|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2015 Шоу-бизнес
Сиринә Зәйнетдинова Татарстанның атказанган артисты булуга икенче бала алып кайтачак?!Татар эстрадасының моңлы җырчысы Сиринә Зәйнетдинова җырлавын онытылып тыңлыйм, аның үзенчәлекле тавышы йөрәкләргә үтеп керә торган. Бүгенге көндә ул - "Татар моңы-2010" яшь башкаручылар телевизион конкурсының 1 премия лауреаты, 2007 елда Р.Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестивале һәм "Болгар радиосы" милли музыка премиясе лауреаты. - Сиринә, менә шундый берсеннән-берсе дәрәҗәле исемнәргә лаек булуыңның ярдәмен, файдасын тоясыңмы?
- Бу дәрәҗәле һәм затлы бәйгеләрдә катнашуым минем кебек яшь җырчы өчен зур вакыйга. Әлбәттә, мин бер баскычка югары күтәрелдем. "Казан" Милли-мәдәни үзәге Филармониясенә эшкә кастинг аша сайлап алынуымда да бу җиңүләремнең өлеше зурдыр дип уйлыйм. Быел Марсель Иванов һәм Ренат Мөслимов иҗат иткән "Бишек" җырым белән "Болгар радиосы" премиясенә дәгъва кылам.
- Репертуарыңдагы җырларыңның барысы да тирән мәгънәле. Нык сайланучанмы син?
- Җыр сайлауга җитди карыйм, шуңа күрә сайланучан дияр идем. Бик күп кеше җыр тәкъдим итеп яза, ләкин 100 җыр арасыннан берсен генә сайлап ала алам.
- Яшь артистлар "ТР атказанган артисты" исеме артыннан йөри, ә кайберләренә ул исемне алырга ярдәм итәләр. Синең дә дәрәҗәле исемнәрең бар, репертуарың бай, сольный концертлар куйдың, альбом чыгардың. Тагын да югарырак менәсең килмиме?
- Кеше аркылы йөреп алырга теләмим. Үз көчем белән алырмын, Ходай кушса. Аннан соң башкарган хезмәтемне, тырышуымны җитәкчелек үзе дә күрергә тиештер.
- Сиринә, бер шалтыратуымда син мәктәптә, икенчесендә - концертта идең. Гел шундый тыгыз режим белән яшисеңме?
- Төрлечә була. Кызым Эльвина мәктәптә Яңа елга сценарий язып, бергәләшеп шуны куйганнар. Укытучылары карап, тикшереп, төзәтәсе җирен төгәлләргә үтенгән иде. Бик матур бәйрәм булачак ул, миңа ошады.
- Эльвинага 11 яшь, икенче бала турында уйламыйсызмы әле?
- Ирем: "ТР атказанган артисты исемен алуга ук икенче бала алып кайтачакбыз" диде.
- Яңа елга нинди планнар кордыгыз?
- Өйдә гаилә белән генә каршы алырга исәп. Дөрес, Яңа елга кадәр күп кенә чыгышлар көтелә. Ләкин Яңа ел төнендә җырларга теләмим, бер көндә генә эшләп баеп булмый. Яңа елда яраткан гаиләң белән бергә булудан да зур бәхет юк!
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|