• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 08 Июль Татьяна Веснянкина
  • 08 Июль Александр Курынов (1934-1973)
  • 08 Июль Раяз Фасихов
  • 08 Июль Габдулла Шәрифҗанов (1909-1978)
  • 08 Июль Сәгыйть Хәбибуллин
  • 08 Июль Рифат Сәлах
  • 08 Июль Әлмира Әдиятуллина
  • 09 Июль Гөлнара Сәмитова-Галкина
  • 09 Июль Фәйрүзә Мөслимова
  • 09 Июль Әбри Хәбриев
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

24.06.2009 Җәмгыять

ГАЙБӘТ ӨСТЕНӘ ГАЙБӘТ, УЛ КЕМГӘ КИРӘК?

Фәния Хуҗахмәт исеме күп укучыларга таныштыр. Аның беренче язмалары газета һәм журналларда моннан 40 ел элек күренә башлады. Мин, мәсәлән, аның артистлар турындагы очеркларын кызыксынып укып бара идем. Аеруча Гөлсем Исәнгулова, Фирдәвес Хәйруллина, кайбер башка сәнгать әһелләре турындагы бик җылы һәм ихлас язылган материаллары истә калган. Менә хәзер автор шул мәкаләләрен аерым китап итеп туплап чыгарган.

“Язылмаган роман”ның геройлары белән танышкач моны хупларга гына мөмкин булыр иде. Автор аларны беренче биттә үк санап чыккан: Сара Садыйкова, Рубин Абдуллин, Наҗар Нәҗми, Шәриф Хөсәенов, Марсель Галиев, Әлфия Афзалова һ.б. Барлыгы кырыктан артык кеше. Барысы да халкыбызга яхшы таныш, барысы да укучыларыбызда зур кызыксыну уята торган шәхесләр.

 

Әмма, китапны укый башлагач, авторның күпчелек очракта шәхесләрнең исемнәрен атау белән генә чикләнүе, иҗатларына анализ бирмәве, биографияләренә дә әллә ни яңалык өстәмәве күренә.

 

Гомумән, Ф.Хуҗахмәт вакытлы матбугаттагы публикация һәм китап хәтле китап арасындагы принципиаль аерманы сиземләми, күрәсең. Китап булгач, аның төп темасы, эчке композициясе, кызыл җеп булып сузылып килә торган идеясе булырга тиештер инде. Элек басылган мәкаләләрне туплап кына китап барлыкка килми.

 

Әйтик, моннан күп еллар элек, ул Бакый Урманче истәлегенә музей ачарга һәм һәйкәл куярга кирәк дип язып чыккан иде. Заманы өчен дөрес, кирәкле чыгыш иде бу. Журналистның теләге тормышка ашты: музей да ачылды, һәйкәл дә куелды. Шуның белән мәкаләнең актуальлеге югалды – нигә аны китапта яңадан бастырырга?

 

Мондый мисалларны шактый күп китерергә булыр иде. Әмма минем эчемне пошырган мәсьәлә бөтенләй икенче. Китапта телгә алынган персонажларны, дөресрәге, барыбызга да таныш кешеләрне икегә бүлеп карарга була. Беренчеләре – авторның якын дуслары, яхшы танышлары. Аларны ул күккә күтәреп мактый. Мәсәлән, “чып-чын татар язучылары, коеп куйган хикәячеләре” рәтенә ул үзе белән эшләгән дүрт кешене кертә: Кояш Тимбикова, Диләрә Зөбәерова, Мәдинә Маликова һәм Габдулла Шәрәфетдиновны. Аларның исемнәре китапның буеннан-буена, әледән-әле туктаусыз макталып, кабатланып килә. Ә инде яратмаган кешеләре арасында Ринат Мөхәммәди, Рашат Низами, Мансур Вәли исемнәрен атарга була. Ул аларның китапларын да санга сукмый (алар кебек мин дә яза алам, имеш), кеше буларак та өнәми. Р.Мөхәммәдинең бер хикәясен укыганда ул йоклап та киткән, имеш. Икенче әсәрен, укымаса да, “пычрак” роман дип атый.

 

Китапта гайбәтләр тулып ята. Әйтик, автор “Ватаным Татарстан” газетасының элекке мөхәррирен “җинаять” ясауда гаепли. Имештер, ул редакция хезмәткәрләре күп еллар буе туплап килгән музей материалларын таркаткан, музейны да юкка чыгарган. Бу турыда Габделхак Шәмсетдиновның үзеннән сорагач, ул болай аңлатты: “Музей материаллары мин редакциягә килгәнче үк тарала башлаган иде инде. Иң беренче булып шактый өлешен Фәния Хуҗахмәт үзе үзләштерде, календарь чыгарам дип, бик күп фотоларны алып китте. Шулай итеп, әкрен-әкрен, башкалар да музей әйберләрен алып китә башладылар. Бүлмәгә ремонт кирәк булгач, мин калган планшетларны стенадан алып, җыеп куярга куштым. Шул гына. Монда бернинди җинаять тә юк”, –  диде.

 

Иң яратмаган кешеләре арасында “Сөембикә” журналының җаваплы сәркәтибе Марат Әмирхан. “Аерым бүлмә биреп, хезмәт хакы түләп, айгыр кебек ирне романнар язарга китерделәр. Ул исә имансыз, мескен, пешмәгән, чирле хатын-кыз образлары әвәләргә тотынды. Тираж аска тәгәрәп китте”.

 

Менә сиңа! Талантлы язучы, бик күп актуаль әсәрләр авторы, оста публицист һәм тарихчы иҗатына “объектив” бәя! Аның аерым бүлмәдә утырырга да, хезмәт хакы алырга да хакы юк, күрәсең.

 

Моның белән генә чикләнмичә, Ф.Хуҗахмәт Маратның тышкы кыяфәтен дә мыскыл итә: “Маңгаена шишка чыкканмы соң, әллә мөгез үсә башлаганмы? Мөгез түгел, әллә нәрсә үсәр”. Матбугат битләрендә өлкән кешене, атаклы язучы һәм журналистны рәнҗетергә авторның нинди хакы бар?!

 

Венера Ихсанова турында Ф.Хуҗахмәт “сволочь” сүзен куллана, аны журналны таркатуда гаепли. Шундый ук гаеп Роза Туфитулловага да ташлана. “Сөембикә” журналы, имеш, хәзер “тыштан ялтырый, эчтән калтырый”. Җае чыгу белән ул “Казан утлары” журналы хезмәткәрләренә дә “тибеп” китә. Имеш, аның җитәкчеләре Кояш Тимбикованы, нахакка гаепләп, эштән куганнар. “Әти тәрбиясе күрмәгән малайларга урын кирәк булды. Кеше йөрәкләренә баса-баса, зур үсәселәре килде. Китаплары кибетләрдә өелеп ята, журналларының да тиражы бик кечкенә инде хәзер”.

 

Татарстан журналистикасына фәнни нигез салган, йөзләрчә каләм иясен тәрбияләгән Флорид Әгъзамов турында: “Үз күләгәсеннән үзе курыккан, сабыр, тыйнак, туры, гадел сүзне дә кычкырып әйтә алмаган Флорид Әгъзамовны да беләбез”. Мондый бәя белән һич килешеп булмый. Мин Флорид Әгъзамов белән күп еллар буе бергә эшләдем. Әйе, ул тыйнак, сабыр иде. Әмма куркак та, намуссыз да булмады. Журналистлар тәрбияләүгә бөтен гомерен сарыф итте, бик күпләргә ярдәм кулын сузды. Вафат булган кешегә мондый гаеп ташлау – үзе намуссызлык.

 

Кирәксә-кирәкмәсә дә, Ф.Хуҗәхмәт тик торганнан, вафат булган Минзәлә малае, атаклы язучы Роман Солнцевка (Ренат Суфиевка), биюче Рудольф Нуриевка, бөтен дөнья әдәбияты классигы Чыңгыз Айтматовларга да таш атып китә. Әлбәттә, аларның даны моннан гына һич кимеми. Әмма авторның җыен гайбәт туплап, яла ягуына күңел әрни. Дөресен әйтим, бу шактый зәгыйфь, “пешеп” җитмәгән китапка рецензия-фәлән язарга һич тә теләгем юк иде. Хәзер бит сүз иреге, һәркем үзенчә язып, акча тапса, китабын да бастырып чыгара ала. Әмма шулай да, беркемнең дә башка кешеләрне рәнҗетеп, хурлап, мыскыл итәргә хакы юк. Моңа түзеп тә, җавап бирмичә дә калырга ярамый.

 

Тагы бер генә мисал китерәсем килә. Ф.Хуҗахмәт китабына Шәриф Хөсәеновның үзенә язган хатын керткән. Бу хатта язучы атаклы табибә, халык депутаты, меңләгән авыруларны дәвалаган, орден-медальләр белән бүләкләнгән. Мәфтуха Юмакулованы иң яман сүгенү сүзләр белән сүгә. Андый сүзне матбугат битләрендә китерү дә оят. Имештер, ул – хәшәрәт, хат авторы русча “сука” сүзен куллана. Ә аның ирен, репрессия корбаны булган карт коммунистны тагы да ямьсезрәк итеп, “поджопник” дип атый. Ярый, Шәриф Хөсәенов кызып китеп, шундый сүзләрне ычкындырсын да ди. Тик бит ул моны аерым кешегә адресланган хатында гына әйтә. Ф.Хуҗахмәт исә бу хатны китабына кертеп, ун мең тираж белән бөтен дөньяга тарата.

 

Чак кына булса да итәгать, чама хисе дигән нәрсә булырга тиеш ич! Җинаять кодексында мондый сүзләрне куллану, кешене рәнҗетү – “Оскорбление личности” дип атала. Моның өчен әлеге кешеләрнең туганнары китап авторын судка тартуы да мөмкин.

 

Минемчә, автор рәнҗеткән кешеләре һәм аларның туганнары алдында гафу үтенергә тиеш.

 

Рафаэль МОСТАФИН
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№55 (39596) / 19.03.2010 23:56:16

Бу китапны укымаганмын икән... Сатуда бардыр инде, берәрегез күрмәдеме? Әллә укып та тормаскамы? Кул юарлык булгач...

№54 (20358) / 02.07.2009 20:58:02

Монда әллә кемнәр язышып утырган икән .... Да...

№53 (20313) / 02.07.2009 10:59:33

Хөппи иптэш (Сез шулай эндэшуне яратасыз ахры), кешене болай каралтыр эчен дэ дэлил кирэктер бит: "рафаэль әфәнде үзе бит гомер буе нәкъ шушындый, ягъни кешене карага буяу (билгеле, кушулары буенча) шөгельләнде ди беләм. кемгәдер бәя бирергә кем соң ул шулхәтле? кешегә кара дип кычкырганчы, башта үзеңнең кара түгелме икәнлегенңне карарга кирәк!.. иманым камил, рафаэль әфәнденең китаплары шикелле, дәлилсез язылмаган китаптыр ул!" Бу сузлэрне узегезгэ атап та укып карагыз эле, кеше капкасын какканчы...

№52 (20212) / 30.06.2009 11:54:32

Рөстәм әфәнде!
Сезнең тарафтан язылган:
”Звезда Поволжья” газетасының 17 июнь санында Овчинников фамилияле тарих фәннәре кандидатының, Нурулла Гариф атлы язучыны балалар өчен язган тарих китабы өчен гаепләп Татарстан прокурорына юллаган хаты басылган. Элегрәк рус авторлары тарафыннан чыккан татар-рус тарихына багълы, халкыбызның шөкәтсез образын калыплаган китапларны үзенеке янәшәсенә куеп акланасы булыр микән инде аңа... Газета редакторы Рәшит Әхмәтов әлеге хатны ачыктан-ачык әләк (донос) дип шәрехләгән". хәбәр җибәрәм.
Тарих институты белгечләре тарафыннан әлеге китапка язылган реөензия буенча (прокурорга адресланган):
...Заключаю отметим, что по сути своей провокационное письмо А.В.Овчинникова, содержащее надуманное обвинения в адрес автора книжки “Освободительная война татарского народа” Н.Г.Гарифа и руководства Татарского книжного издательства, не имеет под собой ни исторических, ни фактологических объективных оснований. Книжка, имея в основном описательный характер, не содержит в себе ни одного предложения, которое прямо могло бы истолкаваться как призыв к национальной или религиозной розни. Напротив, письмо А.В.Овчинникова вполне может послужить катализатором деструктивных процессов, могущих подорвать устои межнационального и религиозного мира и согласия как в РТ, так и в Российской Федерации в целом, т.к. в нем исторический аспект затронутых в книжке вопросов под предлогом псевдопатрических чуств переводится в совершенно иную, политическую плоскость.
В этой связи сам автор письма может подпасть под ст. 282 УК РФ, а также обвинен автором детской книжки и руководством Татарского книжного издательства в клевете...
Рөстәм әфәнде тулы текст белән кызыксынсагыз минем адрес, nur-garif@yandex.ru
Борчылып язуыгыз һәм игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Югарыдагы язмага килгәндә Фәния апай да, Рафаэлҗ абый да милләтебезгә хезмәт итүче билгеле кешеләр. Бер-беребезнең ялгышларын күрмәү - көмеш, күреп тә үзенә генә әйтеп, дөньяга чыгармау - алтын түгелме икән?!

№51 (20143) / 29.06.2009 17:21:53

Рөстәм Зарипов, tik kuplerebezne Sez yazgnannar qiziqsidnirmiy. Sezne anglarga ye sharnir citmi, ye kungel tar, ye qiyuliq yuq. Monda suz gaybet turinda gina tugel, e Sistema alishinu turinda. Emma ironiya buyincha: Fars-tenqiyt ideyalar uz doshmannarina reklama yasiy.

№50 (20127) / 29.06.2009 14:13:50

Да..., иптәш, мин әле китап турында үз фикеремне әйтмәдем шикелле? укыгач, әйтермен,кирәк дип тапсам.

әйтергә теләгән фикерне кабат укыгыз әле, бер катында аңламасагыз. һәм яхшылап уйлагыз, әйтер алдыннан. шул гына.

№49 (20124) / 29.06.2009 13:47:38

Фэния апагыз яклауга мохтаж тугел ул, Рафаэль абзагызны ник авыз ачып суз эткэненэ укенерлек итэргэ сэлэтле мишэр. Китапнын шактый элеше кулланылган туалет кэгазе сыман,- мин укып эйтэм, кубегез укымагансыз, шуна курэ Рафаэль абзыйны сугэргэ генэ кала. Укымаганнар, элбэттэ, берни дэ югалтмый. Рафаэль абзый интриговать иткэнгэ генэ, "эйбэт гайбэт"кэ эметлэнучелэр ялгыша. Арада ихлас язылган эзеклзр дэ бар. Эмма "эсэр", "роман" дип алагаем зурдан купкан Фэния апабыз. Китапны укыганнан сон кулны юаргша була, эмма кунелдэ калган авыр тойгыны ни белэн юарга? Sugan, Тилу, ахирет, Хөппилэр менэ шул турыда уйланмыйлар шикелле. Артык акыл сату тоелса, гафу!?

№48 (20115) / 29.06.2009 12:21:16

Рөстәм Зарипов, 
"биредә сүз урам этләре арасындагы матавык хакында да бармый."

Нэкъ шундый тээсир калдыра шул.Сезнен логика белэн, Фэния Шэймиев турында язарга тиеш.Алай булса мин дэ круто! дияр идем. Фэниягэ тугел, Шэймиев шуны тыныч кабул итэ алганга. Ана каршы килеп, узем исэ Шэймиевнын бэхэссез плюслары турында язар идем.Бу шэхеслэрнен татарлар очен эшлэгэн эшен бер улчэмдэ улчэп буламы инде, я!? Хэтта Р. Мостафинныкын. Кашшаф башлаган эшнен дэвамчысы бит ул.
Эгэр Фэния бик оста икэн, шэхси газета ачсын. Укырлык булса, укырбыз.Болай азмы-купме бюджет акчасы очен узара буылып утыруны гына курсэтэ.
Мин ,гомумэн, бюджетта утыручыларга урамга чуп чыгармагыз, дияр идем.Гомумэн, авызыгызны улчэп ачыгыз,дэшмэгез хэтта дияр идем.Алайса ТНВ кешесе энэ:"Гламурлык-социаль проблема," - дип эйтеп салды. Налог тулэучелэр сезне укый да, карый да бит.Сыйфат начар булса да, без тузэбез элегэ.Чонки татарча бар нэрсэ объектив сэбэплэр белэн бик зэгыйф.

№47 (20113) / 29.06.2009 12:07:55

Рөстәм Зарипов:
"...рус әдәбияты һәм мәдәнияты даирәсендәге җитәкче ханымнарга карата “б” хәрефенә башланып йомшаклык билгесенә тәмамлана торган цензурага сыешмаган сүзне, алдына “вы” кушымчасы өстәп куллана, Б.Н. Ельцинның фамилиясе алдына “Оху” дигән кереш тегә, ә Горбачевны , хыялындагы төрмәдә төрлечә мәсхәрәли, әллә нишләтеп бетерә..."

Моңа менә урыс маладис, дөрес язган дип утырыргамы инде?
Саташмагыз әле, пажалысты, тапкансыз чагыштырыр нәрсә. "Саргайтмагыз" татар әдәбиятын!





Аннары, ялгышмасам, шундыйрак әйтем бар бит әле: "Бар белгәнен сөйләгән һич теләмәгәнен ишетер"
Хак сүзләр...

№46 (20111) / 29.06.2009 11:19:56

Ай, үтерәсез...)))


Тәҗел - нәрсә ул?

№45 (20106) / 29.06.2009 10:29:04

Рөстәм Зарипов
ФӘНИЯ ТУРЫ СҮЗЛЕ...

Ни хикмәт, Татарстанда “ташка басылган”, ягъни дөнья күргән язма, мәкалә яки китап өчен җавапка тартуны сорап хокук органнарына мөрәҗәгать итүләр модага керә башлады кебек. Кем белә, бу бәлки бәгъзеләрнең “иске моданы” кайтару омтылышы галәмәтедер? ”Звезда Поволжья” газетасының 17 июнь санында Овчинников фамилияле тарих фәннәре кандидатының, Нурулла Гариф атлы язучыны балалар өчен язган тарих китабы өчен гаепләп Татарстан прокурорына юллаган хаты басылган. Элегрәк рус авторлары тарафыннан чыккан татар-рус тарихына багълы, халкыбызның шөкәтсез образын калыплаган китапларны үзенеке янәшәсенә куеп акланасы булыр микән инде аңа... Газета редакторы Рәшит Әхмәтов әлеге хатны ачыктан-ачык әләк (донос) дип шәрехләгән. Шул ук газетаның шул ук санында икенче бер авторның Зөлфия Кадыйрны “Матрица” дигән мәкаләсе өчен җавапка тартуны сорап янә шул ук адресатка шикаять язуы хәбәр ителә һәм шикаятьне эченә алган мәкаләсе дә тәкъдим ителә. Әлеге гражданин , Зөлфия Кадыйр тарафыннан, аракы эчү һәм чучка ите ашауның кеше организмына тәэсире турында мәкаләдә үткәрелгән фикерен, шәхсән үзен, мондый продуктларны кулланучы бик күп халыкларны, шул исәптән кытайларны, янә килеп дуңгызчылыкка җәлеп ителгән, гел татарлардан гына торган хезмәт коллективларын мәсхәрәли дип саный... Мәкаләдә яңгыраган фикерләр академиклар Жданов һәм Углов , башка үзебезнең һәм чит ил ил галимнәре хезмәтләренә нигезләнүенә , Кытай Халык Республикасы һәм татарлар эшләгән дуңгызчылык предприятиеләре мәкалә уңаеннан ризасызсык белдермәвенә дә карамастан хокук органнары шушы җимгә чирткән очракта, Зөлфия ханымга , мантыйк буенча, ”мөселман халкы булган татарларны дуңгызчылык тармагында эшләтүгә мәхкүм итеп, аларның рухын мәсхәрәләү-рәнҗетү-имгәтү сәясәте үткәрелә”, дип, шулай ук бәгъзеләр өстеннән судларга мөрәҗәгать итү , халыкара оешмалардан ярдәм эстәүдән гайре юл калдырылмый булып аңлашыла... Моның нәни генә бер кыенлыгы шунда, бүгенге татар җитәкчеләренең байтагы, элитасы, әгәр шулай дип әйтергә яраса, ветеринария һәм авыл хуҗалыгы вузы тәмамлап җөмһүриятебездә дуңгызчылыкны чәчәк атырудагы уңышлары нәтиҗәсендә югары үрләгән шәхесләр ( әйтик авыл хуҗалыклары механиклары чучка фермаларын җиһазлау белән үзләренең саллы өлешен керттеләр) һәм аларга, зиннәтле кабинетлары түренә , баш очына гел алмашынып торган җитәкчеләрнекен түгел, ә дуңгыз портретын элсәләр дә бу мантыйк киртәсеннән чыкмас иде дип фаразлыйм... Дуңгызчылыкны татар авылларына кертүнең тарихын әле язасы бар. Ачлыкларда рухы имгәнгән, колхозлашуларда яньчелгән, ГУЛАГ тегермәнендә тарттырылган ,сугышта туналган һәм ир-атлары максатчан аракы белән дуслаштырылган халкыбыз әлбәттә актив каршылык күрсәтә алмады... Кечкенә чактан хәтергә кереп калган, безнең “Искра” колхозында мәсәлән, дуңгыз фермасын , колхоз үзәге булган, мин үскән Юлбат авылында нигезләмәкче булдылар. Дуңгызчылыкта эшләүгә беркемне дә күндерә алмагач, аны борыңгы заманда атаклы көмешчеләре белән тарихка кергән Тенеки авылына тактылар. Сабадан анда райком вәкиле килеп йөри һәм вак калибрлы мылтыктан дуңгызлар арасында чабышкан күселәрне ата икән дип сөйлиләр иде...
Хатынымның бер кардәше Минзәлә районына әкәмәт уңган, алтын куллы рус егетенә кияүгә чыккан иде. Әлеге егет үз авылларында (Олимпия чемпионы Николай Колесников туган авыл )башта зоотехник, аннары совхоз директоры булды. Һәм моңа сарык фермасы ачарга кушалар. Бу СССР заманы. Саша ,район хуҗалары белән аяк терәп карыша, бездә сарыкчылык белән шөгылләнерлек халык юк, татар авылларына кушыгыз ул эшне , ди. Әмма район хуҗалары чигенергә теләми, берничә йөз сарыкны машинага төяп китерәләр. Саша боларны кабул итүдән баш тарта һәм эштән китү хакында гариза яза. Бер-ике ай эшсез йөргәч, аны директор итеп дуңгызчылык тармагы булган татар авылларыннан торган совхозга билгелиләр.. Һәм ул анда үз авылыннан йөреп эшләде. Урыслардан сарыкчы ясау идеясе сүрелгәч, аны кабат үз урынына кайтардылар... Хәзер ул –фермер. Татарча белә, кунакка килсәк, татар авылыннан берәр танышын чакырып китереп, безнең хөрмәткә мөселман кануннарына турылап сарык суйдырта.
Хокук органнарына хатлар язып , болганчык суда кем балык тотадыр, белмим, әмма ыгы-зыгы хут ала... Кемдер әйтер, хәзер демократия заманасы, эшне суд аша йөртүдә гаеп-кыек юк, дияр. Моңа җавабым : элек тә бездә иң шәп демократия санала иде, хәзергесе дә зарланырлык түгел... Ә бит прокуратурага “эш бирү” белән мәшгуль үткен агайлардан Дума каралышына “дуңгызчылык турында тискәре фикер әйтү Русия бөтенлегенә яный” дигән канун проекты юллауларын да көтәргә була. Шул сәбәпкә нигезләп, латин әлифбасын тыю барып чыкты ләбаса, нигә уенны дәвам итмәскә? Тик мине болар түгел, ә мөхтәрәм мөхәррир ( Казан утлары, Татарстан журналларын җитәкләде) танылган язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль ага Мостафинның шундыйрак сукмакка авышуы тетрәндерде. Ул, “Гайбәт өстенә гайбәт, ул кемгә кирәк?” (“Т.Я”, 16 июнь, 2009 ел, 72 нче сан) атлы мәкаләсендә “Язылмаган роман” атлы китап авторы Фәния Хуҗахмәтне тәнкыйтьләү белән генә чикләнми , ә җинаять җаваплылыгына тарту мөмкинлеге хакында искәртә һәм автор тарафыннан “рәнҗетелүчеләрнең” туганнарына шул эшкә хәер-фатихасын бирә...Югыйсә, агабыз,сталинчыл режимның хокук органннарына гавәм яудырган шикаятьләр тукылышыннан үсә-үсә миллионнар өчен кояшны капларлык хәлгә ирешүен бик күпләрдән әйбәтрәк беләдер...
Ни өчен әле безнең мөхтәрәм тәнкыйтьчебез, гомер юлдашы һәм мәсләктәше Шәех ага Зәбировны соңгы юлга озатып канаты каерылган ханымны, яңа китабын дөньяга чыгарып тормышында юаныч тапкан мәлендә шулай кырыс тәнкыйтьли, хәтта җинаять кылуда гаепли? Аның, Шәех ага белән берлектә милләт өчен рухи бастион коруы сәбәпме моңа? Башкалар барны сүтте, ә болар юкны бар итте ләбаса. Әлбәттә Фәния Хуҗахмәт кебек шәхеснең дөньяда булуы гына да бик күп эшем ияләренең тормышын җайсызлый, булдыксызлыгын ассызыклый, бушкуыклыгын фаш кыла. Әллә соң аның аткан кайбер укларын шактый гомерен мөхәррирлектә үткәргән шәхесебез үз адресына кабул иттеме? Миңа калса , дәүләт җименә капланып, “татарлар татарча газета –журналларга язылмый” дип милләтне гаепләп, административ ресурс хисабына булдырылган барлы-юклы тиражны да гел җилгәрү юнәлешендәге эшчәнлекне тәнкыйтьләргә Фәния ханымның әхлакый хокукы бар. Ул нүлдән башлап нигез салышкан саллы дини календарь бүген 100 мең тираж җыя һәм чыккан һәр елгы саны, алдыручылар тарафыннан кадерләп саклана. Дини календарьны , ансат табышка өметләнеп бүтәннәр дә чыгарып азапланды , әмма уңышка ирешмәделәр, чөнки талантлары, тырышлыклары һәм фидакарьлекләре җитенкерәмәде. Үз күкрәк көче белән хәләл тапканына яшәүче , әле шуннан дәүләткә ясак түләүче Фәния ханымның хакимият тарафыннан бәллиләнеп, тираж төкәндерү режимында , ул түләгән налоглар хисабына да көч түкми рәхәт гомер кичерүче матбугат әһелләрен сөймәве гаҗәп түгел ; салып суктырырга кыҗраса да бер сүз әйтеп булмый . Фараздан, аны кайсы басмага редактор итсәләр дә ,ул җитәкләгән журнал аяныч хәлдән чыгачагына иманым камил. Түшәк хәлләре , гайбәт ише алдавычларга урын бирмичә ирешер иде ул моңа...
Рус телендә дә, конкрет шәхесләрнең тетмәләрен тетүче китаплар әледән әле дөнья күреп тора . Ягъни , Фәния Хуҗахмәтне мөгез чыгару җәһәтеннән гаепләү урынсыз. Мисалга, патриотик газеталарда олугъ язучы һәм философ дип тәкъдир ителүче Ю.Д.Петуховның шәп тышлыклы “Геноцид. Общество истребления. Русский холокост” китабын алыйк. (Мәскәү, “Мегагалактика нәшрияты, 2004 ел). Президент В.В.Путинны китап авторы әле “герр Капутин”, әле “Перепутин” дип “зурлый” , рус әдәбияты һәм мәдәнияты даирәсендәге җитәкче ханымнарга карата “б” хәрефенә башланып йомшаклык билгесенә тәмамлана торган цензурага сыешмаган сүзне, алдына “вы” кушымчасы өстәп куллана, Б.Н. Ельцинның фамилиясе алдына “Оху” дигән кереш тегә, ә Горбачевны , хыялындагы төрмәдә төрлечә мәсхәрәли, әллә нишләтеп бетерә. Кемнәргә генә йодрыклар яудырмый ул. Фәлән ашаучылар, төгәнне сыптыручылар дип тә җиффәрә... Ә аны беркем дә судка бирмәде, судка бирү белән өркетүче, шундый эшкә кодалаучы , ыскытучы да табылмады... Мондый “гражданлык инициативаларының” Татарстанда яралуы, борынлавы бер дә әйбәт хәл түгел һәм җөмһүриятебезгә дәрәҗә өстәми...
Мәкаләдән күренгәнчә, Фәния ханым “вазифалы” авторларның иҗатына кырыс бәя бирә ,бигрәк тә “Сөембикә” журналы мөхәррире урынбасары , журналларда әдәби әсәрләре еш күренүче Марат Әмирхановка карата кискенлек күрсәтә . Ә проблема өстә ята, һаман да шул Тәлгать Нәҗми мәзәгендәге “бер-берсен бастырышу”га кайтып кала. Ягъни, журналларда эшләүчеләрнең үзара теләктәшлеге сыйфатка суга, алар хут бирә бер-беренең чүп-чарына. Диңгез суының тәмен белү өчен, бер тамчысы да җитә диләр .
“...Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю –сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тарсынмады да: үпте, кочты, ялады, сыйпады... Булат бәк үзе дә бушны бушка бушатмады...”
Бу милиция сержантының вокзал бомжлары арасында килеп чыккан хәлне бәянлаган рапортыннан өзек түгел. Яңа туымны кайгыртучы зоопарк хадименең хайваннар пары тормышын күзәтүләре теркәлгән көндәлектән дә түгел ошбу юллар. Биредә сүз урам этләре арасындагы матавык хакында да бармый. Язучы Марат Әмирханов шушылай әштер-өштер генә татарның затлы аксөякләре , шул чорның күренекле дәүләт эшлеклеләре булган, ислам динендәге никахлы ир вә хатын мөнәсәбәте турында “Гәүһәршад” атлы әдәби тарихи әсәр кысаларында бәян итә. Гафу итегез Рафаэль ага, бәлкем , белгеч булмавым сәбәпле аңлап җиткермимдер, әмма Сез күккә чөеп мактаган авторның бу әсәрендә Сез санаган сыйфатларның берсен дә табу мөмкин түгел...
Килешәм, аерым шәхесләрне хәкарәтләргә ярамый. Ә тарихи шәхесләребезнең рухын рәнҗетү, һәм шул ысулда милләт рухына тукыну белән нишләргә? Чүп-чар бастырып журналларның тиражын туздыру уңаеннан нинди кануни чаралар күрү мөмкинлеге бар ? Чалбар балакларын сызганып судка йөгерергәме? Прокуратурага хат юлларгамы? Татарның фикер галәмен киңәйтү юнәлешендә бәя биреп бетергесез хезмәтләр куйган ханым, шуның тараюына өлеш кертүчеләр һәм юл куючылар (максатчанмы, булдыксызлыктанмы, йомшак холык аркасындамы-барыбер) алдында тезләнеп гафу үтенсенме?
Сәнагатькә кагылышлы берләшмәләрдә югарыдан расланган план буенча кайсы предприятиене кинәйтү, кайсын элеккечә калдыру, кайсын кечерәйтү, ә кайсын ябу да каралырга мөмкин. Гадәттә ябыласы оешмаларга , кирәк нәрсәне бугаздан буып ала торган үткен җитәкчеләрне түгел, ни кушсаң шуңа риза, үгез үлсә ит, арба ватылса утын дип йөри торганнарын куялар, калҗаеп беткән пенсионерларны да тоталар. Ә алар исә алыштыргысыз булулары аркасында кәнәфи билибез, дип уйлый. Татарның әдәбиятен дә, мәдәниятен дә , журналистикасын да үстерү, соңгы вакытта мәктәпләрдән милли компонентны алып атулар да моны күрсәтте, күздә тотылмый кебек. Шуңа күрә, Фәния ханымның тәнкыйтен урынсыз димәс идем. Ул – тәҗел. Тырышканда таулар күчереп була. Һәм безгә , бигрәк тә ул даирәләрдәге әһеллзрнең аягурә йоклап йөрүләре бик кыйммәткә төшә . Әйтик, авыл хуҗалыгын алга җибәрү өчен дә дәүләт бер кайчан да әллә ни җан атмады. Ә кайбер талантлы җитәкчеләр кысыңкы шартларда да зур уңышларга иреште.Җөмләдән, Мөслим районында тәмам бетәшкән , ни юлы, ни суы юк бер урыс авылы нигезендә Шуганка совхозы оешкан иде. Әхмәтханов Сәлимхан атлы кеше җитәкчелегендә әлеге авыл татарлашты, дәрьядай күлләре булган, асфальт түшәүле урамлы кала кыяфәтенә керде. СССР чорында шаккатарлык хәл, биредә байтак кеше җиңел машина сатып алды. Кешеләр шәхси хуҗалыкларда күпме булдыра ала шул санда мал асрады, ә терлек азыгын , ихатага К-700 тракторы белән кертеп өләшеп йөрү җайга салынган иде...Үз таланты белән башка хуҗалык һәм район башлыкларын уңайсыз хәлгә куючы әлеге шәхесне ахыр чиктә районнан сөрделәр. Сәлимхан әфәнде юкка чыкмады, эре бизнесмен булып китте, Дума депутаты булып сайланды. Бик кызганыч, мөслимлеләр аерата хөрмәт иткән бу шәхес инде мәрхүм. Шул кешенең , Мөслимнән киткәндә болай дигәне хәтердә :
- Ардым , Рөстәм. Совхоз директоры эше бик җаваплы вазифа бит ул. Их эшлисе иде берәр җавапсызрак эштә!
- Мәсәлән нинди эштә?- дип кызыксындым мин.
- Һич югы райкомның беренче секретаре булып. Бер нәрсәгә дә җавап бирми бит алар, бүтәннәрне генә утка тыгалар...
Менә шушы Сәлимхан әфәнде инде Сарманга күчкәч, Фәния ханымга дини календарь чыгаруны башлауда матди ярдәм күрсәткән иде дип хәтерлим. Ягъни , булдырам дип йөрүчегә игелекле, үзе сыман эшлекле, рухташ кешеләр очрап куючан. Шунысы да бәхәссез, чын эш кешеләре бушкуыкларны, хөрәсәннәрне сөйми, адымыннан ук таный , түр башында түш киереп , кәперәеп утырулары аларның җеннәрен чыгара, һәм кайнаррак холыклылары аяп тормаска , катырак әйтеп ташларга да мөмкиннәр...
Мәшһүр шагыйребез Гамил Афзалның бер шаян шигырендә “ Фәүзия дөрес әйтә ул, Фәүзия нурлы йөзле...” кебек юллар бар. Фәүзияне Фәниягә алмаштырсаң да мәгънә бөтенлегенә хилафлык килмәс шикелле.... Мәкалә, Фәния ханымны гафу үтенергә кыстау белән тәмамлана... Ә бәлкем тәнкыйтьче шушы мәкаләсе өчен үзе гафу үтенсә дөресрәк булыр? Ник дигәндә, беренчедән, французларда, “ әгәр хатын-кыз хаксыз икән, гафу үтен” дигән зирәк мәкаль бар... Ә икенчедән, беренче карашка самими булып тоелган гафу сорарга өндәмә асылда беркатлы кешеләрне төп башына утырту өчен иң үтемле һәм мәкерле ысул. “Рәнҗетелүчеләр” алдында гафу сорау белән Фәния ханымның, автомат рәвештә гаепле булуы раслана . Һәм шуннан соң , үзен рәнҗетелүче санаучылар судка мөрәҗәгать иткән очракта, аны хөкемгә тартуның бер катлаулылыгы да калмый. “Гаепне тану” булмаганда кайсы суд мондый перспективасыз эшкә алыныр икән...
P . S . Рафаэль ага Мостафинны без күбрәк Муса Җәлил турындагы эзләнүләре һәм “Кабан күле серләре” китабы аша беләбез. Теләсә кайсы милиция сержанты Кабан күленә байлык ташлау турындагы легенданың авторы кемлеген чамалап әйтәчәк дип уйлыйм. Әлбәттә , Казан казнасының , Сөембикә белән бергә озаткан 12 көймәдән калган калдык өлешен үзләштерүче баскынчылар чыгарган аны... Димәк ул өлеш Мәскәүгә кайтып җитмәгән .Ягъни, “Кабан күле серләре” хезмәте , инануымчы, шул чор караклар –мородерлар версиясен ныгытуга хезмәт итә булып чыга...Җәлилне аклауда иң зур фидакарьлек күрсәтүче зат - Гази Кашшаф иде бугай. Ә Рафаэль Мостафин, бу темага, отышлылыгы тәгаенләнгәч кенә алына кебек... Фәния Хуҗахмәткә каршы мәкаләгә дә агаебыз тора салып кына алынмагандыр дип фараз кылам... Тукай яшәгән йортны җимерү, “Идел” журналында Тукайны Достоевскийның иң җирәнгеч кахарманы –идән асты кешесе дип “дәлилләүгә” корылышлы Азат Ахуновның “Просто Тукай” мәкаләсе, киң мәйданда Сөембикә -ханбикәбез һәйкәлен бастырасы урында метро казу машинасына исемен биреп “түбән төшерү” , Кол Шәриф мәчете хозурында пәри-туйлары оештыру һәм Фәния Хуҗахмәт турында тиражы иң зур татарча газетада шушындый мәкалә бастыру – миңа калса , болар һәммәсе бер чылбыр буыннары...

№44 (20069) / 28.06.2009 10:34:48

Sugan,Сезнең белән килешәм дә, килешмим дә: оркестрларыбыз электроникада гына уйнамый бит әле. Курай белән думбраны да берни алдыштырмады кебек...

№43 (20068) / 28.06.2009 07:55:51

Беренчедэн, озын булгач, укымаган идем. Икенчедэн Фэния Хужиэхмэт исемен хэтерлим, тик нилэр язганы истэ калмаган. Озак вакыт эленеп торып, матбугатчылар хаман эйлэнеп кайта башлагач менэ хэзер генэ укып чыктым.
Хормэтле татар журналистлары! Бэлки профессиональ мораль-этик кодекс кабул итэргэдер сезгэ! Узара аралаша башласагыз, бер-берегезне буып атканчы тырышасыз.Элбэттэ сез хисле халык, анлашыла. Тормышта мин узем дэ хискэ бирелэм кайчак. Тик язма рэвештэ бер-беренне букка батыру.... Сезгэ бит бэяне укучыларыгыз бирергэ тиеш,шул бэя генэ бэя була ала.Бэлки узегезгэ узегез бэя биреп, узегез генэ укыганга тиражлар тошэдер.
Кунелсез бу мэкалэне уку.Рафаэль Мостафин куп эшлэгэн шэхес, мин ана ышанам, хэрхэлдэ мэкалэ дэ ышандырырлык дэлиллэр белэн язылган.
Телэсэн, барысына да ирешергэ була.Матбугат руда мондый хэл юкка чыгып баруга мин бик шат, мэсэлэн. Тэнкыйтлэгэн очракта шэхескэ тугел, конкрет гамэллэргэ бэя бирергэ кирэк. Кеше турында язганда, мыскылларга тугел, эленгэн язмадагыча конкрет мисаллар белэн ризасызлыгынны гына анлатып бирергэ кирэк.
Тормышыбызны яктырак хэм ачыграк итудэ барыгызга унышлар телим!

№42 (20066) / 27.06.2009 23:48:19

Мансур, Оренбур. Мин дэ от души кул чабам сезгэ Ул календарьларда минем дэ узебезнен газетада чыккан язмалар урын алгалаган иде. Кургэч аптырап киткэн идем. Рохсэт-мазар сорап аптырамадылар, гонорар-мазар тулэп мэшэкатьлэнмэделэр... Вэт шул!

№41 (20065) / 27.06.2009 23:28:11

кыллы музыка коралларынda ebiler, babaylar gina uyniy shul. Yeshler inde kupten elektronikada, ye gitarada chirte. Finish tatar orkestri

№40 (20064) / 27.06.2009 23:10:04

Нур,Сез дә кушылыгыз ул әбиләргә - кыллы, тынлы музыка коралларын сындырып атыгыз, башкортларга, казак-кыргызларга гөнаһ таратучылар, тәмугъ кисәүләре итеп карагыз... Булдыра аласызмы?! 

№39 (20055) / 27.06.2009 19:37:25

Фәния апаның чыгарган календарларын авыл апалары, әбиләре яратып укый.
Рафаэлҗ абыйга хатын кыз белән булышу бер дә килешми. Йә, милләтәшеңә пычрак атып, ни оттың?!

№38 (19991) / 26.06.2009 11:01:50

Байлар Сабасы, 
3 көн эчендә үлмәсәм, бераз яшим әле дигән идем. Зур эш башкарасым бар авылымда. Инде 2 көн калды. бүген китәм кйатып. сездә килегез, кунак булырсыз

№37 (19989) / 26.06.2009 10:49:02

нигђ бђйлђнђлђр соћ ђле Рафаэль абыйга. ул мондагылар шикелле биялђй эченнђн йодрык књрсђтеп ятмый. Мостафин кадђр эшлђргђ кирђк ђле

№36 (19982) / 26.06.2009 08:52:29

Бокмэбез, Илфат дэдэ, бокмэбез...
3 конем калды дисез... Эллэ мин эйтэм тегеме?..

№35 (19980) / 26.06.2009 00:33:52

Илфат дэдэ, барысы да эйбэт булачак!Менэ курерсез! 
мин дэ, башка матбугатны яратучылар монда ял итэргэ, кайф алырга керэбез бит.Шунлыктан рейтинглар турында суз кузгатучыларга шаккатам. Тугэрэк остэл артында дип хис итэм уземне. Хэзер , гомумэн яхшырды, талашсалар да, вполне прилично.

№34 (19978) / 26.06.2009 00:26:10

Иркэ, мин хислэргэ бирелсэм, кала алмас, идем, хотя мин бик хисле кеше булсам да.
аптырап утырмагыз, мине активлашты дип.
3 көнем калды. Нервыланган чагымда мин монда керәм. Зур эш башкарасым бар. Монда онытылам. Аннан бераз югалып торсам, гаепкә бөкмәссез...
Матбугат.ру психотерапевтны алыштыра

№33 (19976) / 26.06.2009 00:05:39

Илфат дэдэ,
ярату-яратмау дип анысын арттырасыз, мин монда артык хислэргэ бирелмим шикелле. 

№32 (19975) / 25.06.2009 23:58:56

иркэ, берэр кайчан без аерым идекме? Мин беркемнэн дэ аерым тугел. Яратсалар да, яратмасалар да... ЧЕрки кебек....

№31 (19974) / 25.06.2009 23:45:24

Илфат дэдэ, 
бу юлы мин дэ сезнен белэн.Тотыналар инде бер-берсен ашарга!!!!!

№30 (19969) / 25.06.2009 23:12:43

Мансур. Оренбур., 

№29 (19967) / 25.06.2009 22:22:25

Мдаа...
Дөресен генә әйткәндә, Аллаһ тәгәлә барсын да уз урнына куя. Эчпошыргыч календарьмы, кешегэ яламы, эшеннән көнләшүме, инде урыслар әйтмешли "копаясь в грязном белье" узенә пиар ясап кешедән уч алумы?
Хуҗиахмет дать ответ!!!

№28 (19962) / 25.06.2009 16:47:26

Җәмәгать! Хуҗахмәтләрнең төрле сортларын үзебез сыйлап-көйләп үрчетәбез түгелме?!
Карагызчы, күпмегә җитте аларның кемнәрдер язганнарны бушлай җыеп чыгарган календарьлары! Ә нәрсә бар соң анда искитмәле гыйбрәт вә тәрбия алырлык - ни теле, ни эчтәлеге. Инерция дигән нәрсә яман әйбер ул. Бу затсызлыкны вакытында туктатмасак, шаша-шаша "иҗат" итүне туктатмаячак алар.
"Дини әдәбият" категориясе буенча сатылган "китап"лар һәр мәчет янындагы кибетләрнең киштәләрен сыгып тора. Тора гына түгел "на ура" сатыла, таратыла. Файда-зыян үлчәвенә салганда ул кайсы якка авышыр әле - монысы да икеле...

№27 (19954) / 25.06.2009 14:13:14

Азат - хатын,  telefoningni yugalttim

№26 (19952) / 25.06.2009 12:43:34

Азат дорес язган)Суган кешелэрне ачуландырып лэззэт кичеруче мазохист!

№25 (19951) / 25.06.2009 12:37:07

хә! бәхәсләшә башладыгызмы әй?!

беренчедән, мин фәния ханымны белмим, аның турында ни ак, ни кара сүз әйтергә җыенмыйм.

икенчедән, сез мәкаләнең стиленә карагыз! кем яза аны?! рафаэль әфәнде үзе бит гомер буе нәкъ шушындый, ягъни кешене карага буяу (билгеле, кушулары буенча) шөгельләнде ди беләм. кемгәдер бәя бирергә кем соң ул шулхәтле? кешегә кара дип кычкырганчы, башта үзеңнең кара түгелме икәнлегенңне карарга кирәк! шул гына.

өченчедән, кызыыык...бу китапны укыйсы килә башлады мәгәр! иманым камил, рафаэль әфәнденең китаплары шикелле, дәлилсез язылмаган китаптыр ул!

№24 (19950) / 25.06.2009 12:23:50

azat yazdin :)

 Sugan, Тилу, ахирет, Хөппи - менэ бу кешелэр душалары белэн . . . кешелер, dip. - Delil?


Кеше чэйнэгэннэн тэм табып яшэучелэр. - Delil?

Шуна да алар очен Хужэхмэтне обсуждать иту ошамый. - Delil?


Qabatliym: kitap bestseller bulachaq. Sovet-yoldiz Mustafin superreklama (35 000 tiraj) yasadi!

№23 (19949) / 25.06.2009 12:04:28

"Инде бит язылмаган, басылмаган китабымны сорый-сорый, "эрлэмэгэн-сукмаган шигай сина ыштанлык", - дигэндэй, жаныма тиеп беттелэр. Эйтерсен лэ, китап язу - бик жинел эш! Менэ тагын бер талпынып карыйм эле.Чонки чыгармаган китабымны сораучылар, котеп йоручелэр бар. Буген рэхэт, хэленэн килгэн, биручесе булса, бар кеше китап чыгара ала. Мэгсум абый Гэрэев, Нэжибэ апа Ихсанова, Сэкинэ ханым Шэймиева нинди матур, калын-калын, затлы китаплар чыгардылар. Минеке андый булмас. Аннан сон минем укучым да аларныкы кебек тугел, узем кебегрэк.
Менэ мин дэ китап язарга, китап чыгарырга булдым. Синен китапларынны рэхэтлэнеп бер укыйсы килэ, дилэр бит. Ышанам инде, чын кунелдэн эйтелгэн сузлэр шик уятмый"

Монысы да керештэн.

№22 (19944) / 25.06.2009 11:24:41

Хуҗәхмәтнең әшәке сүзләр белән тулган "Язылмаган роман" китабы 10 мең тираж белән чыккан. Ә хөрмәтле публицист ул әшәке сүзләрне сайлап алып 36800 тиражлы хөрмәтле газетада бастырып чыгарган...

№21 (19942) / 25.06.2009 10:50:44

Карга! Илахи, ният кылдым

Бу эсэремне ошатмасан, укыма. Алган жиренэ кире илтеп бир. Мин аны дусларым хэм узебезнекелэр очен генэ яздым".

Бу -китапнын кереше, ин беренче сузлэре.
Гафу итегез, 10 мен тираж турында суз бара... Ботен доньяга тарат та, ошатмасан укыма имеш... Ужас!

№20 (19939) / 25.06.2009 09:55:51

Sugan, Тилу, ахирет, Хөппи - менэ бу кешелэр душалары белэн шул ук ФЭния Хужэхмэт ише кешелер. Кеше чэйнэгэннэн тэм табып яшэучелэр. Шуна да алар очен Хужэхмэтне обсуждать иту ошамый. Sugan, бу китапны бестселлер булачак дип куанып утырасын, узен турында "хэшэрэт, сволочь" дип язылган китап чыкса, нишлер иден? Сине андый сузлер белэн атау бик ошаса, эйдэ узем эйтэм матбугат форумыннан андый сузлерне. Ризамы син шуна?

№19 (19935) / 25.06.2009 09:33:25

"Илахи, ният кылдым

Бу эсэремне ошатмасан, укыма. Алган жиренэ кире илтеп бир. Мин аны дусларым хэм узебезнекелэр очен генэ яздым".

Бу -китапнын кереше, ин беренче сузлэре.


№18 (19927) / 24.06.2009 23:35:12

Фэния ханымнан жавап котэбез атбугат битлэрендэ. Без чэйнэудэн эш бармас!!! Узенне бел дип, башкаларнын гонахын, хаксызлыгын курсэтудэн тыймагыз кешене!!! Комунистлар мулла булды... КЕше ялгышмый тормый. Эгэр бу язма дорес икэн, Фэния Ханыма хурлык!"!! Гомере буена!!!!!

№17 (19926) / 24.06.2009 23:32:04

Авторлар мәкаләләрен Матбугат.руга бирергә курка башлар инде хәзер. Чөнки сүз язылган турында түгел, авторның кем булуын тикшерүгә күчелә. Ник алай икән ул? Мин яраткан, ошаткан кешеләр бар, ошамаганнары да җитәрлек. Ул принциптан карамыйк инде.
Тема бит Фәния ханым китабы турында. Ә Рафаэль абыйны тикшерергә башка форсат чыгар. әгәр монда язылганнар дөрескә чыкса, уҗас бу. Үз намусын кыйммәткә бәяләүче табылыр, судка барып җитәр, дияргә генә кала.
Мине дә тикшерә башламагыз тагын, мин әйтеп кенә уздым

№16 (19924) / 24.06.2009 23:20:04

Ixlas kitap ul...

№15 (19922) / 24.06.2009 23:15:20

Min ul kitapni 3 segatte uqip beterdem. Bestseller bulachaq. Mustafin reklama yasagan!

№14 (19917) / 24.06.2009 22:02:49

Как всегда бүген таңга кадәр Мостафинны чәйнәп-рекламалап-популярлаштырып утыралар икән әле...Соңгы сүзне(хикәя диимме жанрын әйтә алмыйм)Зиганшин әйтер инде, карт булгшач, анда бессонница бугай...

№13 (19916) / 24.06.2009 21:49:18

башланды инде кем ак, кем кара дип чэйнэшулэр... Ап-ак кешелэр ботенлэй юк ул алайга китсэ. Кайсыгыз фэрештэ сон? Как всегда теманы икенче якка извращенный рэвештэ борып, авторнын шэхесен типкэлэу китте. Между прочим, ул китапта Мостафин турында бер суз дэ юк. Ул мэкалэне узенэ кагылган очен тугел, башкалар очен рэнжеп язган.

№12 (19915) / 24.06.2009 21:47:52

Җимеш, безнен очен Ахирэт ачып салды!!! Башта уз гонахларын хакында уйларга кирэк... аннары башкаларныкын "чэйнэ"...

№11 (19913) / 24.06.2009 21:41:55

Рафаэль эфенде Батулланын "Сират купере" эсерендеге Шеуле кебек. Шеуле де бит эле Тукайга, Такташка, Исхакыйга ябыша. Мостафин да эле Фатыйх Мосэгыйтке, Некый Исенбетке,Гариф Солтанга, Хесен Туфанга, Феузия Бэйремовага беркетеле. инде чираттагы кеше Фания Хужиэхмет икен. Рафаэль Мостафин доресяза, эмма узе де ак тугел шул

№10 (19911) / 24.06.2009 21:32:05

Хөппи белән Тилу, сез по существу гына сөйләгез әле. стрелки не переводите.

№9 (19910) / 24.06.2009 21:31:23

Ул язучылар да кеше инде... Әле алар простой кешеләргә караганда мин-минлеклерәк, эчкерлерәк тә, чөнки аларның үзләре генә алланың кашка тәкәсе буласылары килә. Аларның күбесе бит (белеп әйтәм) язучылыкка да шул үзләрен күрсәтер өчен килгән. Ә талант каян килгән? Бәлки аларның килде-китте шигырь-хикәяләрен берәр остарак язучы-фәлән өр-яңа баштан төзәтеп-язып чыккандыр?

№8 (19909) / 24.06.2009 21:24:38

Хужахмэттэн тугел, элбэттэ! Башка кылган явыз гамэллэреннэн...

№7 (19908) / 24.06.2009 21:22:52

Хөппи белэн тулысынча килешэм. Хужахмэт монда башка мэсьэлэ. Бит кем яза??? Рафаэль эфэнде ин элек гафу утенергэ тиеш.

№6 (19907) / 24.06.2009 21:21:02

Җимеш, син бәәәк мәгълүматсыз кеше ахыры. андыйлар белән дискуссия ясау кызык түгел миңа шәхсән...

№5 (19905) / 24.06.2009 20:59:25

ну при чем монда Рафаэль Мостафин? Ә? Сүз бит чыннан да мыскыллау, сүз белән рәнҗетү турында бара! Хөппи син дә эпчи карчыгы кебек, ә үзең соң, үзең дия башладың. монда бит кемнеке зуррак турында сүз бармый кансакансов.
бу татарлар бөтенләй с катушек съехали инде, балин...

№4 (19904) / 24.06.2009 20:42:11

Рафазль әфәнде, кем гомер буе фантазия (матур итеп әйтергә тырышканда) яза, кем гайбәт җыя инде! "Оскорбление личности" дигән төшенчәне неужели аңлыйсыз сез,сез дә гомер буе шуның белән генә шөгыльләнәсез түгелме?! Так что, кемнедер гаепләгәнче, башта үзегезгә күз салыгыз.

№3 (19903) / 24.06.2009 20:34:39

минем бик срочно гына бу китапны укыйсы килә башлады инде. каян алырга аны? кемдә бар ул?
Укымадым. ләкин Флорид абыйга карата әйтелгән сүзеннән өзек китерелгән... шул да җитте. Флорид абый тыштан тыйнак булгандыр, ләкин авылдан журфакка укырга килгән күпме балага почти әти булган, яклаган, саклаган, хәлен белеп торган, киңәшләр биргән кешене рәнҗетергә хакы юк ул хуҗахмәтнең! Мондагы журналистлар ул апайны себереп түккәнче әллә соң мин әйтәм аны авылга тирес түгәргә җибәрикме?

№2 (19901) / 24.06.2009 20:17:58

Кыскасы, Рафаэлло абзый узе хакында язган... Купмелэрне тезеп салган, купмелэрне рэнж,еткэн олы кеше... Рафаэль башта узеннэн башла, аннан башкаларны эссе табанда кыздырырсын...

№1 (19899) / 24.06.2009 20:09:38

Йа, Хода! Дөньялар болай барса, ниләр генә ишетмәссең бу новоявленный абыстайлардан!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте