|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2015 Мәдәният
“Ак каен” белән горурлану (ФОТО)Самара өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының «Ак каен» халык фольклор ансамбле үзенең 45нче туган көнен билгеләп үтте. Иске Ярмәк авылы халкы, гомумән, сәнгать җанлы халык. Күпме үземне беләм, шул хәтле авыл клубы, мәктәп сәхнәләре гөрләп тора. Укытучылар коллективы - үзенә, авыл яшьләре - үзенә, мәктәп укучылары - үзенә тематик кичәләр, концертлар, спектакльләр әзерли. Элек бу тамашаларда җыр-биюләр генә түгел, уңышсыз эшне, ялкаулыкны, эчүчелекне тәнкыйтькә тотучы такмаклар да яңгырый иде. Авылда берәр кызык яисә гыйбрәтле хәл була калса да, күпертелеп сәхнәдә күрсәтелә. Шыгрым тулы зал егылып көлә, ә тәнкыйть утына эләгүчеләр икенче көнне күз күтәреп карарга оялып йөриләр иде... Шундый сәнгать җанлы Ярмәк халкы арасыннан “Ак каен” кебек данлыклы коллектив калкып чыкмаса, бик сәер булыр иде. Ансамбльнең башы 1970нче елларга барып тоташа. Гөлсинә һәм Гамил Галиуллиннар, Мәрьям һәм Альберт Мөфтиевләр, Тәбрис Вәлиәхмәтов, Фәния Гайсина, Румия Йосыпова, Алсу Сабитова, Рәис Хәсәншин, Хатыйп Билалов Челно-Вершины район үзәгендә узган зона смотрында «Сигезле» биюе белән җиңү яулап кайталар. Бу уңыш аларга дәрт өсти. Алга таба коллективка яшь гаиләләр - Әлфия һәм Мохтар Баһаудиновлар, Оркыя һәм Наил Галимуллиннар, Сәрия һәм Әсгать Сәгыйровлар, Гөлчирә һәм Сөләйман Вәгыйзовлар, Диния һәм Ринат Сәгыйровлар килеп кушыла һәм шуннан ансамбльнең иҗат елъязмасы башлана: 1972, 1977 елларда алар - өлкә смотрлары лауреатлары, 1978 елда - Сергиевскидагы зональ конкурс җиңүчеләре, 1983 елда ансамбль турында документаль фильм төшерелә, 1986 елда коллектив Самара шәһәренең 400 еллык юбилее тантанасында катнаша... «Вак» биюе дә тәүге тапкыр зур сәхнәгә нәкъ менә шунда чыга, «Ансамбльнең исеме ничек?» дигән сорауга җавап та табыла. - Ансамблебезнең исемен сорагач, башта аптырап калдык, — дип искә ала бүген ансамбльнең концертларын алып баручы сүз остасы, җырчы Әлфия Баһаудинова. - Уйладык-уйладык та, атаклы шагыйребез Зыя Ярмәки шигырендә тасвирланган Юкәле тау итәгендә шаулап үсеп утырган Ак каен исемен алырга булдык. Шул исем астында 1988 елда сәнгать төркемебезгә “Халык ансамбле” дигән дәрәҗәле исем бирелде...»
Элек Камышлы төбәгендәге авылларда мәҗлесләрдә, кич утыруларда, аулак өйләрдә «Вакка басу» популяр булган. «Һәр авыл аны үзенчә биегән, - дип сөйләде “Ак каен ансамбленең 45 еллыгына багышланган кичәдә Гөлчәчәк Гатауллина (үзе дә шул ансамбльдә балачагыннан биеп үскән, Самараның Мәдәният институтында укыганда “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә җырлап дан казанган, ә укуын тәмамлап, туган якларына кайткач, озак еллар Иске Ярмәк Мәдәният йорты директоры булып эшләгән, соңрак районның мәдәният бүлеге белән җитәкчелек иткән шәхес). - Тик менә ярмәклеләр генә аны бөтен дөньяга таныта алды”.
Элек бездә “Кичке уен” дигән тамаша бар иде. 50 - 60 елларда Камышлы якларында яшәүче татар яшьләре Иске Ярмәкнең Юкәле тау итәгендә, Байтуган тугаенда яисә башка бер авыл болынында җыелганда уен-көлке, кара-каршы биюләр башлана. “Сербиянка”, “Кабыргасы”, “Күпер асты биюе”, “Киндер сугам”, “Ярмәк вагы”... Нәкъ менә шушы биюләрне үз эченә алган “Каршы бию” фольклор күренеше белән “Ак каен” Йошкар - Олада үткәрелгән быелгы “Түгәрәк уен”да лауреат исемен алуга иреште дә инде. Кызганычка, күп элеккеге җырлар һәм такмаклар инде онытылган, чөнки аларны белүчеләрнең күбесе бакыйлыкка күчкән, ә исәннәре хәтерләми. “Иртәрәк, без яшьрәк чакта килергә идегез”, - дип ачынсалар да, Камышлы ягының сәнгать җанлы кешеләре Мөдәррис абый Гыйз¬зәтов, Мөхәммәт ага Шәкуров һәм Зәкия апа Башарова бу номерны әзерләгәндә аккаенлыларга азмы-күпме ярдәм күрсәткәннәр. Кичә ахырында күрсәтелгән бу тамаша туктаусыз кул чабуларга күмелеп барды.
Гомумән, “Ак каен” фольклор ансамбленең һәр яңа эшен Камышлы районы халкы яратып кабул итә. Аның репертуарында “Печән өмәсе”, “Нәүрүз килә”, “Яңа елга - яңа теләк”, “Сөмбелә”, “Боз китү”, “Каз өмәсе”, “Солдатка озату”, “Аулак өй”, “Туй уйнау” кебек җырлы-биюле күренешләр байтак. 2013 елда Чебоксарда үткән “Вместе мы - Россия” Бөтенроссия фестиваленнән алар I дәрәҗә диплом алып кайтканнар иде, хәзер инде өлкә үзәгендә уздырыла торган “Рожденные в сердце России” губерна фестиваленә ел саен яңа программа алып киләләр. Андый зур фестивальләрдә сәхнәгә аккаенлылар гына түгел, Камышлы районының башка милли ансамбльләре дә чыга. Өлкә фестивален оештыручылар һәм тамашачылар да бу коллективны яратып өлгерделәр, хөкүмәттә дә аны яхшы беләләр. Өлкә мәдәният министрлыгының проектлар идарәсе баш белгече Елена Пивсаева юбилейга килеп, мәдәният министры Сергей Филипповның котлауларын җиткерде һәм коллективның 50 яшьлек юбилее Иске Ярмәкнең яңартылган Мәдәният йортында уздырылачагын вәгъдә итте. Моның өчен хөкүмәт акча бүлеп биргән дә инде.
Ә инде Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фольклор фести¬валенең оештыручылары турында сөйләргә дә юк. Җиде тапкыр шушы зур чарада катнашкан коллективыбызны туган көне белән котларга филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова , “Түгәрәк уен” журналының баш мөхәррире, танылган шагыйрә Илсөяр Ихсанова һәм журналист Гөлсинә Хәмидуллина, Татарстан радиосында “Дөнья матур ул” тапшыруын алып баручы Гөлназ Гыйльмаева да килгәннәр иде. Казаннан ала шундый мөхтәрәм кешеләр килгән икән, димәк, “Ак каен”ыбызның дәрәҗәсе анда да зур. Бу Фәнзилә Хәким кызының сүзләрендә дә чагылды:
- Кар-бураннар аша үтеп, сезнең белән бергә сөенергә, бергә-бергә бәйрәм итәргә дип килдек. Камышлы - Иске Ярмәк якларының әдәбият даирәсе Зыя Ярмәки, Рөстәм Мингалим, Әнвәр Давыдов кебек исемнәр белән данлы булса, мәдәният даирәсендә искиткеч нәзакәтле, ялтырап тора торган искиткеч матур бер бизәк - сез...
Җирле татар халкының дәрте, моңы, күңеле, ир-атларның - гайрәтле ир, хатын-кызларыгызның нәзакәтле хатын була белүе шушы биюләрегездә чагыла. Бию - халыкның үзенчәлеген саклый. Менә бу җәүһәрегезне, зинһар, саклый күрегез. Бүген ансамбльгә 45 яшь икән, димәк аның 100 еллыгы да булырга тиеш. Бүген сәхнәгә чыккан яшүсмерләрнең, балаларның “Бу безнең бию”, - дип әйтерлеге бар. Сезнең як төсмерләрен бары тик сез генә балкытырга тиешсез, - дип бик матур сүзләр әйтте.
Әйе, алмашка килүче балаларны да күрергә насыйп булды бу кичәдә. Камышлы районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Резеда Төхбәтшина аларга Рәхмәт хатлары да тапшырды әле. 1 сыйныф укучылары - гармунчы Әсгать Сәгыйровның оныгы Рәсүл Кәлимуллин һәм София Шәрәфетдинова, 4 сыйныф укучылары Азалия Галимуллина һәм Аделина Гыйбадуллина, 7 сыйныф укучысы Дилия Сәлимова, биш ел элек фаҗигале рәвештә вафат булган баянчы, ансамбльнең музыка җитәкчесе Гамил Галиуллинның оныклары Юлия һәм Валерия Соловьевалар апа-абыйларыннан бер дә калышмыйча “Ярмәк вагы”на ничек басалар бит!
“Вак” халык биюен сәхнәгә чыгару тарихын Әлфия Баһаутдинова менә болайрак сөйләгән иде: “Шулай бервакыт мәктәптә 5 сыйныф укучылары белән «Уйнагыз, тальян гармуннары!» дигән кичә үткәрдек. Әбиләр дә килгән иде. Биергә чакыра башлагач, баштарак кыюсызланып тордылар. Аннары берсе “вак”ка биеп китте, аның артыннан икенчесе... һәрберсе үзенчә бии, үзенчә сурәт-бизәк тудыра. Шулкадәр матур инде карап торырга! Күп тә үтми, без дә “вак”ка биергә өйрәнә башладык. Мохтарны апасы Җария өйрәткән булган, ә Наил әти-әнисеннән өйрәнгән. Алар бөтен ансамбльне өйрәттеләр дә инде”.
Менә шулай «вак» сәхнәгә чыга, ә 1988 елда «Ак каен»га «Татар халык фольклор коллективы» дигән исем бирелә. Бу чорда инде ул халкыбызның борын-борыннан килгән җыр-биюләрен генә түгел, онытыла барган бәйрәмнәрен һәм йолаларын сәхнәгә күтәреп, тамашачының тирән мәхәббәтен, чиксез рәхмәтен яулаган тәҗрибәле коллектив булып санала. Шул елларда алар татар телевидениесендә бар¬ган «Кардәшлеккә чикләр юк» тапшыруында, Әстерхандә уздырылган Идел буе татарларының иҗат фестивалендә, «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә катнашалар, Казанның Ирек мәйданында тальян гармуннарын сайраталар. Алга таба тагын җиңү арты җиңү, дәрәҗәле урыннар, фестивальләр, конкурслар... Авылда, районда, өлкәдә узган бер генә бәйрәм тамашасын да «Ак каен»нан башка күз алдына китереп булмый.
...Самарада узган бишенче Бөтенроссия «Түгәрәк уен» бәйгесе дә ансамбль алдына гаять зур таләпләр куйган иде. Һәм «Ак каен» сынатмады, фестивальнең йөзек кашына әверелеп, Гран-при бүләге аңа тапшырылды.
Менә бүген шундый данлы һәм шанлы юл үткән коллектив үзенең чираттагы юбилеен бәйрәм итә. Әлбәттә, Камышлы районының Мәдәният йорты шыгрым тулы. Кунаклар да, котлаучылар да байтак. Район җитәкчесе Рафаэль Баһаутдинов, Губерна Думасы депутаты Владимир Субботин, Камышлы җирлеге башлыгы Заһит Сафин, Иске Ярмәк җирлеге башлыгы Расих Габидуллин, районның вәкилләр җыелышы рәисе Фаил Шәймарданов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм башкарма директоры Шамил Галимов, районның элеккеге һәм хәзерге мәдәният бүлеге җитәкчеләре Гөлчәчәк Гайсина, Раилә Сафина, Резеда Төхбәтшина, Самараның “Ялкынлы яшьлек”, “Идел” ансамбле җитәкчеләре Илгиз Колючев һәм Мидхәт Әминов һәм башкалар, һәм башкалар...
Кичәдә күп матур сүзләр яңгырады, вакытсыз бу дөньяны калдырып киткән иҗатташлар дуслар бер минут тынлык белән искә алынды, хәер-садакалары белән бәйрәмне уздырырга ярдәм иткән изге җаннарның исемнәре аталды. Ахырда ансамбльнең җитәкчесе Наил Галимуллин барлык тамашачыларга, килгән кунакларга, аларның 45 еллык хезмәтен зурлаган дусларына чын күңеленнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әлбәттә, бу сүзләр көчле алкышлар белән бәяләнде.
Рәсми юбилей шаулап үткәч, ансамбль туган авылы Иске Ярмәккә дә бүләк ясады. Икенче көнне ярмәклеләр дүрт сәгать буе яраткан артистларының төрле елларда күрсәткән номерларын карарга авылның Мәдәният йортына җыелдылар. Тамашачылар бу чыгышларны инде йөзенче мәртәбә карасалар дә, һәр җыр-биюне яратып, үз итеп каршы алдылар, учларын жәлләмичә кул чаптылар. Читтән карап торган кеше моны ярату гына түгел, горурланудыр, дип кабул итте.
Фәния КӘРИМОВА фотосурәтләре.
Оркыя һәм Наил ГАЛИМУЛЛИННАР "Исеңдәме?" җырын башкаралар.
Камышлы районы башлыгы Рафаэль БАҺАУТДИНОВ белән истәлеккә фото.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|