поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.12.2015 Мәгариф

Һаман бүки эзлиләр

Мәскәүнең чираттагы “күчтәнәче” – балалар бакчаларында тәрбия, милли мәктәпләрдә белем бирү бары тик рус телендә генә барырга тиеш. Татар теле дә, Россиядәге башка телләр дә илнең иминлегенә куркыныч тудыра. Бу – федераль үзәктә уйлап табылган рус теле һәм әдәбияты фәннә­рен укыту концепциясе нигезе.

Тарихны ни рәвешле укы­тырга, кайсы вакыйгаларга басым ясарга кирәк­леген өйрәткән концепция ясалганнан соң, федераль үзәк рус теле һәм әдәбиятын кайгырта башлады. Россия мәктәпләрендә аны ничек һәм нинди күләмдә укытырга икәнлеген ачып сала торган концепция проектын әзерләү күптән бара. Аның башында РФ Дәүләт Думасы, төгәлрәк әйткәндә, аның рәисе Сергей Нарышкин тора. Проекты әзер, ул җәмә­гатьчелеккә чыгарылды, фикер алышырга кирәк, диләр. Әмма концепциянең бу рәвешле кабул ителүе милли республика өчен куркыныч. Ул гамәлгә керсә, татар мәгарифенә дә, мәдә­ния­тенә дә, мәгълүмат чараларына да ясин чыгылачак. Татардан бер атама гына калу ихтималы да бар.
 
Бик мәзәк килеп чыккан бу концепция. Мәсәлән, проектта төп фәннәр рус телендә укытылырга тиеш, бу – белем бирүнең нәти­җәле юлы, диелә. Ягъни аны әзерләүчеләр милли мәк­тәп­ләрдә беренче сыйныфтан ук барлык фәннәрне дә диярлек русча укытуны алга сөрә.  Татарстанда  мәк­тәп­ләрнең гомуми саны – 1417. Моңа өстәп тагын 369 башлангыч һәм тугыз еллык мәктәпләр бар. Шушы исәп­тән 785 мәктәп татар те­лендә белем бирүче уку йортлары булып санала, 200е – рус телен тирән­тен өйрәнүче мәктәпләр. Әле шуны да онытмыйк: рес­публикада 98 чуаш, 29 удмурт, 20 мари, 4 мордва, 1 яһүд, 1 башкорт мәктәбе эшли. Алар да укыту, тәрбия эшен үз телләрендә алып бара. Шулай ук татар  балалар бакчаларын да санарга кирәк. Концепциядәгечә эш­лә­сә­ләр, алар милли тел­ләрдән баш тартырга тиеш булачак.
 
Тоташ рус телле мохит булдырырга тырышып, проект авторлары укы­тучы­лар­ның, тәрбиячеләрнең рус телендә камил сөйләшергә тиешлеген ассызыклый.  Мо­ңа өстәп рус теле һәм әдәбиятыннан белемне арттыру ниятеннән әдәбият, матбугат, музейлар, китап­ха­нәләр, театрлар, нәшрият­лар мәгариф системасы бе­лән берләшергә тиеш, аның өчен  өстәмә дәүләт программалары булачак, имеш. Бу оешмалар барысы да рус телен өйрәтү эшенә керә­шәчәк.
 
Әйтерсең лә, Россиядә руслардан башка бер генә милләт тә юк! Проект автор­ларының милли мәгариф сис­темасы турында ишет­кән­нәре дә булмаган. Ә без кайда, безнең телне ниш­ләтәсез, дип кычкырасы килә. Хәер, бу концепциянең өлгесе әлегә кабул ител­мәде. Республика аның бе­лән килешми һәм килешергә дә тиеш түгел. Аяк терәп булса да, милли мәгариф сис­темасын саклап калырга бурычлыбыз. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да мөрә­җәгать әзерләде, Хөкүмәттә дә бу турыда сөйләшү бара. Ә җомга көнне Татарстан Дәүләт Советында “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү уз­ды.
 
Федераль үзәктә дә бу концепцияне хупламаучылар бар, алар арасында – билгеле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре. Татарстанда яңа концепциягә карата ка­нәгатьсезлек белдерү башлануын күреп, бу мәсьәләне чишү юлын эзләү өчен, Казанга Россия Президенты каршындагы рус теле буенча совет әгъзасы Людмила Вербицкая, бөтен­рос­сия рус теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе рәи­се Людмила Дудова һәм оешма әгъзасы Леонид Московкин килде. Моннан тыш Чуашстан белән Башкортстаннан да вәкилләр бар иде. Сөйләшүдә, рус телен кайгырту кирәк, әмма милли телләргә нинди урын калдырыла, дигән сорау куелды. Рус теле һәм әдәбияты концепциясе Россия Консти­туциясенә дә, законнарына да каршы килә, ул дәүләттә гауга чыгарырга мөмкин, дигән фикерләр ишетелде.
 
Яңа концепцияне төзү­челәр милли республикаларны бүки урынына күрә. Алар фикеренчә, биредә рус теле начар укытыла, БДИ, ДЙАларның күрсәткечләре начар. Рус телле булмаган мохиттә балалар үзләрен россиялеләр дип санамый дип шик белдерәләр. Гәрчә республика күп тапкыр  моның киресен исбатлады. Галим Леонид Московкин да, БДИ күрсәткечләренең начар булуының статистикасы юк, нишләп аңа нигезләнеп фикер йөртелә, дип аптырый. Ул: “Милли республикаларда  БДИны начар бирә­ләр, рус телендә камил сөй­ләшмиләр дигән сүзләр дө­реслеккә туры килми. Милли мәгариф нигезендә дә рус телен өйрәнү бар. Аны укыту түбән дәрәҗәдә булуның дәлил­ләре юк. Билингвизм булган җирдә рус телен белү начар куелган дип әйтә алмыйбыз. Мондый документ кабул итү гауга чыгарырга мөмкин. Милли мәгариф сис­темасын исәпкә алмау – зур ялгышлык”, – дип чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, журналистлар белән аралашканда, Людмила Вербицкая  да Татарстанда ишеткән русча сөйләмне камил дип бәя­ләде. Моннан тыш ул рус балаларының да татар телен өйрәнүе дөрес, татарлар белән бергә яшиләр бит алар, диде.
 
“Түгәрәк өстәл”дә КФУ галимәсе Резеда Мөхәм­мәтшина: “Концеп­ция­дә­ге­чә барлык фәннәр русчага күчсә, балалар бакчаларында бары тик рус телен­нән тест уздырылса, милли мәга­рифкә ясин чыгыла дигән сүз. Татарстанда тел, гореф-гадәтләр, буыннар чылбыры, гаилә кыйммәт­ләре буш сүз түгел, безгә алар кадерле. Туган телне белмәгән маңкортлар буыны тәрбия­ләнсә, бу кемгә файдага? Рус теле һәм әдә­бияты сәгать­ләре күп булу кешедә “россияле” дигән хисне арттыра дип уйлау – ялгышлык”, – дип сөйләде.
 
Татарстан Дәүләт Со­ветының Мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев үз чыгышында бу рәвешле язылган кон­цепциянең икенче Украина китереп чыгару куркынычы бар, диде. “Концепция авторлары Россия Конституциясен дә, “Телләр турын­да”гы Законны да белми дигән хис кала. Төп канунда: “Россия гражданнары туган телендә белем алырга хокуклы”, – дип акка кара белән язылган. Ә концепциядә рус теле өстенлек итә. Килешәм: рус телен үстерергә, камил­ләштерергә кирәк. Тик сорау туа: кемгәдер сәгатьләр өстәлә икән, димәк, кемнекедер кими булып чыга. Мәктәпләрдә рус телен күбрәк укыту нинди фәннәр исәбенә башкарылачак? Бу эш татар теле яки башка милли телләр исәбенә башкарылыр дигән куркыныч бар.
 
Тигезлек, тынычлык телибез икән, баланс булсын. Рус теле  һәм әдәбиятын укы­ту концепциясе бар икән, димәк, милли телләрне өйрәтү, бу телләрдә белем бирү концепциясе дә язылырга тиеш. Украинадагы вакыйгаларның бездә кабатлануын беркем дә те­ләми”, – диде ул.
 
“Түгәрәк өстәл” вакытында РФ Президенты Владимир Путинның рус теле һәм милләтара проблемалар советлары утырышында, рус телен кирәкле күләмдә өйрәнергә, аны камил белергә кирәк, ләкин шул ук вакытта милли телләр дә яшәргә, үсәргә тиеш, дигән сүз­ләре искә төшерелде. Тик бу ничек исәпкә алыныр – әлегә берсе дә әйтә алмый. Милли мәгарифне саклау эшендә Татарстан да бер ялгызы калмас дигән өмет бар. Чөнки бу проблема безгә генә түгел, Башкортстанга да, Чуашстанга да, Сахага (Якутия) да, башка милли республикаларга да кагыла. Авызларына су капкандай дәшмичә калырга тиеш түгелләр, аларның да бу хакта фи­керләре  мөһим. Татар, өметсез шайтан, ди. Депутат Разил Вәлиев әйт­мешли, Людмила Вер­бицкаяның абруе зур, Мәскәүдә Татар­станның фикеренә колак салмый калмаслар, шәт.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»