|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2015 Җәмгыять
Дөнья кая таба бара? Алда безне ни көтә?13 ноябрь кичендә Париж чын-чынлап канга батырылды. Парижның берьюлы алты урынында бомба шартлатылды. Нәтиҗәдә 129 кеше һәлак булды, 350се яраланды, аларның йөзләгәне бик авыр хәлдә. Шундый ук куркыныч хәлләр Ливан башкаласы Бәйрутта булды. Бомба шартлау аркасында анда 43 кешенең гомере өзелде, 240 кеше яраланды. Гыйрак башкаласы Багдадта да 18 гаиләдә җеназа укылды. Дөнья кая таба бара? Алда безне ни көтә? Париждагы корбаннарның иң күбе “Батаклан” концертлар залында була – 82 кеше. Аннан ерак булмаган урында 5 кеше үтерелә. Ре де Шарон дип аталган ресторан янында тагын 18 кешегә шартлаткыч кыйпылчыклары эләгә. “Рю Алибер“ рестораны янындагы шартлау аркасында 12 кешенең гомере өзелә. “Стад де Франс” стадионы янында өч бомба шартлый, бер кеше һәлак була. Бу хәлләр барысы да бер кичтә булды.
Франция Президенты Франсуа Олланд бу җинаятьләрне “Ислам дәүләте” (Россиядә ул тыелган) сугышчылары башкарды дип белдерде. Соңыннан Париждагы террор актларын оештыруны “Ислам дәүләте” дә үз өстенә алды.
Франциянең RTL радиосы Парижда булган канкоешны оештыручының исемен атады. Ул – Сүрия радикалы 27 яшьлек Әбделхәмим Абауд. Матбугатта таралган мәгълүматларга караганда, аны “Ислам дәүләте” террор төркеменең иң актив сугышчысы дип атыйлар. Фаҗигагә китергән бу террор актларын ул финанслаган һәм оештырган дип әйтәләр. Шулай ук кичә Бельгия полициясенең Франция башкаласында булган террор актларын оештыруда тагын бер шикләнелүчене тоткарлаганы турында хәбәр таралды. Исеме аталмады. Хәзерге вакытта Франциядә 12 көнлек гадәттән тыш хәл кертелде. Мондый вәзгыятнең биредә 2005 елдан бирле булганы юк иде.
Кирәк дип санасалар, аны озайтырга да мөмкиннәр. Парижлыларга өйдән чыкмаска киңәш ителде, шәһәрне армия хәрбиләре саклый. Франция чикләре ябылды. Башкаладагы мәктәпләр, музейлар, спорт заллары, базарлар вакытлыча эшләми. Европадагы иң зур булган “Диснейленд” да эшчәнлеген тукттаты. 19 ноябрьгә кадәр зур чаралар да уздырылмаячак.
Мисырда шартлаган Россия очкычын да узган җомга көнне булган төрле илләрдәге террор актлары белән бер чылбырга тезәргә кирәк дип әйтә белгечләр. Болар барысы да – алдан планлаштырылган гамәлләр. Бу – Сүриядә төрле дәүләтләр тарафыннан алып барылган хәрби операцияләргә җавап булырга мөмкин дип фаразлана. Россия дә, Франция дә, Ливан да бу эштә катнаша. Гыйракның бер өлеше, гомумән, “Ислам дәүләте” террорчылар төркеменең идарәсендә калган. Узган җомга булган фаҗигале вакыйгалар 2001 елдагы АКШның “игезәк” биналары шартлатылуга да тиңләштерелә. Һичшиксез, хәзер дөнья үзгәрәчәк. Зур дәүләт җитәкчеләре ничек берләшер? Моңа кадәр үзара сөйләшмәгән АКШ Президенты Барак Обама белән Россия Президенты Владимир Путин да, Төркиянең Анталия шәһәрендә узган “G 20” саммитында очрашып, Сүриядәге капма-каршы яклар үзара аңлашырга, террорчыларга каршы көрәш алып барылырга тиеш дип килеште. Тик бу хәлләр сәбәп итеп алынып, дөнья кораллана башламасмы? Россия дә хәрби техникага, коралларга заказларын арттырырмы? Бу сугышлар кемгә файдалы?
“Сугышлар инде күптән бара. Сүрия, Украина, Африка илләрендә дә тынычлык юк. Шул ук Франция Танзанияне үзенең колониясе итеп күреп, анда сугыш алып бара. Империалистик дәүләт буларак геосәясәттә катнаша, – дип сөйләде безгә сәясәт белгече Руслан Айсин. – Очкыч та, Париж, Бәйрут, Багдадтагы хәлләр дә бер-берсенә бәйле. Чынында бик катлаулы вәзгыять, төрле хәбәрләр килә. Франция Париждагы хәлләрдә “Ислам дәүләте”н гаепли, АКШ разведкасы бу җинаятьне “Әл-Каида” башкарган дип әйтә. Бәйруттагы, Багдадтагы шартлауларны ул сугышчылар башкара да алыр кебек. Әмма Россия очкычына бомба урнаштырып, аны шартлату яисә Париждагы террорчылык актларын башкару өчен профессионал булырга кирәк, “Ислам дәүләте” аның кадәр үк көчле оешма түгел. Җинаять кылган урыннарда паспортлар табылган дип хәбәр ителә, әмма бу махсус хезмәтләрнең эзе дә булырга мөмкин. 11 сентябрьдә Нью-Йоркта да, соңыннан Лондондагы террор актларыннан соң да шул ук күренеш күзәтелде. Һәрхәлдә зур сәяси уен бара. Моннан соң, билгеле, берләшү, уртак мөрәҗәгатьләр кабул итүләр булачак”.
Соңгы елларда исламны террорчылык, үтерүчеләр белән бәйләү гадәти күренешкә әйләнде. Дөнья матбугаты барлык гамәлләрне ислам белән бәйли. Җинаятьче генә димиләр, ә аның дингә бәйләнешен дә атыйлар. Кызганычка, күпчелек очракта исламны пычрату белән бергә үрелеп бара. Бу Россиядә дә күзәтелә. Кем алдан кычкырып өлгерә, шул – җиңүче. Ә аклану авыррак. Җинаятьләрдә мөселманнарның эзен эзлиләр, тик шул ук Европа берлегендә соңгы елларда булган террор актларының статистикасы киресен сөйли. Мәсәлән, 2013 елда Европа берлегендә 152 террор акты булган, шуларның икесен ислам белән бәйле кешеләр башкарган. 2012 елда 219 зур җинаять кылынган, шуларның алтысында мөселманнар катнашкан. 2011 елда Европа илләрендә 174 террор акты теркәлгән, җинаятьчеләр арасында бер генә мөселман да булмаган. 2010 елда 249 террор акты булган, шул җинаятьләрнең өчесен ислам тарафдарлары башкарган. 2009 елда 294 террор акты булган, берсе ислам исеменнән башкарылган дип теркәлгән.
Соңгы вакыйгаларны гына алыйк. Бәйруттагы шартлау кичке намаздан соң, базар тирәсендә җыелган халык арасында була. Кеше күп булган урын махсус сайлана бит. Биредә мәетләр тагын да күбрәк булыр иде, әмма шартлаткыч таккан җинаятьчене мәчеттән чыккан икенче бер мөселман күреп ала һәм үз гәүдәсе белән аны капларга өлгерә. Париж стадионында коточкыч мәхшәр буласы булган, тик сакчы җинаятьчене стадионга кертмәгән. Сакчы да мөселман өммәтеннән булган дип язалар. Билгеле, боларны дөнья матбугаты зурлап сөйләмәде. Югыйсә җинаятьченең милләте дә, дине дә юк. Кызганыч, кешелек дөньясына тынычлык дине буларак җибәрелгән ислам диненең асылын аңлатуда без – мөселманнар – начар эшлибез. Медиа сугышында җиңеләбез. Әлегә дип ышанасы килә...
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|