поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 10 Декабрь
  • Ринат Мөхәммәдиев - язучы
  • Светлана Сабирова - җырчы
  • Гариф Гомәр (1891-1974) - журналист
  • Марсель Бакиров - галим
  • Александр Груничев - дәүләт эшлеклесе
  • Әхмәтзәки Вәлиди (1890-1970) - галим
  • Флүр Гайнемөхәммәтов - баянчы
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
28.11.2015 Мәдәният

Фердинанд Сәлаховны тыңлаган музыка белгече: «Бу егетнең тавышы юк, булырга да мөмкин түгел» дигән

«Талантлы булу бәхет кенә түгел, фаҗигадер дә. Күңелендә шул чаклы моң саклаган кешенең күңел кыллары да бик нечкәдер. Ул без сизмәгәнне дә сизәдер, без тоймаганны да тоядыр. Ә дөнья, тормыш, вакыты-вакыты белән, шактый ук тупас. Шушы тупаслык талантның нечкә кылларына килеп бәреләдер дә кылларының берсе шартлап өзеләдер.

Бәргәләнгәч, вакытлыча гына булса да онытылып тору өчен «синдәй-миндәй бозаулар» түбәнлегенә төшеп, бүтәннәр сыманрак кыланып карарга мәҗбүр буладыр. Талантлар сирәк...»
 
«Бу егетнең тавышы юк!»
 
Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховның 60 яшьлек юбилее уңаеннан Филармония концертлар залында узган тамашадан соң, нигәдер Туфан аганың әлеге юллары кылт итеп күңелдә яңарды. Шыгрым тулы залны бер тән, бер җан итеп, 3 сәгать тә 45 минут (!) буе илаһи бер рухта яшәткән әнә шундый сирәк талантларның берсе белән очрашты тамашачы. Җырчының бөтен тормышы күз алдыннан узгандай булды.
 
...Менә ул – кечкенә малай, койма буена өелгән бүрәнәгә утырган да беренче тамашачылары – дус малайларына үзенчә концерт бирә. Үсә төшкәч, кичләрен авыл урамнары буйлап җырлап уза. Ул да булмый, Апас урта мәктәбен тәмамлаган 17 яшьлек егет, җеп сеткага тарих китаплары тутырып, Казанга үз бәхетен эзләп чыгып китә. Аны тыңлаган музыка белгече: «Бу егетнең тавышы юк, булырга да мөмкин түгел», – дигәч, нишләсен – медицина институтына укырга барып керә.
 
 
– Шушы бер җөмлә гомеремнең биш елын саташып йөрүләр белән уздырды, – ди җырчы.
 
Ә инде ярты елдан, җырлаганын ишетеп, «Консерваториягә кил, икенче курска алабыз», – диләр. Тик институтны ташлап, консерваториягә килсә, армия­гә алып китәчәкләре көн кебек ачык – анда хәрби кафедра юк. Ни тегесе, ни бусы дигәндәй, ярты юлда өзелеп калачак. Язмыш аны барыбер үз юлына чыгара – 1977 елда армиядән кайтуга, Казан дәүләт консерваториясендә Нәҗип Җиһанов белән очраша. Егетне тыңлаганнан соң, Җиһановның педагогларга күрсәтмәсе шундый була: «Бик музыкаль. Тавышын үстерергә. Моңына тимәскә!» Шул килүдән, ул, махсус программа белән, профессор Зөләйха Хисмәтуллина классында укый башлый. Өченче курста укыганда ук халык көйләрен үз иткән егетне филармониягә эшкә чакыралар.
 
Шунысы бар, тормышта нинди генә каршылыклар очрамасын, ул бервакытта да бая әйткән «бүтәннәр» рәтенә төшми. Ул үзгә. Үз мөмкинлекләрен, тормышта үз урынын, үз дәрәҗәсен белә. «Халык җыры җырлап тамак туйдырып булмый» диючеләргә дә шуның киресен дәлилләп килә. Була! Чүпне чүбектән аермаслык түгел безнең тамашачы. Аера! Шуңа күрә дә бөтен җырчыга да эләкми ул басып алкышлаулар. Репертуарыңда «Эскадрон», «Ах, җаныем Бибисара», «Ах, Ырымбур кала» кебек бәгырьдән чыккан моң белән сугарылган дистәләгән затлы җыр булса, бигрәк тә... Дөньяның 37 илендә башкара Фердинанд Сәлахов ул татар халык җырларын. 37 илдә гастрольдә булган тагын кемнәр бар икән татар җырчылары арасында?
 
– Читтә гел фольклор, гел халык җырлары сорыйлар. Бөтен дөнья тере музыкага җырлый. Чөнки сентизатор җырның бөтен мәрҗәнен коеп бетереп, шәрәләндереп калдыра. Халык көйләрен бигрәк тә инде. Без җырда сузып торырга тиешле урыннарны «фермато» дип атыйбыз. Ә сентизаторга җырлаганда, син ул урыннарны атлый-йөгерә узарга тиеш буласың. Синең белән урамда күрешкәндә, хәл белеп сөйләшеп тору яхшымы, әллә сәлам дип узып китүме? Сентизаторда бөтен ноталар да тиз-тиз «сәлам биреп узып китү» ягын гына карый, – ди ул.
Менә шундый көтелмәгән чагыштырулар белән сөйләшә Фердинанд Сәлахов.
 
Булганнан бар да була
 
Җырчының юбилей концерты өчен сценарийны кем язды икән дип кызыксыну да беркатлылык булыр кебек. Әлбәттә, үзе. Шул исәптән концерт барышында алышынып торган 8-9 костюмны тегүче дә ул үзе. Шактый җырны Ярамир белән «Бер аваз» дуэтында башкарганлыктан, кайсыбер номерларга икешәр костюм тегәргә туры килгән булса кирәк әле... Концертның алып баручысы да, нигездә, үзе булды. Шулай булмый ни, Казан телевидениесендә тапшырулар алып барган кеше ләбаса Фердинанд Сәлахов. Үзе алып барган «Түрдән узыгыз», «Киң күңел», «Кара-каршы» (соңгысын «ШК» ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова белән бергәләп алып бара иделәр) тапшыруларын бергә тупласаң, җәмгысы алты еллык стажы бар аның телевидениедә.
 
Ни генә эшләсә дә, әлбәттә, Фердинанд Сәлахов иң беренче чиратта – җырчы. Сүзнең кадерен, моңның бәһасен белүче җырчы. 110 җыр кергән дискын тыңласаң, шуларның 34е халык җырлары булуын искәрми калмыйсың. Барысы да артистның тавыш мөмкинлекләрен күрсәтеп торган җырлар. Шуның өстенә, үзенең бар булмышы белән, тамашачының зәвыгын да тәрбияли җырчы. Бүгенге көндә артистлар арасында күпләр стилист ярдәменә таяна, әмма Фердинандның бу яктан да үз фишкасы. Ул үзе стилист, үзе модельер, үзе тегүче. Әле шуның өстенә бик яхшы бәйләгәнен дә беләм. Юк, юк, бернинди махсус курслар түгел... Үзе әйтмешли, нужадан. Әбисе өйрәтә бәйләргә.
 
– Мин бит 13 яшемдә әти-­әни урынына калган кеше. Әти вакытсыз вафат булды. Әнкәй авырып, хастаханәдә ятты. Апа Мәскәүдә укый иде ул чакта. Без – өч малай – 83 яшьлек әби белән калдык. Күрше авылга 7 чакрым йөреп укыйм. Носки тетелә дә төшә бит инде ул. Әби йон эрләр иде – үзенең күзе күрми. Мин бәйлим... Консерваториягә килгәч, пианистка әйтә: «Бәйләп кара әле син. Бәйләм энәсенең бармакларны хәрәкәтләндерергә файдасы бар!» – ди. Ул мине пианинода уйнарга өйрәтә алмады, аның каравы, мин аны бәйләргә бик тиз өйрәттем. Ул чагында улым Маратка комбинизон бәйли идем, – ди Фердинанд әфәнде.
 
Татарны уятып кайта торган җырчы
 
Һәр башкаручы сәхнәгә үз җыры белән килә. Фердинанд Сәлахов репертуарында да үзе табып, үзе казып чыгарган, могҗиза белән кулга кергән җырлар шактый. «Алма-Атаның алмалары», әйтик, Казахстанда яшәүче Халит ага Галиәкбәров белән очрашу истәлеге буларак кадерле җырчыга. Халит ага репрессиягә эләгеп, Алма-Ата янындагы Талгар шәһәрендә төрмәдә утыр­ган. Әсирләр еш кына шушы җырны җырлый торган булганнар. Хәзер әнә «Алматаның алмасы»н бөтен дөнья җырлый. «Яна йөрәкләр», «Бардым урманга» да шундый «үз тарихы» булган җырлар аның өчен.
Җырны юлдаш итеп, башка җырчылар аяк басмаган Сахалинга кадәр барып җиткән Фердинанд Сәлахов. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исә: «Фердинанд Сәлахов, кая гына барса да, татарны уятып кайта торган җырчы. Шуңа күрә кайда авыр участок, кайда проблема бар – без аны шунда җибәрәбез», – ди.
 
 
 
– Проблеманы без аны үзебез китереп чыгарабыз. Өч татар булса, биш партия төзи. Сахалинда да әнә шундый конфликтлы вазгыять иде. Мохит шундый, шуның өстенә Дашкалар, Манькалар булып урыслашып та беткәннәр. Бер атна буена эшләдек без алар белән. Без киткәндә, үз исемнәренә, үз асылларына «кайтып» калды алар, – ди җырчы. – Син аның белән дус булма, менә моның белән кодагый бул дип кенә мөнәсәбәтләрне җайга салып булмый, ә менә ҖЫР белән тәэсир итәргә була. Мин аларның нәрсәдән елаганнарын, нәрсәдән көлгәннәрен бик яхшы беләм. Сара Садыйкованың «Әйләнеп кайталар киткәннәр»ен җырлап җибәрәсең...
 
Туган ил, туган җир сыймый шул, сыймый шул
Яулыкка төйнәгән туфракка, туфракка...
Яки Рамазан Байтимеров сүзләренә «Сагыш»ын:
Баш очымда салып калдырырга
Туфраккаен йөрттем кесәмдә...
 
Менә шуларга барысы да ярсып елыйлар. Узган ел Бишкәктә эшләдек. Наил Сәгъдиев исемле безнең дус музыкантыбыз тальянда уйнаганда, кәләпүшен битенә каплап елап утырды бер абзый. Җырда сүз тәэсире, сүз көче бар, моң бар... Кеше күңеленә зур сәнгать белән генә үтеп кереп була.
 
Балалар йорты яки «песня абый»
 
Әгәр дә моннан 25 еллар элек бөтен барлыгы белән җәнҗаллы бер тапшыру карамаган булса, Фердинанд Сәлаховның сукмагы ул тарафларга салыныр идеме икән? Очраклылык? Ай-һай, бу юл үзенә теләсә кемне китерер микән? Фәрештәләр дип атыйлар андый балаларны чит илләрдә. Нәкъ менә шундый үзгә булганга әти-әниләре баш тарткан да инде алардан. 102 бала. Шулардан бөтен дөньясы йөз җыерган бер мәлдә, детдом хезмәткәренең: «Тимәсеннәр алар безнең балаларыбызга», – диюе аны өнсез итә. Шуларга безнең балаларыбыз дип әйтер өчен нинди кеше булу кирәк, дип озак уйлана. Түзми – бара. Һәм менә 25 ел буе ул әлеге сабыйларның дустына – «песня абый»ларына әверелә. Алар белән дөньясын онытып бии, җырлый. Елның елында хәйрия концертлары оештыра.
– Андагы хезмәткәрләрнең балаларны юганын, чистартканын карап торсаң, син үзеңнең беркем түгеллегеңне аңлап кайтасың... – ди җырчы.
 
Тормыш сынаулары
 
Ходай Тәгалә, яраткан бәндәмә сынауны күп бирермен, дигән. Ике елда өч операция уздырырга туры килә аңа. Соңгысы бу елның 24 июнендә генә була әле. Табиб эшләмәскә, сакланырга дип киңәшләрен биреп утырганда, Фердинанд Сәлахов, инде нинди репертуар алып, кайчан гастрольләргә чыгып китәргә икән, дип, үзенчә план кора. Авырып йөрүләр, өч энекәшен вакытсыз югалту... Һәрберсе ныклык та, сабырлык та таләп итә аңардан.
– Мине җыр, җырлыйсы килү теләге коткара. Читтән караганда, пафослы яңгырыйдыр бәлкем, әмма бу чыннан да шулай иде. Минем бик җырлыйсым килә! БИК!!!

Расиха ФӘИЗОВА
Шәһри Казан
№ --- | 26.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе