|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2015 Җәмгыять
Финляндиядәге татар мәхәлләсе имамы Рамил хәзрәт Беляев терактлар турында җирле телеканалда чыгыш ясаган (ФОТО)Парижда булып үткән терактлар бөтен дөньяны мәш килергә мәҗбүр итте. Андагы мәхшәр көне (13 ноябрь) турында видеосюжет күрсәтмәгән телеканал, французларның кайгыларын уртаклашмаган радиостанцияләр, бу турыда язып чыкмаган газета-журналлар калмады диярлек. Ә инде интернет турында сөйләп торасы да юк. Бу канкойгыч вакыйгаларга дин әһелләре дә каршы чыкты, безнең имамнар да моңа карата үз аңлатмаларын масса-күләм иноформация чараларында бирделәр, шул исәптән чит илләрдәге рухи лидерларыбыз да. Мәсәлән, Финляндия татар мәхәлләсендә ун елдан артык мөселман җәмгыятенең баш имам вазифасын башкарып килүче мөхтәрәм якташыбыз (Сафаҗай) Рамил хәзрәт Беляев MTV 3 дигән фин телетапшыруында туры эфирда чыгыш ясаган. Безнең хәзрәттән тыш, бу тапшыруга фин чиркәвенең атакае Карле Каллияла һәм яһүд мәхәлләсе рәисе Ярон Надборник чакырылганнар. Рамил хәзрәткә килгәндә, ул Парижда булган террорчылар һөҗүмен, Ислам кануннарына тая¬нып, кешелеккә каршы олы гөнаһ икәнлеген исбатлаган. “Әгәр бер кеше бер гөнаһсыз икенче кешене үтерсә, ул бөтен дөньядагы кешелекне үтергән кебек булачак”, - дип әйтелгән изге Коръәндә. Чөнки безнең Рамил хәзрәт әйтмешли, кеше гомере Аллаһының аңа биргән иң олы бүләге һәм аңа кемнең дә тияргә хакы юк. Нәкъ менә шул турыда фин телевидениесендә фин татарлары имамы сөйләгән дә. Моның белән, әлбәттә, башка дин әһелләре дә килешкән. - Бу эфирда мультикультуризм мәсьәләсе дә күтәрелде. Кайбер сәясәтчеләр фикере буенча: “Күпмәдәниятчелек Европада капма-каршылык тудыра, ул бездә ияләшмәячәк, шуңа ки зур проблемалар да килеп чыга, - диләр алар. Шәхсән мин Финляндиядә йөз елдан артык башка милләтләр белән тату яшәп килгән татарлар мисалында бу фикерне кире кагарга тырыштым. Татарларның теле, дине, мәдәнияте башка булса да, без фин җәмәгатьчелегенә сыеша алдык, хәтта утлы сугышларда катнашып, Финляндиянең бәйсезлеге өчен үлеп калучыларыбыз да бар. Бүген дә милләттәшләребез Финляндия дәүләтенең социаль-экономик хәлен тазарту һәм ныгыту өчен кыйммәтле хезмәтләр башкарып килә, дидем үз чыгышымда. Илдә дөрес сәясәт алып барылганда, социаль тетрәнешләр булмаганда, төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус яшәячәк. Һәм моны раслаган мисаллар өчен ерак йөреп торасы юк. Үрнәк итеп безнең Татарстанны һәм Түбән Новгород өлкәсен китерергә мөмкин, - диде Рамил хәзрәт безнең белән корган әңгәмәдә.
О.ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|