поиск новостей
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Март
  • Габдрахман Сәгъди (1889-1956) - әдәбиятчы
  • Равил Фәхретдинов (1937-2014) - галим, язучы
  • Газинур Фарухшин - җырчы
  • Ислам Беляев (1926-1986) - язучы
  • Ицхак Горелик - дин әһеле
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
08.12.2015 Дин

«Мең сум сәдака биргәнче, бер сумлык хәрам малдан саклан»

Әлеге вәгаземне яраткан Пәйгамбәребезнең бер хәдисенә багышларга ниятләдем. Пәйгамбәребезнең сөйләгән сүзләре озын булмады, әмма аның һәр сүзендә тирән мәгънәләр, һәр нәсыйхәте эчендә кыйммәтле асылташлар ятты. Ул мирас итеп калдырган шушы хәзинәләрне эзләгән, үз тормышында аның нәсыйхәтләрен кулланган һәркем дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр.

Ә бү Һүрайра тап­шырган хәдистә әйтелә, бервакыт Пәйгамбәребез: «Кем миннән берничә нәсыйхәтне ала, аларны тормышка ашыра яки кулланырдай кешеләргә өйрәтә?» – диде. Әбү Һүрайра: «Мин, Аллаһының илчесе», – дип җавап бирде. Шулвакыт Пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгаләнең хәрам иткән нәрсәләреннән саклан, иң гыйбадәтле кешеләрдән булырсың; Аллаһы Тәгалә үзеңә биргән нәрсәләргә риза бул, иң бай адәмнәрдән саналырсың; күршеңә гүзәл мөгамәлә кыл, иманлы булырсың; үзең өчен сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөй, мөселман булырсың; күп көләргә гадәтләнмә, күп көлү калебне үтерә», – диде (Әхмәт, Тирмизи җыентыкларыннан).
Әбү Һүрайра Пәйгамбәрнең тәкъдименә беренче булып җавап биргәч, Пәйгамбәр аның кулыннан тотты һәм шушы биш нәсыйхәтне бирде. Остазның дәрес алдыннан шәкертенең кулыннан тотуы әйтәсе сүзләренең әһәмия­тен күрсәтә.
 
1. «Аллаһы Тәгаләнең хәрам иткән нәрсәләреннән саклан...»
 
Аллаһының хәрамнары – аның тыйган эшләрен кылу һәм кушканнарын калдыру. Һәр мөселманның иң беренче вазифасы – Раббысы кушкан фарызларны үтәү, тыйганнарыннан тыелудыр. Коръән һәм пәйгамбәрнең хәдисләре безгә һәрбер хәрам нәрсәне җентекләп аңлатты, галимнәребез үз хезмәтләрендә җыйды. Хәрамнар төрле дәрәҗәдә була.
Раббы хакы белән бәйле хәрамнар. Әлбәттә, иң зур хәрамнар – үзеңне юктан бар итүче Раббың хакына кагыла. Аллаһыга кагылган хәрамнарны да кешене кяферлеккә чыгара һәм чыгармый торганнарга бүләргә була. Мөселманлыктан чыгара торган гөнаһка белә торып кергән кеше мөселман булудан туктый. Әгәр тәүбә итми вафат булса, мөселман хөкемендә җирләнми. Беркайчан да җәннәткә керми. Мондый төр гөнаһларга Аллаһының барлыгын, фәрештәләрне, китапларны, пәйгамбәрләрне, үлгәннән соң терелүне, җәннәт һәм җәһәннәмне инкярь итүләр керә.
Аллаһыга ышанып та, Аннан башка затларны иляһ урынына кую, аларга табынулар, ягъни ширек гөнаһы кяферлек булып тора. Аллаһыдан, пәйгамбәрдән, диннән мыскыллап көлүләр, күрәзәчелек, сихерләр...
 
Кешене диннән чыгармаучы зур гөнаһларга намаз калдыру, саулыгы булып та – рамазан уразасын тотмау, мөмкинлеге булып та – хаҗ кылмау, байлыгы булып та, зәкятен чыгармау кебек эшләрне кертергә мөмкин. Намаз мәсьәләсенә килгәндә, галимнәр төрле карашларга бүленделәр. Хәнәфи галимнәре: «Әгәр кеше намаз уку бурычын танып, ниндидер сәбәпләр белән укымаса, гөнаһлы мөселман була», – диделәр. Кайберәүләр: «Мин кеше үтермим, урласам да, колхозныкын гына урлыйм. Ке­ше рәнҗетмим. Минем бер гөнаһым да юк», – диләр. Кеше үтерү, урлашулар – бәндәләр белән бәйле гөнаһлар. Кызганыч, күпләр үзен юктан бар кылучы, ризыкландырып, кайгыртып торучы Раббысының хакларын үтәмәүне гөнаһ дип тә күрмиләр. Исламның бар галимнәре, бертавыштан, Аллаһ кушкан биш намазны укымау– урлашудан, аракы эчүдән, зина кылудан, кеше рәнҗетүдән олырак гөнаһ, диделәр. Чөнки тегеләре – адәмнәр, монысы Раббыңның хакы белән бәйле.
 
Хәрамнарның кайберләре адәмнәр хакы белән бәйле.
Кешенең җаны – хәрам, шуңа күрә кеше үтерү, кеше гомеренә зарар китерү, хәтта үз‑үзеңә кул салу зур гөнаһ санала.
Кешенең мал-мөлкәте – хәрам. Шуңа Аллаһ урлашу, риба ашау, алдап сату кебек нәрсәләрне тыйган.
 
Кешенең исем-дәрә­җәсе – хәрам. Зина кылу, гайбәт сөйләү, яла ягу, серләрне фаш итү, бер-береңә хыянәт кылулар – хәрам.
Хайваннар хакы белән бәйле хәрамнар бар: ас­рамага хайван алып, аны ашатмасаң, гөнаһка төшәсең. Мәгълүм хәдистә искә алынган песиен ачтан үтерүче хатын моңа дәлил булып тора.
Диндә янә шундый хик­мәтле нәрсә бар: гөнаһка этәргеч сәбәпнең көче кимегән саен, аның гөнаһы арта. Мәсәлән, карт кешенең зина кылуы яшь кешенең зинасы белән бер булмас. Тамагы тукның урлашуы – ач кешенең урлашуыннан олырак гөнаһ. Зәгыйфь, колга алдашкан өчен, бер төр­ле гөнаһ булса, патшага, халкын алдаганы өчен, гөнаһ күбрәк языла. Шулай ук, кешенең синең каршыңда булган дәрәҗәсе зуррак булган саен, аның хакын үтәмәүнең гөнаһы да арта. Мәсәлән, гади кешене рәнҗетүгә карый, әти‑әнине рәнҗетү күпкә куркынычрак. Пәйгамбәребез: «Күрше хатыны белән зина кылу – башка ун хатын белән зина кылудан куркынычрак. Башка ун йорттан урлауның гөнаһы – бер мәртәбә күршеңнең йортыннан урлау гөнаһыннан җиңелрәк», – диде.
 
Шиксез, иманы булган һәр кеше иң элек Раббысының тыйганнарыннан тыелып, Аның әмерләрен үтәргә тиеш. Шул вакыт ул гыйбадәтнең иң бөек дәрәҗәләренә ирешер. Кайбер кешеләр үзләренчә, ниндидер изге эшләр кылырга тырышалар: кешеләргә ярдәм итәләр, сәдакалар бирәләр, мәчетләр салалар. Карап торсаң, бик юмарт һәм изге булып күренәләр. Әмма шул ук кеше сәүдәсендә берсен алдый, икенчесен майлый, хаксызга кеше малына керә. Сөт сатучы су куша, бәрәңге сатучы эреләрен чиләкнең өстенә тутыра, машина сатучы төне буе спидометрын әйләндерә... Монда бабайларыбызның хикмәтле сүзе искә төшә: «Мең сум сәдака биргәнче, бер сумлык хәрам малдан саклан», – дигәннәр алар.
Кайбер кешеләр бөтен кешеләргә ярдәм итәләр, ашлар җыялар, сәдакалар бирәләр, мәчетләр салалар, ә үз гаиләләрен карамыйлар. Мохтаҗларга сәдака бирү сөннәт (өстәмә саваплы) эш, әмма ир кешегә гаиләсен карау фарыз булып тора. Үз хатынын, баласын кайгыртмый башкаларны кайгырту изгелек булмас. Ә кайбер кешеләр еш кына хаҗларга, ел саен гомрәгә йөриләр, шулай гөнаһларын юалар. Әмма күпме кешеләргә еллар буе әҗәтләрен кайтармыйча тилмертәләр. Өстәмә хаҗ, гомрә кылу – сөннәт эшләр, әмма әҗәтне түләү фарыз булып тора. Һәркем иң элек өстендәге фарызларын кайгыртсын, аннан өстәмә эшләргә күчсен.

2. Аллаһы Тәгалә үзеңә биргән нәрсәләргә риза бул, иң бай адәмнәрдән саналырсың...
 
Үз насыйбыннан ризалык тапкан кеше – иң бәхетле адәмдер. Күңел ризалыгы – тормыш кояшының челләсеннән яшерә торган салкын күләгә кебек. Күпме кешеләр гомер буе кеше малына кызыгып, үзләренә килгән күпме нигъмәттән сукыр булып яшиләр. Кеше байлыгын күрү күңелдә көнчелек һәм дошманлык тудырса, үз кулыңдагысын күрә белү канәгатьлек һәм рәхмәтлелек булдыра. Канәгатьлек нигъмәтенә ирешмәгән кешегә күпме генә байлык өстәсәң дә, ул һәрвакыт фәкыйрь-мескен булып кала. Әгәр нәфесенә кол булган кешегә җир шарының яртысын бүлеп бирсәң, аның беренче соравы: «Ә икенче яртысы кемгә?» – була. Бөтен җирне кулына тоттырсаң, аның күзләре айга карый.
 
Риза хәзрәт: «Аллаһы Тәгалә бүлеп биргән өлешкә риза булу, әлбәттә, зур байлык. «Канәгатьлек – бетмәс байлык». «Юк, юк» дип зарланып, сукранып йөрүчеләр берәр әгъзаларына яки гаилә эчендәге кешеләргә бәла‑каза килсә, шул вакытта үзләренең күпме нигъмәт эчендә булып та, кадерен белмәгәнлекләрен таныйлар вә үзләренең элек зарланып йөргәннәренә үкенәләр», – ди.
Чыннан да, кайвакыт тормыштан зарланып йөрисең дә, Аллаһ башыңа шундый сынау биреп куя, ирексездән: «кичәге тормыш­ларым ничек рәхәт булган икән», – дип авыр сулап куясың.
Әлбәттә, бу мөселман кешесе алга бармас­ка, тормышын яхшыртмас­ка, сәүдәсен киңәйтмәс­кә тиеш, дигән сүз түгел. Динебездә «булганына шөкер ит» дигән канун фәкыйрьлек-мескенлеккә чакыр­мый. «Югарыга карап фикер йөрт, аска карап шөкер ит», – дигәннәр. Хәтта атаның үз балаларына мирас калдырып, аларны мохтаҗлыктан азат итәргә тырышуы да мактаулы эш. Үзеннән соң бөтен байлыгын изгелек юлына калдырыйм дип килгән сәхабәгә пәйгамбәребез өчтән бер өлешен генә бирергә, калганын балаларына калдырырга кушты һәм: «Синең өчен нәселеңне байлыкта калдыру кеше кулына калдыруыңнан хәерлерәк»,– диде («Бохари» һәм «Мөслим» риваятьләре).
 
Чыннан да, тормышны яхшыртканда, үзеңнән яхшырак яшәүчеләргә карыйсың, алар булдыра алганны мин булдыра алмыйммыни, дип тә куясың. Әлхәмдүлилләһ, берәү тырышып галим булды, син аннан үрнәк алып, гыйлем эзлисең. Берәү гөрләтеп сәүдәсен алып бара, яхшы итеп гаиләсен яшәтә, туганнарына ярдәм итә, сәдакалар бирә, бу сине дә тырышырга этәрә, яңа эшләргә илһам бирә. Ә инде тырышканнан соң Раббың күпме бирсә, шуңа Аннан риза булып, чын күңелдән шөкер итәсең. Хәтта башыңа проблема төшкәндә, синнән дә авыр хәлдәгеләргә карасаң, хәлләрең җиңеләеп китә, Раббыңа шөкер кылу җиңелрәк була. Пәйгамбәребез: «Үзегездән түбән булганнарга карагыз, сездән өстен булганнарга карамагыз. Бу Аллаһының нигъмәтләрен кимсетмәскә ярдәм итә»,– диде («Бохари» һәм «Мөслим» риваятьләре).
 
Канәгатьлек – байлык һәм азатлык, канәгатьсезлек – мәңгелек фәкыйрьлек һәм коллыктыр.
 
3. «Күршеңә гүзәл мөгамәлә кыл, иманлы булырсың»...
 
«Күрше хакы – Аллаһ хакы»,– дип халык заяга әйтмәгән. Иманлы кеше булу өчен, күрше хакын белү һәм үтәү шарт. Пәйгамбәребезгә сабак бирергә килгәч, Җәбраил  фәрештә аңа күрше хакында бик күп нәсыйхәтләр бирә иде. Пәйгамбәребез: «Җәбраил фәрештә миңа күрше хакында шулкадәр күп нәсыйхәтләр бирде, күршегә мирас бирәсе булыр дип уйлый башлаган идем», – диде («Бохари» һәм «Мөслим» җыентыкларыннан).
 
 
Ахырын алдагы көннәрдә укыгыз
 
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Түбән Кама Үзәк мәчете имам хатибы

---
Шәһри Казан
№ --- | 07.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы