|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2015 Мәдәният
“Чаллы ТВ”га яңа җитәкче куйдылар“Чаллы ТВ” телерадикомпаниясе белән җитәкчелек итәргә Татарстанның танылган тележурналисты Зөфәр Дәүләтшин билгеләп куелды. Бу минутларда яңа җитәкчене коллективка “Татмедиа” АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тәкъдим итә. 2015 нче елның июненнән “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясе гендиректоры вазифаларын вакытлыча башкарган Марина Коновалова “Татмедиа” АҖ генерпаль директорының телевидение һәм радиотапшырулар буенча урынбасары вазифасында төп эшчәнлекне алып барачак. Фәрит Шаһиәхмәтов аңа телерадикомпаниядә шушы айлар дәвамында бшкарган эше өчен рәхмәт җиткерде. Белешмә өчен. Зөфәр Дәүләтшин 1972 нче елның 26 нчы сентябрендә Казанда туган. “Журналистика” белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1991-1996 еллар).
Эш этаплары: 1996-1998 еллар – “Эфир” телерадикомпаниясе корреспонденты (Казан шәһәре);
1998-2000 еллар – “Татарстан “ДТРК (Казан) радиосында җиде республиканың берләштерелгән “Между Волгой и Уралом” радиожурналы баш редакторы, яшьләр программалары редакциясе бүлеге мөдире;
2000-2002 еллар – «Пилот МС» ҖЧҖ арт-директоры (PR, видеопроизводство, реклама кампанияләрен эшләү (Казан);
2002 – 2003 еллар – «Эфир» (Казан) хәбәрчесе, «Эфир» (Казан) редактор-алып баручысы;
2004 – 2006 еллар – “Эфир” ҖЧҖ бүлеге (Түбән Камадагы филиалы, яңалыклар хезмәте һәм программалар производствосы җитәкчесе) директоры урынбасары;
2007 – 2008 еллар – Казанда «Коммерсантъ»ЯАҖ, пиар буенча менеджер, «Коммерсантъ» газетасының айлык кушымтасы Quality (Казань) мөхәррире;
2008 ел – «ИРА «Комсомольская правда» ҖЧҖ мөхәрриренең махсус проектлар буенча урынбасары, «Аргументы и факты – Казань» гезетасы шеф-мөхәррире;
2009 елның гыйнварыннан – парламент хәбәрчесе, «Семь дней» сәяси күзәтүчесе, “Яңа гасыр” ТРК” ААҖ нең «Черное озеро» документаль сериалы продюсеры.
--- |
Иң күп укылган
|