поиск новостей
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июнь
  • Венера Шәмиева - җырчы
  • Гүзәлия - җырчы
  • Марат Мухин - композитор, аранжировкалаучы
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
Архив
 
05.12.2015 Шоу-бизнес

Быелгы “Татар җыры” нәрсәсе белән үзенчәлекле булачак?

“Татар җыры” XVI Халыкара эстрада-җыр фестивале быел 19 декабрьдә уза. Чарага килә алмаучылар өчен оештыручылар фестивальгә кагылышлы иң соңгы яңалыкларны “Татар радиосы” аша тапшырып барырга һәм чараны “Татар җырын” трансляцияләү хокукын алган бердәнбер телеканал ТМТВ аша туры эфирда күрсәтергә вәгъдә итәләр. Әлеге һәм башка яңалыклар хакында “Татар җыры”на багышланган матбугат конференциясендә сөйләштеләр.

Быелгы фестиваль туган як темасына багышлана. “Татар җыры” XVI Халыкара эстрада җыр фестиваленең баш режиссеры Ирина Алешина әйтүенчә, кеше кая гына барса да туган ягы, туган нигезе турында җырлый. Җырларда да гаилә кыйммәтләре, бәхетле балачак, туган авыл төшенчәләре чагылыш табачак. Россиянең 16нчы төбәк, фестивальнең 16нчы тапкыр уздырылуында да ниндидер символик уртаклык бар. Туган як тематикасы җырчыларның киемнәрендә дә чагылыр, ди фестивальлнең стилисты Алинә Бәдретдинова.
 
– Барлык костюмнар да режиссерның, башкаручыларның теләкләрен исәпкә алып сайланды. Киемнәр ягымлы төсләрдә, тыныч тонда булачак. Барысы да нәфис, зәвыкъ белән, тематикага туры китереп тегелде, - ди стилист.
 
 
 
Фестивальнең алыштыргысыз алып баручысы Гөлназ Сәфәрова быел да үз вазифасында. Быел ул чараны фестивальнең сценарий авторы да булган Айваз Садыйров белән алып барачак.
 
– “Татар җырын” алып барганым бар. Фестивальнең мохитен тоям, тәҗрибәм булганга “Татар җыры”на сценарий язу бик авыр булмады. Сценарий – ул фестивальнең концепциясен ачып бирә тоган корал сыман. Быелгы “Татар җырын”да шаяру, сәясәткә кагылышлы төрттерүләр, юмор, проблемалы фикерләр дә яңгыраячак. Халык безне дөрес кабул итәр дип уйлыйм, – ди “Татар радиосы” баш редакторы Айваз Садыйров.
 
 Бәйрәмдә барлыгы 23ләп җыр яңгыраячак. Фестивальнең бюджеты 12 миллион сум тәшкил итә. Оештыручылар фикеренчә, “Татар җыры” быел да халыкның көтеп алган ел вакыйгасы булыр, мөгаен. Былтыр гына да фестивальне ТМТВ каналы аша 1 миллион кеше караган. Бу рекордлы сан. Татарстаннан тыш, чит төбәкләрдә дә “Татар җыры”н яратып карыйлар. Быел исә Финляндия, Америкадагы татарлар да фестивальне он-лайн режимда карарга теләк белдергән.
 
 
Зәйнәп Фәрхетдинова,Татарстанның халык артисты:
– “Татар җыры”нда катнашу яшьләргә зур стимул, киләчәктә эшләргә этәргеч бирә торган нәрсә. Чит төбәкләрдә бәйрәмнәрдә бер-берсенә “Татар җыры”на билет бүләк итүчеләр дә бар. Куйган тырышлык, башланган эшләр уңышлы үтсен иде.
 
Филүс Каһиров, танылган җырчы:
 –  Казанга беренче тапкыр килүем дә “Татар җыры” белән бәйле иде. Ул акта “Йолдызлар фабиркасы”нда катнашучы яшь җырчы идем мин. Быел “90нчы еллар хиты” номинациясендә катнашам. Әлеге фестиваль ул тамашачы, җырчылар өчен дә зур бәйрәм. “Татар җыры” – ул җыр бәйрәме.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 03.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы