поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 07 Декабрь
  • Наил Сәгъдиев - музыкант
  • Камил Саттаров - режиссер
  • Фирдәвес Гарипова (1941-2014) - галимә
  • Ләбибә Хөсәения (1880-1921) - мөгаллимә
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
19.11.2015 Җәмгыять

Татарстан медицинасында ришвәтчелек кимегән ди

Соңгы өч елда Татарстанның медицина тармагында риш­вәт­челек очраклары кими төшкән. Бу хакта күптән түгел республика халкы арасында уздырылган социологик тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтә. Кичә көнкүрештәге риш­вәтчелеккә чик кую мәсь­әләләренә багышланган матбугат очрашуында яңгыра­ган мәгълүматлардан аңла­шыл­ганча, 2012 елда Татарстанда яшәүчеләрнең 65 проценты ришвәтчелек бе­лән очрашырга туры килде дип бел­дергән булган.

Быел андыйлар саны 52,6 процентны тәш­кил иткән. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сүзләренә караганда, сәламәтлек саклау тар­магындагы ришвәтчелек күренеш­ләре, нигездә, ке­шенең үз хокукларын белеп бетермәве, медицина яр­дәменә ихтыяҗ булу һәм әле дә булса кадр­лар кытлыгы саклану аркасында килеп чыга. Авыру белән табиб арасында элек-электән сакланып килгән стереотип та моңа зур этәргеч ясый, ди ул. Пациент табибны ничек тә булса бәхилләтергә кирәк дип баш катырса, табиб исә мондый “бүләк”не һәрчак алырга әзер. “Быел безгә онкология өлкәсе, бала тудыру йорты кебек оешмаларда ришвәтчелек очраклары кү­зәтелү турында тугыз мө­рәҗәгать килеп иреште”, – ди ул.

Татарстан Пре­зиден­ты­ның Коррупциягә каршы тору сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бү­леге башлыгы Алексей Панкратов кеше үзе үк мондый ямьсез күренешләрнең килеп чыгуына этәргеч бирә дип саный. “Әгәр “өстәге” ришвәтчелек белән дәүләт нәтиҗәле көрәш алып барса, көнкүреш ришвәтчелек оч­рак­ларын кеше үз гамәл­ләрен йөгәнләгән очракта гына юкка чыгарып була, – ди ул. – Кешене берәү дә, әйтик, шул ук табибка, акча “төр­тергә” мәҗбүр итми. Кызганыч, күп очракта риш­вәт­че­лек очракларын кешеләр үзләре китереп чыгара”. Панкратов сүзләреннән аңла­шыл­ганча, Татарстанда яшәү­челәр ришвәткә елына 30 мең сум тирәсе акча сарыф итә.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе