләткә эшче көчләр генә түгел, кораллы көчләрнең дә бик кирәк булачагы – проблеманың бер ягы гына. Дөньяда иң зур территория биләгән илдә демографик вакуум тудыру юкка чыгу белән бер яссылыкта ята. Монысы – стратегик һәм дәүләт куркынычсызлыгы дәрәҗәсендә булган, властьның башын сызлаткан төп мәсьәлә.
Ана капиталы яшь гаиләләр өчен артык булмаганда да, әлеге ысулның нәтиҗәләр белән көрәш, аптыраганнан икәнен исбатлап торасы юк. Сәбәпләр нинди дигәндә, алар билгеле. Икътисадый кризислар килә дә китә – анысын калдырып торыйк. Демографик гарасатның төбендә алышынган кыйммәтләр, либерализм дигән глобаль шаукым алып килгән глобаль бәлаләргә турыдан-туры бәйле гаилә кризисы ята. Дәүләт, теләгәндә, хәлгә төзәтмәләр, үзгәрешләр кертә алыр иде. Әхлакый “һава торышы” да ул ерып чыга алмас эш түгел. Тик дәүләт шаукым уңаена йөзә, бу өлкәдә үз өстенә бурычлар алырга теләми. Кеше хокуклары, ирекләре, башкасы, ди. Әйе, без коенган, ничек телим – шулай яшим дип кабул ителгән ирек. Телисең – өйлән яки кияүгә чык. Телисең – “кунакка” барып кына йөр. Беркемнең дә гаепләргә хакы юк. Кризисларсыз яшәгән чакта да кысыр димәсеннәр өчен генә табылган, модага кереп килгән бердәнбер бала – ана капиталы сәбәпчесе. Чөнки икенче, өченчесе – ярлыларга гына түгел, дөньялары җитешләргә дә өстәмә проблемалар, чыгымнар, үзеңне, иркеңне чикләү. Монысы – бер яктан.
Икенче яктан, җенси хаҗәтне канәгатьләндерү белән балага узып, аны табу, үстерү – үзен цивилизацияле санаган дөнья өчен хәзер икесе ике нәрсә, аерым категорияләр. Аларның арасы ерагая гына бара. Беренчесе – эндорфин, табигый наркотик биргән рәхәтлек, ләззәт. Икенчесе – борчу-мәшәкатьләр. Кирәк микән анысы? Гаиләдән, бәйлелектән, җаваплылыктан туйдыңмы – тот та аерылыш. Һәр ике никахның берсе таркалганда җиңел бит. Дәүләт үз бурычларын күрмәгәндә, ник әле кемдер, нәрсәдер алдында бурычлы булырга? Сырхау җәмгыять гаиләне, гаилә белән бергә адәми затны да рухи сырхау итмиме, дип сорыйсы килә бу урында.
...Күптән түгел генә без билгеләп үткән Әниләр көне, аннан алда килүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык, шушы араларда гына гамәлгә керә башлаган Әтиләр һәм дә хәтсездән килгән Балаларны яклау көннәре. Беркем дә боларны кирәкми дими. Тик реаль гамәлләр белән беркетелмәгән декларатив һәм символик даталарның файдалы эш коэффициенты соң дәрәҗәдә түбән. Зур дәүләт, аның социаль сәясәте, җәмгыятьтәге әхлакый климат, кыйммәтләр, болар барысы да гаилә дип аталган кече дәүләт, аның торышы, хәл-әхвәле белән шул дәрәҗәдә бәйле ки, дәүләт, җәмгыять нинди – гаилә шундый дию йөз тапкыр дөрестер. Ә үбешә белмәүгә килгәндә, анысы – гаилә фронтындагы хәзерге куанычсыз хәлләрнең бары кечкенә бер индикаторы, күрсәткече генә.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|