|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2015 Мәгариф
Үзебез чиләнгән дә җиткән (“Эш кушмагыз минем балага!“ дигән язмага кайтаваз)
“Ватаным Татарстан“да басылган “Эш кушмагыз минем балага!“ дигән язма турында бик озак уйланып йөрдем. Элек, совет чорында, шундый миф бар иде: балаларны (авыл балаларын) никадәр күбрәк авыр эшкә җиксәң, шулкадәр яхшырак хезмәт тәрбиясе бирәсең. Мин үзем шундый “тәрбия“ алып авыл мәктәбендә укып үстем. Бу “тәрбия” студент чакларда да дәвам итте, соңыннан 26 ел укытучы буларак балалар белән басуда эшләргә, моннан тыш, юл кырыен чабарга, басуда колхоз печәнен җыярга, вагоннан ашлама бушатырга туры килде. Нык үскән социализм җәмгыятенең соңгы елларында инде халыкка ит җиткереп булмый башлагач, “хезмәт тәрбиясе“ киңәйде: мәктәпләрдә дуңгыз-сарык асрата башладылар. Болар барысы да, билгеле, җитәкчелекнең эш рәте белмәвеннән, бөтен дөнья техник прогресска таянып алга барганда, унтугызынчы гасырда калуы аркасында иде. Авыр кул хезмәтен алыштырырлык иң гади технологияләрне дә файдаланырга өйрәтелмәгән кысыр түрәләр армиясе арзанлы эш көче буларак авыл балаларын рәхимсез рәвештә эксплуатацияләде, аларның җелеген суырды. Эшләгән эшкә йә бөтенләй түләнми, түләнсә, тиеннәр генә иде. Моны, билгеле, эксплуатация дип дөрес термин белән атарга ярамый, чөнки эксплуатация капиталистик илләрдә генә була ала, бездә исә балага “хезмәт тәрбиясе“ бирелә иде. Бу тәрбиянең нәтиҗәсе шул булды: балалар сәламәтлеген иртә югалтты, кайберләре гомерлек чир алды. Чөнки буыны ныгымаган балага ул күтәрергә тиеш булмаган күләмдә йөк күтәртелде, сабыйлар кырыс табигать шартларында, Кукмара районының Ядегәр мәктәбе директоры сүзләре белән әйтсәк, “кар яуганчыга кадәр“ физик һәм рухи яктан изелә иде. Әйдәгез, хәзерге СанПиН нормаларында балага күпме йөк күтәрергә рөхсәт ителүен карап үтик. Укучы мәктәпкә көндәлек күтәреп йөри торган дәреслек һәм язу әсбапларының авырлыгы 5-6 сыйныфлар өчен – 2,5 килограмм, 7-8 сыйныфлар өчен – 3,5 килограмм, 9-11 сыйныфлар өчен 4 килограммнан артмаска тиеш.
Бу нормалар күктән төшмәгән, бала организмы өчен шуннан артыгы зыянлы булганнан алынган. Хәзер инде басуда, тузан һәм яңгыр астында, эсседә һәм салкында бәрәңге тутырган чиләк күтәреп көне буе йөгергән, капчык өстерәгән үсмер баланы күз алдына китерик. Болар физик яктан гарипләнә, күндәм булырга, протест белдермәскә өйрәтелә. Баланы кызганган, аны сакларга тырышкан педагоглар җитәкчелеккә китерелми, директор итеп ни кушсаң шуны үтәргә әзер торган, бала язмышына төкереп карарга өйрәтелгән укытучылар гына куела. Болар колхоз рәисе кушса да, бригадир таләп итсә дә дәресләрне өзәләр дә баланы эшкә куалар. Бервакыт мәктәп директоры 7-8 сыйныф балаларын ашлама складына ашлама төяргә җибәргән иде. Мондый эштә балалар түгел, олылар да озак чыдамый. Директорның вәхшилеге барып чыкмады ул чакта, эшкә баручы балаларны күреп, санэпидемстанция фельдшеры аларны мәктәпкә куып кайтарды. Югыйсә ул югары белемле педагог та түгел, директорныкы шикелле мактаулы исемнәре дә юк, әмма иң гади кагыйдәләрне белә һәм иң гаҗәбе... үти булып чыкты.
“Мәгариф турындагы“ яңа закон менә шушы вәхшилеккә берникадәр чик куйды: баланы дәрестән эшкә алырга ярамый була башлады. Димәк, басуга чыгарып, бер чирек буена бәрәңге чүпләтәсең икән, җавап бирергә туры киләчәк. Законнарны үтәргә өйрәтелмәгән түрәләр һәм директорлар бу кагыйдәләрне рәхәтләнеп боза, билгеле, әмма кайвакыт тавыш чыга һәм җәза бирелү очраклары да булгалый. Шуңа күрә “хезмәт тәрбиясе“н сагынып елаулар башланды, үткәннәрне җирсү-сыктау хисе туды.
Балага хезмәт тәрбиясе бирү кирәк, әлбәттә. Бу – аксиома. Моны һәр укытучы һәр дәрестә башкара. Белем алу шул ук хезмәт бит инде ул. Ә инде һөнәргә өйрәтүгә килсәк, мәктәп программасында анысы да каралган. Минем кызым өлкән сыйныфка җиткәндә, үзе кисеп үзенә кием тегеп кия белә, бәйли, тәмле итеп ашарга пешерә иде. “Татфондбанк“ның авыл укучыларына түләгән стипендиясен ул тегү машинасы алырга тотты да, дәресләрдән туйган чакта, тегеп ял итәргә өйрәнде. Ул чактагы Ташкичү урта мәктәбендә үз эшенең осталары булган хатын-кыз һәм ир технология укытучылары эшли иде: балалар эшкә өйрәнә, технологиядән район һәм республика олимпиадаларында җиңүләр яулап шаккатыра иде. Хәзер инде элекке уңышлар сагынып сөйләргә генә калды.
Улыма “хезмәт тәрбиясе“н мин үземчәрәк бирдем: азрак буыны ныгыгач, аннан бер җәй ферма көтүе көттердем, икенчесендә “КИР-1,5“ чапкычы белән печән чабып терлекләргә кайтаручы трактор арбасында йөрде. Бу бик авыр һәм куркыныч хезмәт иде. Улым әле егерме яшьтән узгач кына миңа ничек итеп башы белән арбадан аска таба асылынып баруын, әйләнгән көпчәк астына баш белән килеп төшүдән аны ниндидер көч кенә тартып өскә күтәрүен сөйләде. Ай буе тузанда интеккәннән соң биш мең сум (!) хезмәт хакы алгач, мин үсмер егеткә әйттем: “Улым, тырышып укымасаң, менә шушы кол хезмәте белән шөгыльләнеп ач яшәргә туры киләчәк“, – дидем һәм бригадир ялынуга карамастан, аны бүтән эшкә чыгармадым. Мин инде максатыма ирешкән, балага ничек яшәмәскә кирәк икәнен натурада аңлаткан идем. Моның “хезмәт тәрбиясе“ белән бернинди уртаклыгы да юк.
Мондый тәрбия авылны бүген дә бөлгенлектә тота: технологияләр куллану юк, җитештергәнне үзебез сата белмибез, шунлыктан күпме таласалар да протест белдерүче күренми. Менә боларны сагынган директорларны мин фермага мөдир итеп куяр, көтү көтәргә чыгарыр, йөкче итеп кулланыр идем. Әгәр бездә совет чорында чын хезмәт тәрбиясе булса, басуларда үткән гасыр уртасында проектланган “КИР-1,5“ чапкычлары йөрмәс иде. Чын тәрбия алган инженерлар әллә нинди техникалар корыр, белемле авыл менеджерлары аларны рәхәтләнеп кулланыр иде. Мәктәп тәмамлаган балалар “хезмәт тәрбиясе“ннән туеп, шәһәрләргә чапмас иде.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|