|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2015 Язмыш
"Их, кырыкка кадәр яшәсәң иде" дигән хыялы чынга ашмадыАның яшьтәшләре гаилә кору, балалар үстерү, яхшы эшкә урнашу, яңа машина, фатир алу кебек мавыктыргыч хыяллар белән янып яшәгәндә, Балтач кызы Гөлназ: “Их, кырыкка кадәр яшәсәң иде!..” – дип өзгәләнде. Тик бу хыялы чынга ашмады – утыз яше туларга санаулы гына көннәр калганда, октябрь азагында бакыйлыкка күчте. Яшьлегенең иң гүзәл елларын мәрхәмәтсез авыру белән батырларча көрәшеп үткәргән бу кыздагы яшәү теләге соңгы мизгелгәчә сүнмәде, ди якыннары. Юкса әҗәл белән чын-чыннан тартышкан соңгы ун көне генә түгел, гомеренең соңгы ун елы да тоташ сызлану-әрнүләрдән генә торды. Мондый кешеләр, бигрәк тә чәчәктәй кыз бала бар дөньяга ачулы, үпкәле булса да, аптырамас идең. Ә ул янәшәдәгеләрен, башкаларның кечкенә генә уңышына да сөенә белүе белән гел шаккатыра килә. “Ишеттегезме, белдегезме әле: безнең белән бергә укыган шул кияүгә чыккан, бу өйләнгән, боларның балалары туган”, – дип, үзе ишеткән һәр яхшы хәбәргә эчкерсез сөенә алуы белән аптырата...
Туганымның балалары белән яшьтәш булганга һәм башта күпкатлы йортта бер подъездда яшәгәнгә, балачакта Гөлназны әйбәт белә идем. Аннан соң да әле аның язмышы белән хәбәрдар идем (туганым белән күрше урамнарда гына яшәделәр). Арча педкөллиятен уңышлы тәмамлавын, югары уку йортына керүен беләм. Тик, кызганыч, укырга, укып бетерергә генә туры килмәде үзенә....Барысы да аяклары сызлаудан башлана. Башта үтәр әле дип әллә ни игътибар бирмәсә дә, түзеп булмый башлагач, хастаханәгә барсалар, Казан табиблары җан өшеткеч диагноз куя – рак. Операция ясап була торганы да, дәвалап була торганы да түгел...
Академик ял алып, укуын бераздан дәвам итәргә дигән хыялы да челпәрәмә килде, Гөлназ акрынлап аяксыз калды, аннан гәүдәсе тыңламас булды, чират кулларына җитте... Еллар үткән саен авырту-сызланулары арта гына барды. Аның сабырлыгын, яшәргә омтылышын баштарак, дуслары, сыйныфташлары, укытучылары онытмый, гел хәл белешеп тора, өстәвенә, компьютер белән юана, шуның аша аралаша, үзен дөньядан аерылган кебек хис итмидер дип юрасалар, үзлегеннән бер генә хәрәкәт ясый алмый башлагач та, ул беркайчан, үлсәм иде димәде, үләм, димәде, шулкадәр тормышны яратты, дип шакката аның белән аралашкан кешеләр. Аягөсте йөгереп йөргәннәр аңларлык та түгел шул: юкса яшәүмени бу?! Тик баш мие, зиһене сәгать кебек төгәл эшләгән Гөлназ гына әле һаман яшәүдән туймаган. Хәл белергә килгән сыйныфташларын ул: “Их, кырыкка кадәр яшәсәң иде!” – дип аптырашта калдыра.
Аптырарсың да, шушы хәлдә тагын ун ел түзәргә дә әзер булсын әле – бу бит инде әҗәл баш очында сагалап утырган көннәр. Аның элекке елларының да көне-төне, сәгате-минуты тәненә бармак белән дә кагылып булмастай авырту-сызланулар белән туп-тулы. Хәле авыраеп, күрше апасы “Ясин” чыкканнан соң да, Гөлназ, телгә килеп: “Әти, “Ясин” укыдылар, мин үләмме әллә инде, ә минем үләсем килми әле”, – ди. Шуңа күрә “Ясин” укыган саен башта Гөлназны “әзерлиләр” иде: “авыртуларың җиңеләйсен өчен шушы доганы укыйбыз...” Дөрестән дә, хәле беразга гына булса да җиңеләеп китә, су да йота алмый башлаган кыз кабат шулпамы, йогыртмы ашый...
Әллә догалар йогынтысында, әллә “яшим” дип шулкадәр тырышкан Гөлназ каршында әҗәл дә “көчсез” идеме, кул-аяклары суынып беткәннән соң да, ничә мәртәбә җылынып, кабат бу тормышка кайтты ул... Тоташ яңгырлы көннәр арасында, аяк аслары чиратып, бердәнбер коры торган җомга иртәсендә исә әтисенең туган авылы Кунырга – мәңгелек сәфәргә кузгалды... Сабырлыгы, тиңсез сабырлыгы бу сәфәрендә мәңгелек бәхет белән бүләкләнсә иде!– Анда кергән саен йөрәгең бозылып чыгамы? – дип сорый идем туганымнан, Гөлназ исән чакта.– Ул бит, үләм, дими, кергән саен күбрәк уйланам, – ди иде ул. – Без бит бер генә көн авырып урында ятсак та, нишләргә белмибез, аз гына авырлык килсә дә, дөнья беткәндәй, төшенкелеккә биреләбез. Бик күп гыйбрәт бирде ул безгә.
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|