|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2015 Авыл
Зөләйха Кыдашевадан авыл сурәтеЮрий Макарович – чагыштырмача яңа күршем. Гомер буена диярлек янәшәдә яшәгән Камил абзый белән Мөнәвәрә апа үлгәч, аларның шәһәрдәге улыннан шушы өйне сатып алган иде ул. Кырык чакрымдагы Октябрьскийда хатыны белән үзенең бер дигән фатирлары бар. Ике улы да өйләнгән, икесе дә шәп йортлар салып, әти-әниләреннән аерым торалар. Юра дәдәй һәм аның дуслары Хатыны Леночка белән бергә тик яшә бит инде җылы фатирыңда! Юк, Макарычка (аны авылда шулай, отчествосы белән атап йөртәләр, мин генә дядя Юра дип дәшәм) иркенлек, табигать җитми, агач өйдә яшисе килә. Гомумән дә, бик кызык кеше ул. Капкадан үзе кереп беткәнче, башта ук, гөрелдәп, калын тавышы керә. Этебез Усал белән шулай шау-гөр килеп сөйләшеп ала. Тегесе, бүтәннәргә ырлап ябыша торган өй сакчысы, Юра дәдәйне исеннән үк сизеп, аңа койрык болгый, сөенеп чиный башлый. Куанып, өстенә сикерә, кочакларга, кулын-битен яларга маташа. Чөнки Макарыч та, үзем шикелле, яхшы мәгънәсендә эт җанлы кеше: күчтәнәчкә сөяк-санак алып керә, эт белән сөйләшә, башыннан сыйпый. Аннары гына өйгә кереп, безгә сәлам бирә. Шуннан китә шаулашу, көлешү, бәхәсләшүләр. Юра дәдәйгә чәйне өр-яңадан, каты итеп пешерәм, ул аны бәләкәй чәйнектән генә агыздырта, су өстәтми. Чефир булды бит бу, йөрәгеңә ярамас, ди идем баштарак. Шундук элеп тә ала:
– Ты еще не знаешь, что такое чефир! Бу чефир түгел, нормаль чәй генә. Без кырда шулай эчеп гадәтләнгән, Мәскәү күренеп торганны эчмибез...
Кыр дигәне – поле, ләкин иген кыры түгел, ә геологларның экспедициясе кыры. Юра дәдәй – геолог, пенсиягә чыкканчы Себер тундраларында да, тайгада да, Урта Азия чүлләрендә дә руда, тау токымнары, су эзләп, СССРны иңләп-буйлап йөргән. Карап торышка аюдай зур гәүдәле, таза кеше. Ләкин беләбез: саулыгы бер дә юк. Сул кулы чын мәгънәсендә тегеп кенә куелган, бер аяк балтырында төзәлми торган яра – трофик язва бар. Болар – Әфган сугышы вакытында, хәрбиләр соравы буенча су яткылыклары эзләп йөргәндә, бронетранспортерлары минага эләгеп шартлау нәтиҗәсе. Кулы өзелеп диярлек чыккан булган, тегеп куйганнар. Шул кулы белән дә ул өендәге барлык эшне эшли – бакчасын да карый, кирәксә электр чыбыгы суза, тимер-томыр белән дә маташа, ашарга да пешерә. Мин ишегалдыбызда кое казытканда, бу эшкә башыннан ахырынача Юра дәдәй күзәтчелек итте.
Гомумән, аның белмәгән эше юк. Алтмышынчы елларда салынган шактый иске өенә евро-тәрәзәләр куйды, тыштан матурлап буяды, почмак саен үрмә гөлләр үстереп, Камил абзыйның өен көньяктагы гөлләр сарган йортлар кыяфәтенә китерде. Сусаклагыч өчен котлован казылган чорда Юра дәдәй, ике чакрым араны эһ тә итми урап, шул тирәдә кайнашты. Булачак буа төбеннән чыккан кызыл балчыкны тикшерде, аны бик сыйфатлы дип тапты, савыт-саба ясарга яраклы диде. Эстәвәнҗе елгасының суын һәм тиздән су астында калачак чишмәләрнең суын анализга алып, шәһәргә лабораториягә илтте. (Тиздән Октябрьский каласы халкы, шул исәптән үзенең хатыны белән балалары да шушы суны эчәчәк бит!) Кыдашның аргы ягындагы сазлыклы урыннан зәңгәр ләм эзләп тапты. Тирә-яктагы тау битләрен, урманнарны урап, кайда нинди дару үләне, нинди җиләк, нинди гөмбә үсә – һәркайсын белеште. Әмма соңгы вакытта ярасы нык сызлый, җәяүләп урман-кырга чыгып китәрлек хәлдә түгел. Быел мотоциклга да утырмады диярлек, җәй буена яуган яңгыр басу юлларын тәмам эштән чыгарган иде.
Елның бик юеш килүеннән яралары да ныграк сызлый башлады ахрысы. Яз көне йөрәге авыртып, өянәге кузгалып, хастаханәдә ятып чыкты. Реанимациядән гомуми палатага күчү белән, өч тәүлек эчендә, тәмәке тартуын ташлаган. Бер дә интекмәдем, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, ди. Кайткач, бер ай чамасы бик хәлсез генә йөрде. Дуслары белән очрашып, төн буена шаулашып утырулары да онытылып торды. Хатыны Елена Петровна, иренең хәленә кереп, бүтән елларда булмаганча, җәйне авылда уздырды. Макарычны диетага утыртты: каты чәй эчермәде, тозлы-борычлы ризыклар ашатмады, боткалар, җимеш сулары, үлән чәйләре әзерләп тәрбияләде.
Сентябрьгә кергәндә Еленага кире шәһәргә китәргә туры килде – оныкларын мәктәптән каршы алып өйләренә илтү, улы белән килененең вакыты югында оныкларын ашату-эчертү, дәрес хәзерләтү шикеллерәк мәшәкатьләр аның өстендә. Югыйсә, Ленага җайлы булсын дип, Макарыч өенә су да кертте, душ белән бәдрәф тә куйды хәтта. Ә менә телефон белән Интернеты – үзе өчен! Бар дөнья белән бер дулкында булмаса, көн саен яңадан-яңа мәгълүмат алмаса, яши алмый инде ул. Керә-керешкә миңа җим ыргыта:
– Ишеттеңме әле, БМОда Путин менә нәрсә дигән?! Сүриягә ни пычагыма барып тыгылдык инде, ә?.. Инфляциянең чынлыкта күпме икәнен беләсеңме?..
Аның белән сүз көрәштереп маташу мәгънәсез, барыбер җиңә алмыйсың. Башы “Эхо Москвы” радиосыннан ишетеп җыйган саннар, фактлар белән дыңгычлап тулган. Бер мизгелдә хәтере кармагына үзенә уңайлы дәлилне эләктереп чыгарып, каршы әйткән сүзеңне әйләндереп каплый да куя! Холкында минминлек тә җитәрлек иде. Ул да, минем сыман, төнге ябалак: иртәнгә кадәр Интернеттан чыкмый утыра да, көн яктыргач кибеткә кереп тәм-том ала, чишмәдән ашлык-чәйлек кенә су алып керә (өендәге кое суын юынырга гына тота), ашый да, йокларга ята.
Төшкә хәтле Юра дәдәйне эзләмә – телефонны да алмый, капкасын да ачмый. Шимбә-якшәмбеләрдә генә аның ишегалдында хәрәкәт шәйләнә – каладан ике-өч машинага төялеп, дуслары килә. Безнең сусаклагыч буасына балыкка дип, ә чынында – Юра дәдәйнең аулак өендә гаиләләреннән, хатыннарыннан ял итәргә, шаулашып-гөрләшеп аралашырга, Высоцкийны тыңларга җыела алар. Камыр ашлары пешерсәм, кунакларына сый булсын, үзенең алар алдында йөзе якты булсын дип, пәрәмәч, бөккәннәр кертәм Юра дәдәйгә. Шуңа күрә дусларының һәрберсе миңа яхшы таныш – Геннадий Сәлмәнич, Салават, Радик, Рәшит, Илдус. Берсе инженер, берсе югары класслы токарь, берсе – инглиз теле укытучысы, тагы кемнәрдер. Менә шулай: надан, мокыт кешеләр белән дуслашмый Макарыч, аның тирәсенә һәрвакыт белемлеләр һәм зиһенлеләр җыела. Тагын шунысына игътибар итәм – Макарычның дуслары, һәрхәлдә, мин белгәннәре – барысы да татарлар. Геннадийның гына әтисе урыс булган, әнисе дә, хатыны да татар. Сүз уңаеннан: ике килене дә татарлар әле Макарычның. Моның серенә баштарак төшенми идем, соңрак аңлашылды. Турыдан-туры әйтмәсә дә, кемнәрне хөрмәт итүеннән, кайсы җырчыларга, кайсы сәясәтчеләргә өстенлек бирүеннән чыгып, Юра дәдәйнең үзенең дә урыс милләтеннән түгеллеген тоемлый башладым. Израиль турында сөйли башласа, дөньясын оныта. Әтисе Украинадан, хәрби кеше булган, Макар Ефим улы, мөгаен, яһүд милләтеннәндер. Дин мәсьәләсендә дә Юра дәдәйнең православиега тартылганы бер дә сизелми. Гомумән, диннәрнең берсенә дә өстенлек күрсәтми ул:
– А чему верить? Все три религии из одного корня и все они – выдумка умных евреев, – дип кенә барысын да бер күчкә өеп куя.
Терәлеп торган күршеләренең, Тимур белән Рөстәмнең дә, Тимерҗан абыйның да, бу як күршесе Илнурның да урысчага телләре бигүк бөгелми. Юра дәдәйгә рәхәтләнеп сөйләшер кеше юк диярлек инде авылда. “Уеныгыз бик начар булды. Ярый әле, арада бер син бар... Син дә начар!” – дигән ди Усман Әлмиев бер артистка. Шуның шикелле, ярый әле мин бар. Мактанып әйтү булмасын, урысчаны су кебек эчәм, нинди темага сөйләшсәк тә, сүз эзләп кесәгә кермим, Аллага шөкер. Югыйсә, авылда урыслар җитәрлек. Телдәш һәм рухташ эзләп, Чүмеч урамындагы Володя күрше дәдәй янына төшкәләп йөргән иде дә, Макарыч аның сукмагын тиз кыскартты: телләре бер булса да, аң-белем, культура дәрәҗәләре төрлечәрәк шул, уртаклыклары юк диярлек.
– О чем мне с ним говорить? У него на уме одна лишь выпивка! – дип кырт кисте Юра дәдәй, Володя турында сүз кузгаткач...
Хатыны шәһәргә кайтып киткәч, Макарыч янә дә элеккечә яшәү режимына күчте. Дуслары да килгәләп тора, тел ачкычы өчен генә дигән булып, аракы да капкалый. Безгә керсә, шундук каты чәйгә заказ бирә. Йөрәк өянәген исенә төшерсәм:
– Лучше умереть стоя, чем жить на коленях! Зур чәйнектән су кушма, каты итеп яса! – дип фәрман бирә. Ясыйм инде, ни дисәң дә, күрше хакы – тәңре хакы.
Өч ирнең бер өе
Тимур белән Рөстәм – Юра дәдәйнең теге як күршеләре дидем бит әле, безгә ике йорт аша гына яшиләр. Алар икесе бертуган. Тимуры, зуррагы, яшь чагында карап торырлык, озын буйлы, сөрмәле зәңгәр күзле, сөлек кебек егет иде. Бүген ул, илле сигез яшьлек ир, күрер күзгә җитмеш биш яшьләрдәге бабайга охшап тора. Сәбәбе бер генә – аракы шешәсе төбенә төшүендә. Армиядән кайткач күп тә үтми өйләнеп, Туймазыда урнашып, эретеп ябыштыручы булып эшләп йөри иде. Кыз баласы туды. Берничә елдан, эчүгә бирелгәч, хатыны аны куып чыгарган. Фатир, билгеле инде, хатыны белән баласына калган, ә Тимуш (кушаматы шундый) авылга кайтып, ата-анасы йортына кереп сыенудан башка юл тапмады. Шулай итеп, өйләнгән төпчек энесе Рөстәм, аларның яшь баласы, әби белән бабай һәм Тимур бер йортта яши башладылар. Озак та үтми киленнәре, Рөстәмнең хатыны, тычкан чиреннән үлеп китте. Аларның бердәнбер улы Руслан калды. Аннары әби кеше, Суфия апа да, озак кына авырып, дөнья куйды. Өйдә тоташ ирләр генә калды – бабай, Тимур, Рөстәм, Руслан. Бабай, ягъни сугыш ветераны Байтимер абый исән чакта, болар акчага интекмәделәр, сиксәнен тутырган аталары яхшы пенсия ала иде. Өстәвенә, сыер, сарык, тавык-чебеш асрыйлар. Сөте, мае, ите, йомыркасы үзләренеке. Ындыр тутырып бәрәңге утырталар.
Рөстәмнәре эчми диярлек, фермада эшли. Тере акча белән бик сөендермәсә дә, ширкәт хуҗасы ашлыгын, печәнен-саламын бирә. Фермага эшкә йөрергә ат та кулларында. Күрше-күләнгә эшләшергә кирәк булса да (ул эшләр дә азмы-күпме акча кертә бит әле), шул аттан файдаланалар. Өйләренә газ кергән, коелары ишегалдында, чишмәгә дә юл аша гына чыгасы. Тимур фермага төнге каравылга йөри. Дөрес, бер кап тәмәкесез һәм бер чүлли аракысыз аны эшкә җибәрәм димә инде – киреләнә дә, үзегез барыгыз дип, авыл өстенә эчәргә эзләнергә чыгып китә. Ә артыграк эчсә, кайда булуына карамастан, басып торган җиреннән егылып йоклап китә торган гадәте бар. Салкын җирдә йоклап, чиргә уралды. Кайчан карама карык-корык ютәлли, аркам сызлый, билем авырта, дип зарлана. Ташланып эчәргә керешкән вакытында энесе аны өйгә кертми. Кая барсын – сыйныфташ дип, күрше дип, Тимур безгә, минем энекәш янына кереп ава. Кесәсендә гадәттә йә бер чүлли аракысы, йә сасы көмешкәсе була. Тәмам исереп мәлҗерәгәнче, Тимурның күңеле күтәренке, ирәеп сөйләшә. Тыңлап торсаң, бу дөньяда аның бер генә дә проблемасы юк кебек: фермада эшләгән өчен аласы хезмәт хакы илле-алтмыш меңгә җыелган икән, тиздән яшь бозау алачак, аны симертеп суячаклар. Кыскасы, барысы да ал да гөл! Айнык вакытында кереп, энекәшне кырындыра, бушка түгел инде, билгеле. Ә минем энекәш чирли, калтырап тора, үзе генә кырына алмый...
Соңгы елларда Тимур белән Рөстәмгә җил каршы булып тора әле. Әтиләре үлде, акча ягы такырланды. Аптырагач, Рөстәм кредит алып карады, ләкин айлык керемең булмагач, ул кредитны ничек түләмәк кирәк? Коллекторлар килеп куркытып та йөрделәр бугай. Өйсез калудан куркып, күршеләр ата йортын шәһәрдә яшәүче бертуган сеңелләре исеменә яздырттылар. Аннары сыерларын суеп саттылар. Бура шикелле сыер иде. Рөстәм хастаханәдә ятканда, ә Тимуш гадәттәгечә исереп егылган чакларда, ул сыерны үзем дә кереп сауганым булды – шундый күндәм хайван иде. Бераздан сарыклар да калмады, кайсын суеп саттылар, кайсын үзләре суеп ашадылар. Эчә торгач, Тимур тәмам бетеренде, шешенде. Таяк белән дә көч-хәл йөри. Ашказанымы, бавырымы беткән бугай, ашады исә коса. Көн саен ким дигәндә ике шешә одеколон эч әле, космассыңмы! Аракыга түгел, көмешкәгә дә (авылда көмешкә сатып табыш ясаучылар җитәрлек!) акча таба алмагач, кибет төбендә теләнеп акча җыеп, егермеме, егерме бишме сумлык одеколон алып эчә чөнки.
Бер килсә килә бит ул: Тимуш белән Рөстәм ике ел рәттән казалы булдылар – фермага җигеп йөрер өчен бирелгән атлары үлде. Берәү генә дә түгел, рәттән икәү! Беренчесе безнең күз алдында, чишмә суыннан җыелган сазлыклы күлләвеккә кереп үлде. Ирләр җыелышып чыгып, дилбегәләр белән бәйләп тартып чыгардылар бахырны, әмма карт бия бик бетерешкән булгандыр күрәсең, җан бирде. Теге кәгазьдәге алачак акчалардан нульләр генә калды, билгеле – ат үтергән өчен тотып калды бухгалтерия. Икенче елны тагы бер карт кына ат биргәннәр иде, анысы да фермада үлгән. Әллә аларга юри шундый хәлсез, чирле ат бирәләр, белмәссең...
Узган кышны бу күршеләр ярыйсы гына чыктылар. Чөнки әлеге дә баягы сусаклагычка эшкә китерелгән алты-җиде ирне фатирга керткәннәр иде, шулар түләп барган акчалар үзләренә ашарга-эчәргә дә, газ һәм электрга түләргә дә җитеп барды. Яз көне квартирантлары чыкты, аларны башка җиргә эшкә җибәрделәр. Аның каравы, Рөстәмнең улы, утыз өч яшьлек Руслан төрмәдән кайтып төште. Ул өч ел элек, Ульян өлкәсенә акча эшләргә киткән җиреннән, кеше кыйнап, хөкемгә тартылган иде. Инде хәзер өч ир-ат бер өйдә көн күрәләр. Түләмәгән өчен газларын өзгәннәр иде дә, җәй буена кешедә эшләп, кемгә печән чабышып, кемгә утын әзерләп, фермадагы эше өчен аз-маз акча алып, бөртекләп җыйды акчаны Рөстәм. Газны тәки ялгатты. Улына эш кирәк, әмма Руслан каядыр китеп эшкә урнашырга бик атлыгып тормый ахрысы. Бабасыннан атасына калган өйләре бар бит. Ятим дип, әнисез үсте дип гел жәлләп торган бабасы белән әбисе инде юк юклыкка, алай да аны һаман кызганучы әтисе бар. Шул тәрбия җимеше инде бу, шактый ачы җимеш...
Бу күршеләрем белән дә, шөкер, әйбәт яшибез. Бар булган авыр эшне дә, үзем башкара алмаган җиңелрәк эшләрне дә шулар эшләшә. Рөстәм белән Руслан мунчага бер өем утын ярып бирделәр, ындырдагы тиресне тараттылар. Тимур минем энекәшне кырындыра, мунча кертешә иде, хәзер үзенең дә рәте беткәч, аны Рөстәм алыштырды. Безгә дә әйбәт, аларга да азмы-күпме акча керә. Авыл шул бу, монда һәр кеше нинди дә булса эшкә ярый. Көчлерәкләр көчсезрәккә ярдәм итә, акылсызлар акыллыракка таяна...
Зөләйха КЫДАШЕВА |
Иң күп укылган
|