поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Гыйнвар
  • Гали Акыш (1918-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь
  • Азат Абитов - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
19.11.2015 Җәмгыять

«Назлы» сүзләр ишетеп үскән бала, әнисен тагын да «кадерләбрәк» тотучы бәла булмасмы?

Дөнья куудан туктап, тынып калып, бер булса да, игътибар иткәнегез бармы — кешеләр хәзер ничек усалланды?! Дорфага әйләнделәр! Күршеләрне генә алыйк. Элек-­электән татар халкы күрше белән дус-тату яшәгән. Күрше хакы – тәңре хакы дигән әйтем дә юкка гына барлыкка килмәгәндер.

Тик шәһәр җирендә терәлеп торган күршеләр дә бик сирәк кенә исәнләшеп, хәл белешеп тора. Авылда да халык хәзер комсыз, бер-берсеннән көнләшеп, мал җыя, 50 см җир өчен дә бер-берсен каргап, сугышып яшәүчеләр аз түгел...

Күршеләр дигәннән, мин тора торган йортның диварлары бик нәзек, шуңа да күрше фатирда сөйләшкәннәрнең барысы да ишетелеп тора. Ә безнең күрше хатыны һич кенә дә матур һәм тыныч кына сөйләшә алмый, гел акыра: баласына, иренә... Хәтта телефоннан сөйләшкәндә дә сүгенми генә  сөйләгән бер генә  җөмләсе дә юк. Улына 12 яшьләр чамасыдыр. Ул малайга хәтта идәнгә катырак  баскан өчен дә җиде катлы сүгенү сүзләре белән әллә ниләр әйтеп бетерә ана кеше. Аны ана дияргә тел дә бармый инде. Шунысы бар, малай 5-6 елдан егет булып үсәчәк. Шунда иң кызыгы башланыр да инде. «Назлы» сүзләр генә ишетеп үскән бала, әнисен тагын да «кадерләбрәк» тотар һәм ишеткән матур сүзләр запасын тагын да баетып, әнисенә җиткереп барыр. Хәер, муенындагы башы эшләсә, башкача да булырга мөмкин.

Бу баланың әнисе тәрбиясе нәтиҗәсендә дорфа һәм явыз булып үсәчәген фаразладык та ди. Ә ул хатынга бу дорфалык каян килгән соң? Аның әнисе күршекәем белгән сүгенү сүзләрен беләдер дип уйламыйм. Әгәр дә төрмәдә утырмаган булса инде... Шуны әйтергә онытканмын, күршем – татар хатыны. Шуңа да аның дорфалыгы күңелгә тагын да ныграк тия.
... Иртән автобуста бару җиде кат җәһәннәмне үтүгә тиң. Кешеләрнең йөзләренә карасаң, барысы да мәет җирләргә бара диярсең. Юкса иртә торгач, кешенең кәефе күтәренке, йөзендә елмаю булырга тиеш бит! Һич югы, кеше исән-имин йоклап торуына шатлансын иде. Юк, кондукторы үзенә кычкыра, пассажиры үзенә ямьсез сүзләр әйткәли. Нәтиҗәдә – болай да кәефе булмаган кешеләр көне буе «усалланып» йөрергә мәҗбүр була.

Хастаханәләрдәге очракларны сөйләп тә торасы юк. Чиратны узып, табиб янына берәр нәрсә сорарга кереп кара, ишетмәгән «матур» сүзләрне хәзер җиткерәләр үзеңә. Әле әти-әниең, туганнарыңа да «өлеш» чыга. Ә чиратта хастаханәдә кем утыра: әби-бабайлар! Ә үзләре яшьләр дорфа, тәрбиясез дип сөйләнеп йөри. Син кемнеңдер баласына ямьсез сүзләр әйтеп кычкырып утыру – нормаль күренеш тә, ә сиңа әйтү гөнаһ булып чыгамы? Аннан, кешенең нинди мөрәҗәгате булмас? Бәлки ул эшенә соңга каладыр яисә авыруы көчле, шуңа кайберәүләр кебек сәгатьләр буе чиратта гайбәт сатып утыра алмыйдыр? Без кеше хәленә керә белми торганнарга әйләндек. Үз туксаныбызны тукып, үзебезне генә хаклы дип санап яшибез.


Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 18.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы