|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2015 Бәйрәм
Казанда чыршы утларының кайчан кабыначагы билгеле булдыКазанның Меңъеллык паркында урнашкан төп яңа ел чыршысы утлары 28 декабрьдә кабына. Бу хакта шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды. Быел шәһәрнең төп чыршысы башкача бизәләчәк. Чыршының конструкциясе үзгәрешсез калса да, ылыслы агачка бик күп яңа ел бизәкләре эленәчәк, аны бизи торган “Төнге шәһәр утлары” дип аталган яктылык иллюминациясе тулысынча яңартылачак, дип хәбәр иткән иде “Казгорсвет” берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Габделхаков.
Бизәү өчен классик бизәкләр белән бергә традицион утлар да кулланылачак. Шуңа да быел төп яңа ел чыршысын шәһәр халкы “калдыклардан тегелгән одеял” белән чагыштыра алмас, дигән иде әлеге җитәкче.
Быел аны бизәүгә 8 миллион сумнан артык акча сарыф ителүе хакында да әйтелде.
Тулы ПРОГРАММА белән монда таныша аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|