поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.11.2015 Җәмгыять

Татарда кушамат ничек кушыла?

Сугыштан соңгы бик авыр еллар. Фәгыйлә әби, балалар ачтан үлмәсен дип, чуваш авылларына дога укып өшкереп йөрергә чыгып китә. Заманына күрә бер генә дога белсә дә, ул аның ахырын бик әйбәт теләкләр белән тәмамлый торган була. Бервакытны малае Сәлимне дә үзе белән алып бара.

– Мәтүки, мәтүки, сидики-сидики, буки-буки, әпсен-төпсен, бөтен авыруың бетсен, каян кердең шуннан чык, – дип, күп итеп кабатлап, куллары белән ышкый-ышкый, төкереп өшкерә башлагач, малае көлеп җибәрә.
Әби, башын күтәрмичә генә: “Көлмә-көлмә, Сәлим улым! Сиздерәсең, бер пот оннан биздерәсең, түзсәң түзеп тор, түзмәсәң, чыгып тор!” – ди.
Нәтиҗәдә боларга “Мәтүк” кушаматы тагылып кала.
 
«Америк Сөләйман»
Сөләйман абый сугыштан, бер үлгән нимеснең аягыннан салдырып, өр-яңа ботинка киеп кайта. Авылда бар кеше дә, бу ботинкага кызыгып: “Кайдан алдың?” – дип сорыйлар. Сөләйман абзыйның ниместән салдырдым дип әйтәсе килми.
– Американский ботинка – миңа “америклар” бүләк итеп бирделәр, – дип мактана.
Шуннан “Америк Сөләйманы” дигән кушамат үзенә дә, балаларына да тагылып кала.

«Ир булдык Әсхате»
Көннәрдән бер көнне 17 яшьлек Әсхать әнисенә: “Минем тавык ите ашыйсым килеп китте, әллә ир булдым инде”, – ди. Авыр вакыт, юк замана. Әнисе ни әйтергә дә белмичә, моң-зарын күршесенә сөйли. Кушамат дигән нәрсә ул бик тиз ябыша бит. Шулай итеп, “Ир булдык Әсхате” кушаматы Әсхатькә генә түгел, нәселенә дә тагылып кала.
 
«Шүрәле абыйсы»
Мәктәптә татар теле дәресе бара. Укытучы Наҗия апа: “Балалар, РОНОдан комиссия килергә тиеш, әгәр дә Габдулла Тукай кем ул дип сорасалар, берүк аптырап калмагыз: “Су анасы”н, “Шүрәле”не язган олы шәхес һәм шагыйрь ул”, – дип аңлата.
Күп тә үтми, комиссия килеп төшә. Дәресне авыррак үзләштерүче Габделәхәттән РОНО вәкиле: “Габдулла Тукай кем ул?” – дип сорый. Габделәхәт бер дә аптырамыйча:
– Шүрәленең абыйсы, – дип җавап бирә.
Шул вакыйгадан соң Габделәхәт урамда күренсә, “Әнә, Шүрәле абыйсы килә”, – дип кенә җибәрә башлыйлар.
 
Фәнис НУРЕТДИНОВ. Чаллы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.11.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»