поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кыз: Сөйгәнемне ничек кире кайтарырга?
    Хатын: Иремне ничек әнисенә кире кайтарырга?
    Әби: Сталинны ничек кире кайтарырга?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
16.12.2015 Язмыш

Бәхетем кайда йөри?

Язмыш бирде кирәгемне. Ниләр генә күрмәдем мин. Иң элек үз тракторы астында калып, әтиебез үлеп китте. Төшке ашны ашарга дип туктаган да, тракторын төзәтеп алмакчы булып, астына кергән. Ә трактор кузгалып китә, әтинең өстеннән таптап үтә. Бу хәсрәтне әнием Сания бик авыр кичерде. Беребездән-бе­ребез кечкенә өч кыз идек. Әни елады да елады. Аннары сә­ламәтлеге какшап китте.

Әмма безне үстерер өчен кулдан кил­гәннең барысын да эшләргә тырышты. Туганнарының үгетлә­венә дә карамастан, сыер савудан туктамады. Шул эше харап итте дә аны. Аны фермада сыер сөзеп үтергән. Шулай итеп, тома ятим калдык. Ярый әле апабыз батыр йөрәкле булды. Безне балалар йортына тапшыртмас өчен барысын да эшләде. Эшкә дә урнашты, тораклы да булды. Ә аннары безне Минзәләдән Казанга алып китте.
 
Тик бер бәхетең булмагач, булмый икән ул. Шәһәр безне колач җәеп каршы алмады. Кешегә хезмәтче булып та эшләдек, бер генә пычрак эштән дә куркып тормадык. Артыннан йөри торгач, апабыз икебезне дә заводка урнаштырып куйды.
 
Озак та үтмәде, мин бер егет белән очраша башладым. Биектау ягыныкы иде ул. Карап торышка ис китәрлек булмаса да, үзенә тарта торган бер мөлаем­лыгы бар. Аңа өзелеп гашыйк булдым. Ә ул исә, мине ташлап, сеңлемә өйләнеп куйды. Күз алдына китерәсезме ниләр кичер­гәнемне? Тик сер бирмәдем, ничек тә бу хисләрне онытырга теләп яшәдем. Тора-бара туганым белән аралар ерагайды. Апа­быз да Чувашстанга кияүгә китеп барды. Бер ялгызым калдым. Нурисламнан башка бер кешене дә ярата алмадым. Шулай гомер уза торды. Утыз яшемне тутыргач, мине димләп кияүгә бир­деләр. 
Тик парлы тормыш озак бармады. Улыма 2 яшь тулгач, ирем фаҗигале төстә үлеп китте. Тагын ялгызым утырып калдым. Ярый әле, күршедәге Мәрзия апа ярдәм кулы сузды. Ул минем баламны карап торырга риза булды. Эшкә чыктым. Баламны кеше итим дип көн-төн эшләдем. Тик үсеп буйга җиткәч, ул да өметләремне акламады. Башта бер кыз белән яши башлады. Аннары аны ташлады да өйгә марҗа алып кайтты. Монысы белән язылыштылар. Ә ул бик акыллы хатын булып чыкты. Өйдәге мөл­кәтнең яртысын үзе белән алып чыгып китте. Гомер буе эшләп алган фатирымннан да өлеш чыгарырга туры килде. Аптырагач, улымны куып чыгардым.
 
Әмма күрәселәр алда булган икән әле. Әллә никадәр банктан кредит алган булып чыкты ул, миңа шуларны түләргә туры килде. Суд приставлары, түләмә­сәгез, фатирыгызны алабыз, ди­ләр. Ничек инде урамда калыйм ди? Әле дә пенсиямнән бурыч түлим. Улымның кайдалыгын белгән кеше юк. Бер пенсия акчасы гына җитмәгәч, идән юарга эшкә урнаштым. Шулай итеп картлык көнемдә дә тынычлыгым юк. Әллә инде берәрсе рән­җедеме икән миңа? Башкалар­ның бер ягы китек булса да, башка ягы түгәрәк. Ә минем узган юлым гел хәсрәтләрдән, күз яшьләреннән тора. Үлгәнче, бәхетле көннәрем булырмы икән?

Фәүзия ХАЛИКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы