поиск новостей
  • 13.06 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 13.06 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 14.06 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 12.00, 18.00, 12+
  • 14.06 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 14.06 "Корт" Кариев театры, 18:00, 16+
  • 15.06 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
Архив
 
12.12.2015 Җәмгыять

Сезнең эштә корпоратив булачакмы?

Итәк-чабуларны җыяр чак булса да, быел күп кенә оешмалар Яңа ел корпоративын уздырырга җыена. Күптән түгел “Работа.Mail.ru” порталы уздырган сораштыруда респондентларның 35 проценты шулай дип белдергән. Шулай да җитәкчеләрнең күбесе (45 процент) хезмәткәрләргә артык купшы кичә вәгъдә итми икән.

Быелгы корпоративта бернинди танылган җырчы, иҗат коллективы да чыгыш ясамаячак, дип алдан ук кисәтеп куйган алар. Россиядәге оешмаларның 15 проценты исә бер тапкыр да корпоратив уздырмаган. Ә сездә быел бәйрәм көтеләме? Аңа ничек әзерләнәсез?

Алексей СОЗИНОВ, Казан дәүләт медицина университеты ректоры:
 
– Медицина университетында Яңа ел корпоративы ел саен үткәрелә. Нинди генә авырлыклар булса да, аны быел да уздырачакбыз. Тагын шунысын да искәртеп үтәсем килә: бу чара вуз бюджеты хисабына түгел, хезмәткәрләрнең үз акчасына үткәрелә. Анда әллә нинди танылган артист, актерны да чакырган юк. Күңел ачтыручылар сыйфатында студентларны да кулланмыйбыз. Бар да үз тырышлыгыбыз белән оештырыла. Корпо­ративның файдалы яклары шактый бит. Хезмәт уры­нындагы мөнәсә­бәт­ләр, бердәмлек, әмер, рег­ламент кебек рәсми документлар ярдәмендә генә түгел, эштән соң уздырылган менә шундый чараларда, гади мохиттә аралашу аркасында да урнаша. 
 
Альбина КЫЯМОВА, Казан шәһәр Думасы депутаты:
 
– Бу хакта сөйләшергә вакыт юк әле. Укулар оештырып йөрибез. Алдагы көннәрдә бөтен республикадан яшь депутатлар ки­лергә тиеш. Быел, бәлки, корпоратив булыр. Һәр­хәл­дә, шулай дип ышанабыз. Үткәргән очракта да, без анда үз коллективыбыз белән генә җыелабыз. Әл­лә нинди купшы кичәләр оештырган юк. Киләсе елга ничек эшләү, нинди үр­ләр яулау турында фикер алышабыз. Шәхсән үзем корпоративларны кирәк дип саныйм. Ул коллективны бергә туплый, тагын да ныг­рак берләштерә.

Ольга КАЛАШНИКОВА, Татарстан дәүләт оешмалары хезмәткәр­ләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе:
 
– Безнең беркайчан да Яңа ел корпоративы уз­дырганы­быз юк. Беренче­дән, хез­мәткәрләребез күп тү­гел. Аларның һәркайсы үз оешмасы, андагы коллектив белән эшли. Аның каравы, үзебезнең карамакта булган оешма хезмәт­кәренең балаларына бәй­рәмне кү­ңел­ле һәм истә калырлык итеп оештырырга тырышабыз. Ба­лалар­ның һәркай­сына бү­ләкләр, бәйрәм чараларына билетлар өлә­шәбез. Ел саен 3 меңнән артык билет сатып алабыз. Хезмәт­кәр­ләргә ул шактый арзан бәягә таратыла. Мин үзем бүген корпо­ратив­ларның әллә ни әһә­мияте бардыр дип санамыйм. Бе­рәр көнне эштән соң хез­мәттәшләрем белән җы­е­лышып концертка барып, соңрак Казан буйлап йө­реп кайтсак, шуннан да яхшысы юк. Рухи яктан да байыйсың, хезмәттәшләр белән үзара мөнәсәбәтләр дә яхшыра.
 
Вәсилә ФӘТТАХОВА, Татарстанның атказанган артисты:
 
– Яңа ел корпоративына чакыруларны күптән кабул итә башладым. Барысына да барып җитеп кенә булмый. Ник дигәндә, бу чараларның күбесе 20 декабрьдән соң башлана. Бер көнне ике җиргә җырларга чакыручылар да бар. Ике­се­нең берсен сайларга туры килә. Болай 3-4 корпоративка барачагымны төгәл беләм. Арада әле туйлар да бар бит. Хәзер банкет, корпора­тив­лар­ның сыйфаты үзгәрде. Алар күбрәк концерт сыйфатында уза. Шуңа җыр­чылар теләп йөри. Анда да сине шул ук тамашачың каршы ала бит. Аннары артистларга түләү ягы да яхшырды. Шәхсән үзем банкет, корпоративларга йө­рергә бик яратмыйм, чөн­ки репертуарымда – ни­гездә, моңлы, сал­мак җыр­лар. 31 дека­брьдә исә, нинди генә зур акча вәгъдә итсәләр дә, беркая да бармыйм. Яңа ел булудан тыш, бу көн – әле минем туган көнем дә.
 
Фәрит ВАККАЗОВ, PR-агентлык хезмәткәре:
 
– Быел бездә корпоратив булмаска охшап тора, чөнки башка елларда бу вакытта аңа әзерләнә башлый идек инде. Корпоратив булмаса, бүлмәдәге хезмәттәшләр белән кафеда утырып алырга исәп бар.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы