• 10.11 «1+1» Ирле-Хатынлы Солянка. Филармония. 18:30
  • 21.11 "Яңа татар жыры". Гала-концерт "Пирамида".17.00
  • 19.12 Татар җыры. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы. 17:00
Туган көннәр
  • 21 Октябрь Рауза Әхмәрова
  • 21 Октябрь Илдус Зиннуров
  • 21 Октябрь Фәйзи Гаскәров (1912-1984)
  • 21 Октябрь Раил Шәмсуаров
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 17 мең сум. т.89375830280
  • Апас районы Каратун станциясендә кулай бәядән генә бер бүлмәле фатир сатыла . Якында гына кибетләр, балалар бакчасы , мәктәп урнашкан . Телефон 89673645355
  • Дипломированный специалист. Делаю Взрослый и детский массаж. (так же делаю массаж особенным детям) не дорого с выездом на дом. Кому интересно пишите в ватсап.89063313174 (Гульфина) мой инстаграм _massage_kazan._
  • Казаннын Дружинная 4 адресы буенча урнашкан 2 булмэле квартиранын (1 булмэсендэ 2 кыз яши) 2 нче булмэсенэ тэртипле, начар гадэтлэре булмаган, вакытында тулэп бара ала торган татар кызы эзлибез. Квартирада яхшы ремонт, барлык унайлыклар, техника да бар. Ерак тугел ТЦ Тандем, Пятерочка, Магнит итп, метро Козья слобода. Заселение ноябрьдэн. Фотоларны в лс жибэрэбез. 89503177076
  • дворник,уборщица кирэк,центр 89872053927
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89393318928 пенсионерларга ташлама каралган!!!
  • Бала кровате сатам, яхшы хэлдэ. Кирэк булса матрацы да бар. Казан. 1500 сум. 89027159146
  • Квартира статуслы 2 булмэле гостинка сатам,Казан,А.Кутуй тукталышы 89867130203
  • Бер булмэле фатир арендага,Дубравная м.ст.янында89393746053.
  • Казан. Урман чиклэвеге сатып алам, тел. 89172956589

 
 

 
Архив
 

               

20.04.2008 Мәдәният

РӘССАМ ХАРИС ЯКУПОВ БЕЛӘН ИНТЕРВЬЮ

— Харис ага, элек Сез: «Безнең һөнәр шуны таләп итә, безгә ал да юк, ял да юк, беренче адымнан соңгысына кадәр, кулың каләм тота алганчы, син эшләргә тиеш», — дигән идегез. Озакламый үзегезгә 90 яшь тулачак, соңгы мәртәбә кайчан кулга кыл каләм, карандаш алдыгыз?

Эшләп булмый хәзер, ка­ләм­не мин аны көн саен тотам. Күзләр начар күрә. Зурдан кубып күләмле эшкә тотынып булмый. Башланган эшем бар. «Рассказы народного художника» дигән бер китап. Бу рәссам эше түгел — хобби. Ул машинкада басылган, төгәлләнгән. Кайчан сәгате сугар. Минем 90 яшькә чыгар дип торам.

Кыш көне эшләргә яктылык җитмәде. Кояш ныклап торып туры карый башласа, тарихи темага яза башлаган «Казан өчен сугыш. 1552 ел» дигән эшемне төгәлләрмен дип торам. Күләмле итеп эшли алмыйм инде мин аны, зур булмас. Композициясен эшләдем, эскизы бар, типажлары башта. Дошманның Кремль диварларын җимереп кереп баруы сурәтләнә анда. (Харис ага диварга сөялгән әлеге картинаны ала. – Р.Ф.) Кара-кызгылт төсләр өстенлек итәчәк. Бу эшкә соңгы штрихны декабрь алдыннан гына салган идем.

– Рәсем ясаганда тын гына эшлисезме?

Яшь чакта үзебезнең Татар бистәсе көйләрен җырлый торган гадәт бар иде. Усман әлмиев, Фәхри Насретдинов җырларын көйли идек.

— Үзегезне кайсы чор рәссамы дип атар идегез?

ХХ гасырның икенче яртысы рәссамы дип атыйм. Ни өчен дигәндә, мин инде формалашкан. Сугыштан кайткан. Шул ук вакытта Ватан сугышы канга сеңгән. Рәссам аны чын-чынлап эченә җыйган булса, бу алга таба эшләр өчен зур тема. Сугыш беткәч шундый ачынып кайттык. 20 квадрат метрда 8 җан яшәдек. Эшләргә бернинди шарт юк. Мин караватка куеп, Лотфулла сандык өстендә эшли иде картиналарны.

— Сезнең кебек сугыштан өч альбом – 200ләп рәсем белән кайткан рәссамнар сирәк булгандыр…

— Мин сәнгать училищесының бишенче курсыннан киттем армиягә. Кайтырга бер ел калгач, Ватан сугышы башланды. Ул чакта без геройлар идек. Кыр сумкасын, альбомны, карандашларны, көндәлек дәфтәр әзерләп куйдым. Немецлар мөмкинчелек бирсә, ясарга дип инде. Сугышта бик зур әйберләр ясап булмый. Альбомнар күбрәк тә буласы иде дә, немец танкистлары безнең машинаны яндырдылар. Шунда бер альбом янды. Сугыштан соң «Казан рәссамнарының фронт рәсемнәре» дигән күргәзмә ясаган идек. Алар бик аз эшләгән булып чыкты сугышта. Мин гел аптырадым. Фронтовик рәссам була торып, сугыштан бер нәрсә алып кайтма инде. Төнлә белән окопларда, блиндажларда ясыйсың. Бер-ике сызып, кәгазьгә теркәп куясың, бу, әзерлек материалы гына булса да, бик зур әйбер. Шулардан башлана күләмле әсәрләр.

– Балачакның күге һәрчак аяз була. Харис атлы малайның күңеленә уелган иң якты мизгелләрне барлыйк әле.

– Истәлекләр бар да Яңа бистә белән бәйле. 50шәр куян асрый идек, балык тотабыз, ауга йөрибез. Елга порты, тимер юл буе янындагы сазлыкларда үрдәк аулый идек. Бу дөнья бары тик безнеке кебек тоелган чаклар. Бер чакны бертуган Фәтхерахман абыем (ул 92 яшькә җитеп үлде) ялгыш миңа атты. Күкрәккә тиде. Курыккан идем, ядрәләр бик эчкә кермәгән булып чыкты. Кап-кара булып күпереп чыктылар, тырнак белән тырмап-тырмап төшереп бетердем. әнигә әйтмәгән идек, каяндыр белеп бик каты орышты. Шуннан ауга бармас булдык.

– 4 нче сыйныфтан рәссам дип даны чыккан малайның рәсем ясау бердәнбер мавыгуы идеме?

– Яшь чакта күңел күп әйбергә тартыла. Мин язарга ярата идем. Безнең Яңа бистәдә­ге 13 нче мәктәптә «әдәбиятчы» түгәрәген Һади Такташ алып бара иде. Ул үлгәч Фатих Кәрим килде, 1931 елны. Риза Ишморат алып бара иде драм-түгәрәкне. Фото, радио, техника – бар да кызык иде. Берсеннән дә каласы килми. Шулай да иң мавыктырганы рәсем булды. әни мәктәптә җыештыручы булып эшли. Безнең яшәү дә шул мәктәптә. Тормыш бик авыр. Пейзажлар ясап колхоз базарында сата идем.

– Тормышлар кысан булса да, әти-әниегез киң күңелле кешеләр булгандыр. Сергач ягыннан килгән Лотфулла исемле ятим малай да сездә яшәгән бит.

– Эш болай булды. 6 нчы сыйныфта укыган чак. Классыбыз белән газетага мәкаләләр язабыз. Берзаман безгә Горький өлкәсендә яшәүче малайдан хат килеп төште: «Мине дә үз классыгызга алыгыз әле», — дигән. Шулай итеп, без бер сыйныфта укый башладык. Казанга җәяүләп килгән Лотфулланың бер әйбере дә юк иде. Класста йоклый. Ашарына да кем нәрсә булдыра ала шуны алып килә. Беркадәр вакыттан соң аның турында әнигә сөйләдем. әни үзе дә ике яшьтән ятим калып, 20 яшенә кадәр кеше өстендә яшәгән. «Алып кайт ул баланы», — диде. Кеп-кечкенә бүлмә. Кичкә керсәк, идән тутырып йоклыйбыз, аяк басар урын калмый. Урын җитмәгәч, ашап-эчкәч самаварларны алып куеп мин өстәл өстендә, Лотфулла өстәл астында йоклый торган булды. Бездә үсте. Сугыштан да безгә кайтты.

– Язмыш түгел диген инде, соңрак талантлы рәссам Лотфулла Фәттахов белән бергә-бергә картиналар язарсыз, бергә Дәүләт премиясе алырсыз, дип кем юраган әле ул чакта. Лотфулла ага пленда да булган икән, шуның шаукымын, михнәтләрен татымадымы?

– Пленда дүрт ел булды. Шактый гына Черек күлгә тартып йөрттеләр. Бер кайтуында сыгылып төште бу. Сөйләшә алмый. Соңыннан әйтә, йөрәк туктады, ди. «Тоткынлыкта нишләдең, немец сиңа ипине тора салып кына ашатмаган бит», — дип җелегенә үткәннәр.

Татарстанның 30 еллыгына икебезгә зур эш йөкләделәр. «Декретка кул кую» дип атала иде ул. Шушы эштән соң обкомга чакырттылар. Өлкә партия комитеты секретаре Хаҗи Баязитович Рәхмәтуллин янына бардым. «Мәскәүдән Үзәк Комитеттан шалтыраттылар, Сиңа премия бирәләр, ә Фәттахов пленда булган – аңа бирелми. Син шуңа ничек карыйсың?» – ди. «Бир­мәсәләр, миңа да кирәкми», — дим. Ул соравын дөрес бирмәде, мин җавапны дөрес бирмәдем, дип утырам кабул итү бүлмәседә. Төптәнрәк уйласаң, бүләкне бит, республикага эш өчен, аның сәнгате өчен би­рәләр. Бер ярты сәгатьтән бүлмәсеннән көлемсерәп чыгып килә бу: «Тәбрик итәм, премия икегезгә дә…» Лотфулланың моның белән дә җанын кыясым, нервысын бозасым килмәде, үзенә әйтмәдем. Ул бу хакта белмичә үлеп китте. Шунысы игътибарга лаек, РСФСРның автономияле республикалары, крайлары, өлкәләре арасында нәкышь буенча Дәүләт премиясе бирелүнең беренчесе һәм соңгысы булды бу. Бездән соң башка республикаларда да декретка кул куюга багышланган эшләр бер-бер артлы күренә башлады, әмма аларга инде зур мәгънә бирүче булмады.

– Сезнең данлыклы Шәле сериясе, бигрәк тә аның аллы-гөлле алъяпкычлар кигән уңган хатын-кызлары нәкышь сәнгатенә үзенә бер колорит өсти. Шәлелеләр белән элемтәләрегез әлегәчә сакланамы?

– Чехов базарына барасың, бәрәңге алырга, безне әллә каян күреп, ерактан ук: «Харис абый, Раушания апа!» – дип кычкыралар. Моннан элек Мәрзия Исламова, Харис абыйның аяклары туңмасын, дип оекбашлар бәйләп җибәргән иде. әле шушы арада гына хәл белешеп Фәйзи Сафин шалтыратты. Ул анда 30 еллап колхоз рәисе булып эшләде. Күңелле чаклар иде. Мишә буенда көтүчеләр шалаш ясап бирделәр. Анда 30лап портрет ясадым. Бу мин уйлап чыгарган киемнәр түгел. Эшкә менә шулай матур күлмәкләр киеп, алъяпкычлар, яулыклар бәйләп йөри иде алар.

– Сез аларны каян «казып чыгардыгыз» соң?

– ВДНХда йөргәндә шушындый милли киемле кешеләрнең фотоларына күзем төште. әлеге павильонда дежур торган егет белән сөйләшеп киттек. Питрәч районы Мулланур Вахитов исемендәге колхозның зоотехнигы булып чыкты ул. Шәлегә юл шуннан башланды. Бу минем өчен зур ачыш, табыш булды. Чөнки безгә милли төсмер җитенкерәми иде. Казахстанда, Кыргызстанда булганым бар. Анда рәссамнар өчен, кая карама, милли тема, милли колорит тулып ята.

Әлеге сериядән «Колхозның иң яхшы дуңгыз караучы М. Галиуллина портреты» нинди генә күргәзмәләрдә булмады. Пекинда академиклар күргәзмәсе вакытында кытайлылар чыгарган каталогның тышлыгында нәкъ менә Минзифаның портретын куйган иделәр. Берлинда узган академиклар күргәзмәсендә югалды, ахры, бу эш. Мин аны эскизлар буенча киредән кабатладым. «Харис абый, ник безне ясыйсыз инде, без бит матур түгел», – дип әйтәләр иде. Бик матурлар. Сезнең матурлык эштә, дип гел әйтә килдем аларга. «Минем шәлелеләрем» дигән эш бүгенге көндә Третьяков галереясында.

– Нәсел тамырларыгыз белән кызыксынганыгыз булдымы?

– Кайдадыр схемалар бар. Фрагментлар. Безнең бер бабай Оренбургта зур кеше булып торган. әни ягыннан мәгълүмат бик юк. әти ягыннан истәлекләр күбрәк. Элек аны барлап алып баручы булмаган. Безнең тармак бик ерактан әйләнеп Тукайлар нәселенә барып чыга.

– Инде сезнең нәселне дәвам итүчеләрне барласак.

– Безнең өч улыбыз бар. Ике улым Петербургта укыды. Олысы Фәрит – Сәнгать академиясен, әнвәр В.И. Мухина исемендәге югары училищены тәмамлады. Икенче улыбызның гомере кыска булды. Бик талантлы нәкышьче, дизайнер, проектлаучы иде. Олысы Казан сәнгать училищесында укыта. Рәссам буларак икесенә дә мәртәбәле исемнәр бирделәр. Кечесе Айдар. Ул университет бетерде, физик. Мәскәүдә яши. Бизнес-фирмасы бар. Фәрит бик музыкаль. Озак еллар джаз төркемендә саксафонда уйнады. Курай, флейта, тагын әллә никадәр уен коралларында уйный. Безгә әйтмичә генә музыка училищесына документларын да биреп кайткан иде заманында.

– Тышта яз… Сугыш юллары үткән үткен күзле рәссам егетнең күзе төшәргә тиешле, булачак балаларның әнисе буласы кыз нинди булырга тиеш иде сезнеңчә?

– Беренче мәхәббәт… Тору урыныбыз бик кысан. Идән тулып йоклыйбыз, дидем. өйдәге җиткән кызларны кияүгә бирәсе, аларны башлы-күзле итәсе бар. өйләнергә бик уй да юк иде. 30 тулгач, әни дә әйдәкли башлады. Минем булачак яр  иҗатны аңлаучы кеше булырга тиеш, дип уйлый идем. Раушания Дулевода сәнгать училищесы бетергән кыз, Байназар исемле рәссамның сеңлесе иде. Кызлар белән йөрергә вакыт та юк кебек.

Минем уемча сугыш аркасында бераз онытыла төшкән һөнәремне 2-3 ел эчендә искә төшерү, ныгыту иде. Ел ярым дигәндә мин инде рәссам буларак эзгә төштем. Раушания озак еллар сәнгать фондында бизәүче рәссам булып эшләде. Үзенең күп кенә шәхси күргәзмәләрен дә оештырды. Атказанган сәнгать эшлеклесе.

–  Сезнең өчен иң бәхетле көн кайчан булды икән?

– Бу сугыш беткән көн. 8 май көнне таң атканда без Прагада идек. «Сугыш бетте!» диләр. Аңа ышанмыйсың. 4 ел шуның эчендә казынып, аңа ияләнәсең. Бу михнәт чигүләрнең очы-кырые булмас, бетмәс әйбер кебек тоела башлый. Михнәте баштан ашканга, җиңү шатлыгыннан да зур нәрсә юк.

Хәзерге укучылардан, бүгенге студентлардан сез канәгатьме?

– Хәзерге укучыларга, киләчәк рәссамнарга күп әйбер җитми. Академиядә аспирантура бар. Каты итеп әйтсәң, перспективасыз яшьләр шактый хәзер. Институт бетереп киләләр, дипломнары бар – шулар арасыннан сайлап алу авыр. ә 50 нче елларда миндә укыган егетләр аерылып торалар иде. Эшләү ягыннан да, тырышлык ягыннан да. Казанда Суриков исемендәге институтның филиалын ачабыз. Бик озак еллар бина артыннан йөрдек. Аны 31 нче елны тартып алганнар иде – кире кайтардык, шөкер. Институтта барлыгы дүрт белгечлек булачак. Киләчәге нинди булыр – вакыт күрсәтер.

– Күңелдә йөреп-йөреп  тә үкенечкә каршы язылмый калган эш юкмы?

– Бар. Нәҗип Җиһанов портреты. М.Җәлилгә багышлап картина эшләргә ул тәкъдим итте («Хөкем алдыннан»). Ә менә үзенең миңа «натурщик» булып утырырга бер генә дә буш вакыты булмады.

P.S. СССР һәм Россиянең халык рәссамы, РФ Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, СССР, РСФСР, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләре лауреты Харис Якупов галереясында алган тәэсирләргә өстәп әңгәмә барышында тагын әллә никадәр мәгълүмат алдым. Иркенләп, озаклап сөйләштек Харис ага белән.  Кыскасы, сөйләшеп сүзләр дә бетмәде дияргә була.

Расиха ФӘИЗОВА
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (21833) / 17.08.2009 10:42:24

!!! Шәп язасыз !!!

№2 (21773) / 14.08.2009 21:19:41

Харис агага исән-сау 90 яшен үткәрергә язсын! Без аның турында бик аз белгәнбез икән... Дөньяны матурлык коткарыр дигәннәр. Рәссамнар турында шушындый эчтәлеклк язмаларны укуы күңелле!

№1 (17792) / 02.05.2009 12:40:11

Зур рәхмәт сезгә Харис Якупов

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте