поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
26.12.2015 Җәмгыять

Башкортстанда яшәүче яшүсмерләр хәзер 14 яшьтә үк ир белән хатын булып куя ала. Иртә никах гомерлеме?

Башкортстанда яшәүче яшүсмерләр хәзер 14 яшьтә үк ир белән хатын булып куя ала. Бу көннәрдә республикада шундый закон гамәлгә кертелгән. Дөрес, бу мөм­кинлектән алар җитди сә­бәпләре булганда, әйтик, кыз бала йөккә узган очракта гына файдалана алачак. Аңа кадәр Башкортстанда 18 яшь­тән генә гаилә кору рөхсәт ителә иде.

Депутатларны республикадагы вәзгыять уйга салган. Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанда ел саен 16 яше дә тулмаган  яшүсмерләр арасында 20ләп никах теркәлә икән.  Ничек уйлыйсыз, мондый иртә никах гомерлеме? 

Флюра ИЛДАРХАНОВА, Татарстан Фәннәр акаде­миясенең “Гаилә һәм демография милли тикшеренү үзәге” җитәкчесе:
 
– Бу закон турында ишеткәч шаккаттым. Аерым очракларда иртә никахны рөх­сәт итүне аңларга була әле. Ә менә аны закон дәрәҗәсендә кабул итүләре бөтенләй башка сыймый. 8-9 сыйныфта укучы 14 яшьлек кыз бала гаилә кору өчен рухи яктан гына түгел, физик яктан да әзер булмый әле.  Татарстанда мондый куркыныч юк. Бездә әле 16 яшьтән бала тудыручылар да бик аз. Өстәвенә, хәзер республикада гаилә кору вакыты да артты. Яшьләр, нигездә, 25 яшь­тән соң гына өйләнешергә тырыша. Кичә иртән Татар­станның мәгариф һәм фән министры белән очраштык. Ул безгә гаилә нигез­ләренә багышланган укыту-методик комплексы төзергә дигән мөһим бурыч йөкләде. Мин аны тормыш фәне дип атар идем. Өлкән сыйныф укучылары үзләре дә мәк­тәпләрдә шундый фәннең җитмәвен әйтә. Әле күптән түгел безнең үзәк тарафыннан 10-11 сыйныф укучылары арасында уз­дырылган сораштыруда уку­чыларның 63 проценты мәктәптә гаилә нигезләре дигән фән укытылсын иде дип белдерде. Шунысы игътибарга лаек: бүген өлкән сыйныф укучыла­рының кү­бесе киләчәктә гаиләсендә ике-өч бала булуын тели. Яшьләр гаиләне беренче урынга куя. Ник дигәндә, бүген бер балалы буын үсеп җитте. Ялгызы гына үскәч, алар үз гаиләсендә бала­ларның күбрәк булуын тели. 
 
Илнар хәзрәт ЗИННӘ­ТУЛЛИН, “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы:
 
– Ислам динендә никах балигъ кешеләр арасында теркәлә. Балигъ булу исә бездә 18 яшьтән түгел, җенси өлгерү чорыннан санала. Әйтик, бала җенси яктан 12 яшьтә өлгерсә, алар арасында никах теркәргә була. Шуңа күрә никахны 14 яшьтән теркәү дәүләт кануннарын шәригатькә якынайта. Динебез моны хуплый, аңа берничек тә каршы чыга алмый. Шул ук вакытта кайбер ата-аналар балаларын дөрес тәрбияләми. Алар аны 18 яшькә кадәр кечкенә бала кебек тәрбияли һәм еш кына баласының үскәнен ул авырга узгач кына аңлый. Акыллары үсмәсә дә, аларның гәүдәләре үсә бит. Билгеле бер ихтыяҗлары барлыкка килә. Шуңа күрә ата-аналар балаларын гаилә корып яшәргә сәләтле зур кеше итеп тәрбияләсәләр, дө­рес­рәк булыр иде.
 
Алсу ФАЗЛЫЕВА, җырчы:
 
– 14 яшьтән законлы рәвештә гаилә кору иртәрәк шул. Балалар өчен икеләтә ут йотып яшәргә кирәк булачак бит. Алар барыбер ата-ана җилкәсендә яшәячәк. Бу яшьтә кешенең психологиясе тулысынча формалашкан була дип әйтә алмыйм. Бу закон таркалган гаиләләр бе­лән ятим балалар саны артуга китерәчәк, миңа калса.
 
Наталья БРАГИНА, психолог:
 
– Россиядә шундый сә­ер күренеш күзәтелә. Җи­на­ять өчен баланы 14 яшьтән үк хөкем итә башласалар да, 14 яшьтә бала табу, гаилә коруны җина­ятьтән дә ким хурламыйлар. Шуңа аерым очрак­ларда бу яшьтән гаи­лә коруны законлы рә­вештә рөх­сәт итүнең бер начарлыгын да күрмим. Аннары иртә гаилә кору­ның үз өстенлекләре дә бар. Хәзер балалар физик яктан тиз өлгерсә дә, акыл ягыннан соң өлгерә. Яшьли гаилә корып куйган очракта, аларда җаваплылык хисе дә артыр, тизрәк олыгаерлар да иде.
 

---
Ватаным Татарстан
№ 197 | 26.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы