поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.12.2015 Җәмгыять

Казанда кайчан крематорий төзеләчәк?

Шәһәр халкына ияреп, авылда яшәүчеләргә дә зиратта кабер өстенә чардуган куюдан баш тартырга туры килмәгәе. Мәетне соңгы юлга озатуга бәйле кагыйдәләр бөтен җирдә дә бер булырга тиеш, ди түрәләр. Зиратларны тәртипкә китерү эше дәвам итә. Республикада танылган шәхесләр өчен аерым зират кирәкме, дигән сорауга фикерләр төрле.

Ә менә крематорий төзүне хуплаучылар артканнан-арта икән. Анысы кайчан төзеләчәк?
 
Буш урыннар бетә
 
“Республика Татарстан” ре­дакциясендә узган “түгәрәк өстәл”дә республикадагы зират­ларның торышы, мәетләрне җирләүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Беренче карашка әлеге сораулар шәһәр халкын гына борчыйдыр кебек. Авылда җирләү өчен урын таба алмау проблемасы юк сыман. Якын кешеңне, туганыңны үзең теләгәнчә соңгы юлга озатырга мөмкин. Хәтта бер белмәгән кешеләрне дә алып кайтап җирлиләр салаларда. Анысы турында бәхәсләр булгаласа да, зурга җибәрмиләр. Кешене соңгы юлга озатканда ярамый андый нәрсә. Ахыр чиктә, барыбызга да шунда барасы. Тик белгечләр авыл зиратларында урын алган өч, биш, хәтта ун метр­лы чардуганнар белән киле­шергә теләми. Җирне кадерләп тотарга кирәк дигән фикердә алар. Шуңа күрә барлык зиратларда зур кабер ташларыннан гына түгел, чардуганнардан да баш тартырга киңәш итәләр.
“Башкалада барлыгы 34 зират бар, алар 330 гектар мәй­данны били, – дип сөйләде Казан башкарма комитетының җирләү хезмәтләрен оештыру һәм каберлекләрне тәртиптә тоту идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин. – Исәптә торучы зират­ларның нибары икесе тулысынча ябык булып санала. Урын җитә кебек. Зиратларның кайбер­ләрендә ике айга нибары бер мәет җирлибез. Чөнки биредә буш урыннар юк, туганнары алдан алып куйган җирләр генә калган. Мондый зиратны яба да алмыйбыз”. Җитәкче сүзләренә караганда, Казанда елына 13 мең ярым кеше үлә. Шуның тугыз мең тирәсен шәһәр зиратларында җирлиләр. Калган мәетләрне исә авылларга алып кайтып китәләр икән. “Тагын берничә елдан Казан зиратларында буш урын калмаячак”, – диде Марат Ишкин.
 
Бер зиратны икегә бүләләр
 
Мәсьәләне хәл итү юлы бар анысы. Тиздән мөселман зиратыннан ерак түгел урында, М7 трассасы янәшәсендә, ике яңа зират төзелер дип фаразлана. Аларның берсе  яһүдиләрнеке булачак. Моның өчен ун гектарга якын җир бүлеп биргәннәр. “Икенчесенең мәйданы 86 гектар, анысы дини түгел, ә иҗ­тимагый зират булачак, – ди Марат Ишкин. – Аның бер ягында татарларны, ә икенче ягында русларны җирләү каралган. Катнаш никахта гомер иткән ир һәм хатынны, мәсәлән, татарлар ягында янәшә җирләргә мөмкин. Мәрхүмне дини йолаларга туры китереп күмү өчен мөселман зираты бар. Әлеге зиратның үзенә генә хас таләпләре дә гамәлдә. Без аларны махсус документлар ярдәмендә теркәдек. Мәсәлән, кабер ташына фотосурәт куярга ярамый. Халык моның белән килешә, аңлыйлар. Чардуган куюны ничек бетердек дип уйлыйсыз? 1996 елда Тынычлык бис­тәсендәге яңа зиратны ачкан вакытта башланды ул. Сөйләштек тә, биредә чардуганнар булмаячак, дип килештек. Мәрхүмнең туганнары, төнлә койма аша зиратка кереп, чардуган куеп китә иде. Андыйлар белән ике-өч ел көрәштек. Нәтиҗәдә барыбер без дигәнчә булды. Халык та моның белән ризалашты. Чардуган кую  ул – артык акча түгү генә. Аның бәясе ун меңнән йөз мең сумга кадәр җитә. Иҗтимагый зиратта чардуганнар булмаячак”.
 
Яңа зиратта машина кую урыныннан тыш, мәчет һәм чиркәү өчен дә мәйданнар каралган. Кабер казу өчен урыннарны компьютердан карап кына бүлеп бирәчәкләр. Иҗтимагый зират ачылгач, киләсе, ким дигәндә, утыз елга башкалада мәрхүм­нәрне җирләү мәсьәләсе хәл ите­лергә тиеш.
 
Аерым түгел, бергә
 
Танылган шәхесләр өчен мемориаль комплекска урынны да шунда тәгаенләп куйганнар. “Аерым зират кирәкми, – ди Марат Ишкин. – Җир астында барыбыз да бертигез. Кешеләрне бүлеп карарга ярамый дип саныйм. Зират уртасында аерым мәйдан бүлеп бирергә тәкъдим итәбез. Биредә яшеллек җәяргә, аны махсус төзекләндерергә мөмкин. Турист­ларны да җәлеп итәчәк бу”.
 
Мемориаль комплекста та­ныш-белешләр аша урын алып булмаячак дип тә ышандырдылар. Биредә кемнәр җирлә­нә­чәген махсус эш төркеме вәкил­ләре хәл итәчәк, дип фаразлана. Бүген әлеге төркемгә кемнәр керәчәген ачыклау юнәлешендә эш алып баралар. Соңгы сүзне республика башлыгы әйтәчәк.
“Казанга бик күп туристлар килә, алар арасында танылган шәхесләрнең каберләре белән кызыксынучылар да шактый, – дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. – Еш кына Габдулла Тукай, Шиһа­бетдин Мәрҗани кайда күмелгән дип сорыйлар. Әмма кунакларны зиратларның кай­берләренә алып барырга да уңайсыз. Чөнки анда тәртип юк. Дөрес, хәзер чистарта башладылар. Чит илләргә баргач, зиратларында да булганым бар. Анда зур агачлар, чардуганнар юк. Алга киткән илләрдә мемориаль зиратлар музейлардан да яхшырак бит. Танылган шәхесләрне аерым зиратка күмүдән уңай­сызланырга кирәкми. Дан казанганнар икән, димәк, алар моңа лаек”.
Гражданлык җәмгыяте институтын үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый палата вәкиле Евгений Кабыш исә мәсьәләнең икенче ягын күтәрде. “Мемориаль зират төзербез, тик алга таба биредә кемнәрне күмәчәкләр соң? – диде ул. – Танылган шәхесләр буыны бетеп бара. Зиратка килгән туристка кемне күрсәтерләр?” Кыскасы, бу зират турында бәхәсләр булмый калмас әле. 

Бер урын – 25 мең сум
 
Крематорий төзү мәсьәләсен әкренләп хәл итә башлаганнар, ахры. Республикада яшәүчеләр арасында мәет яндыру бинасы сорап мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Татарстанда бу эшне башкарып чыгу авыр булачак, әлбәттә. Моның белән “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар да килеште. Ни дисәң дә, мөселманнар халык­ның яртысыннан артыгын тәш­кил иткән төбәктә мәет яндыру миче булдыруга бәйле төрле фикерләр бар. Өстәвенә крематорий төзү шактый чыгымнар таләп итә. Аны эшләтеп җибәрү өчен ким дигәндә ике мич кирәк. Берсе ватылган очракта, икенчесе гел эшләп торырга тиеш. Крематорийга килгән кешене бер атнадан килегез дип борып җи­бәреп булмый бит. Белгечләр мич төзүнең отышлы ягын исәп­ләп чыгарган. Яңа иҗтимагый зиратта 30-50 елга кадәр урын җитсә, мич ярдәмендә бу хакта 100 елга кадәр онытырга мөмкин икән.
 
Казан башкарма коми­те­ты­ның җирләү хезмәтләрен оештыру һәм каберлекләрне тәр­типтә тоту идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, оешмага елына 60-70 кеше крематорий төзүне сорап мөрәҗәгать итә. Төзелешкә киткән чыгымнарны каплау өчен кимендә 10-15 ел кирәк булачак, дип фаразлана. Шуңа күрә үзебез тө­зегәнче, инвестор табуы җиңел­рәк. Тик  акча чыгарып салырга ашыкмыйлар. Моңа кем генә риза булыр икән? Дөрес, крематорий төзелгән очракта, тагын өч-дүрт елдан халыкта мәетне яндыру культурасы барлыкка киләчәк, диләр. Тик мичләрнең язмышы турында ышандырып әйтүче генә юк. Разил Вәлиев фи­керенчә, иң элек халык арасында сораштыру үткәрергә кирәк. Ихтыяҗ бар икән, алга таба нишләргә кирәклеген уйларга мөмкин.
 
Әлегә исә Татарстанда крематорий төзергә теләк белдергән бер инвестор гына тапканнар. “Тик аның белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә генә җай чыкмый”, – ди Марат Ишкин. Эшмә­кәрне республикада нәрсә кызыксындырган? Әлегә бу сорау ачык кала. Новосибирск шәһә­рендә, мәсәлән, крематорий хуҗасы шунда ук мәетләрнең көле салынган тартмаларны сак­лау урыны – колумбарий да оештырган. Хәзер биредәге урыннарны сата икән. Иң очсызы 25 мең сумнан башлана. Шунда ук агачлар да үсеп утыра. Телисең икән, тартманы агач төбенә дә күмәргә ярый. Ул агач синеке булып исәпләнә.
 
“Болай көтеп утырсак, крематорий булмаячак та, – диде Евгений Кабыш. – Мәсьәлә Хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Әгәр мичләр кирәк дип табалар икән, төзелеш өчен акчаны бюджетка кертергә кирәк”. Бүген Россиянең 13 шәһәрендә 16 крематорий бар. Аларның күбесе дәүләтнеке. Казанга иң якыны Мәскәү һәм Екатеринбург шә­һәр­ләрендә урнашкан. Соң­гысында үлүчеләрнең 63 процентын, ягъни елына тугыз мең мәет яндыралар. Дөнья күлә­мендә беренчелек – Япо­ниядә. Бу илдә мәетләрнең 98 процентын крематорийга озаталар. Мө­селман илләрендә бу хакта сүз дә булырга мөмкин түгел. Бездә нәрсә эшләрләр – әлегә билгесез. Ни хикмәт, хәзер үлдең дә котылдың түгел.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»