поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.11.2015 Милләт

Чыңгыз Айтматовның әнисе татар, әмма ник ул Татарстанда бер дә булмаган? (Тарихи ФОТОлар)

Дөнья язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе татар милләтеннән. Моны күбе­без белә, әмма, кем ул Нә­гыймә апа, ни өчен ул Татарстанда бер тапкыр да булмаган, кебек сорауларга беркем дә анык кына җавап бирә алмады. Ни­һаять, язучы, тарих фән­нәре кандидаты Фәүзия апа Бәйрә­мова­ның “Ана” дигән китабы дөнья күрде һәм Нәгыймә апа шәхесе тирәсендәге күп кенә сорауларга ачыклык керде.

Бу китапка Нәгыймә Габ­делвәлиева-Айтматова яз­мы­шы гына түгел, кыргыз-казах далаларына чыгып китеп, шунда төпләнеп калган милләттәшләребезнең дә шатлык-фаҗигаләре сыйган. Язучы әйтүенчә, ул Ана образы аша татар тормышына анализ ясаган, милләт тарихындагы табышларны, югалтуларны барлаган, нәсел сак­лап калуда ана ролен чагылдырган.
 
 
Китап язар­га алынуы турында Фәү­зия апа менә ниләр сөйләде:
– Нәгыймә апаның әтисе Хәмзә абый Кукмара районы Мәчкәрә авылыннан 1880 нче елларда Ефәк юлы буенча чыгып киткән. Алар Кытайга кадәр барып җит­мә­гәннәр, Ыссыккүл буйларында төп­лә­неп калганнар. Хәм­зә абый­ның ишле гаи­ләсенең сөекле кызы ул Нәгыймә апа. Аның турында китап язу идеясен Бөтен­дөнья Татар конгрессы башлыгы Ринат Закиров әйтте. Аңарда мондый фикер Кыргызстанга барып кайткач туган. Бу хакта ишеткәч мин югалып калдым. Чөнки Нә­гыймә апа турында материал юк дәрәҗә­сендә иде. Кыргызстанга чыгып китәр­гә ашыкмадым, Кукмара төбәк музеенда булдым, Мәчкәрә авылы халкы белән сөйләштем, зиратларына бардым. Чыңгыз Айтматов нәселенә караган 22 кабер ташы саклана анда... Аннан шул чор архив материаллары сакланган Киров (Вятка), Малмыж шәһәрлә­рендә булдым. Андагы архив документлары белән танышканнан соң гына, Бөтендөнья Татар конгрессы Ркаил Зәй­дулла белән мине Кыргызстанга җибәрде. Без Нәгый­мә апаның 110 еллыгын бил­ге­ләп үткән көннәргә туры килдек.
 
Кукмара районындагы төбәк музеенда Ләбүдә апа Дәүләтшина эшли. Заманында Мәчкәрәдә Ишмән шәҗә­рәсе барлыгын ачыклаган һәм, Чыңгыз Айтматов белән очрашып, анасы нәселе турында сөйләгән шәхес ул. Ләбүдә апа – Фәүзия апага да Ана образын тудыруга ярдәм иткән кешеләрнең берсе. Язучы белән очрашкан миз­гелләрне ул болай искә ала:
 
– Кукмарада эшмәкәрләр җыены бара иде. Фәүзия ханым белән шунда очраштык. Мин аңа Ишмән шәҗәрәсен күрсәттем, аның сораулары туды. Китап язарга тәкъдим итүләрен, икеләнеп калуын әйтте. Алайса мин сезне Мәч­кәрәгә алып барырмын, ул сезгә әлеге темага кереп китәргә ярдәм итәчәк, дидем. Көне буе Мәчкәрә авылы урамнарында йөреп, кеше­лә­ре белән очрашканнан, зиратында булганнан соң, аның икеләнүе таралды. Без бу китапны шатланып көтеп алдык.
 
Фәүзия апа исә татар кызларының казах-кыргыз генофондын төзеп бирүне исән калуның бер юлы булган дип атый:
– Кыргызстанда кемнән генә сорама, татарга мөнә­сәбәте бар кебек тоелды миңа. Күбесе минем әбием татар булган дип сөйләде. Татар кызы зыялы, берничә тел белә, менә дигән ана бит ул. Ә Нәгыймә апаны тормыш бер күтәрә, бер җиргә бәрә. Мәдрәсә-гимназия­ләр­дә укыган татар кызы, дүрт бала анасы әнә шулай сынала. Иренең атып үте­релгәнен дә белмичә күпме яши. Баш өстендә болытлар куерганын сизгән гаилә башлыгы аңа туган ягына кайтырга куша. Ирнең туганнары шушы дүрт баланы бүреләр кебек сак­лап үсте­рәләр. Үзләре ачтан үләләр, халык дошманы балаларын сыендырдың дип кулга алыналар, җаннары кыела, әмма Нәгыймә апаны, балаларын урамда калдырмыйлар, кыек карамыйлар. Бу яктан без кыргыз халкына рәхмәтле булырга тиеш.
 
 
Ринат Закиров Кыргызстанда яшәүче татарларны конгрессның иң актив әгъ­залары диде:
– Нинди генә мәсьәләне күтәрсәк тә, иң беренче алар җавап бирә. Һәр елны Казанга укырга 40-50 татар баласын югары белем алырга җибәрәләр. Ул балалар ике арада тотрыклы элемтә урнаштырды. 
Филология фәннәре док­торы, профессор Фәрит Йосыпов “Ана” китабын тәкъ­дим иткәндә үзенең Чың­гыз Айтматов белән очрашуын телгә алды.
 
 
– Чыңгыз Айтматов бе­лән үз гомеремдә шактый гына очрашкан булды. Әмма аның иң мәгънәвие 1989 елны Биш­кәк шәһәрендә, тюркология корылтаенда булгандыр, мө­гаен. Корылтайны оеш­тыру­да, алып баруда Чың­гыз Айтматов гаҗәеп активлык күр­сәт­те. Кунаклар таралгач, бер мизгелдә Айтматов ялгыз калды һәм без Тәлгать Галиуллин белән аның янына бардык. Без: “Чың­гыз әкә, сез бөтен дөньяны әй­ләнеп чыктыгыз, укучыларыгыз белән оч­раштыгыз. Инде Казанга, Татарстанга да кил­сәгез иде. Сезне бит татарлар да көтә”, – дип әйттек. Ул акрын гына кә­газьләреннән башын кү­тәрде, шактый уйланып торды. Тыныч тавыш белән: “Идел буйларына килеп китү планымда бар. Төрки кар­дәшләремнең тормышы бе­лән бик танышасым килә”, – диде. Ул беркайчан да ашыгып сөйләми иде. Күп­медер уйланып торганнан соң гына: “Миндә бит күп­медер дәрә­җә­дә татар каны бар, минем әнием – татар кызы”, – дип өс­тәде. Без моны белә идек, әлбәттә. Ләкин Чыңгыз Айтматовка, сездә бит татар каны да бар, ниш­ләп Казанга ки­ләсегез килми, дип әйтәсе­без кил­мәде. “Ана” китабын укыганда болар бер-бер артлы хәтердә яңар­ды. Чыннан да, Нә­гый­мә апа бай гаиләдә үскән. Ә бай татарларның кыргызларга карашы икенче төр­лерәк булган. Хәмзә абый да йөзек кашы кебек кадерле кызын кыргызга кияүгә теләп бирмә­гәндер дип уйлыйм. Нәгыймә апа исә туган туфрагына кайтырга бик җы­ена. Ләкин шул вакытта бик нык авырып китә. Фәүзия ханым хак әйтә, Чыңгыз ага­ның рухи һәм җисми үлеме дә Казанда, меңьеллыкка кайткач булды. Очкыч аны Герма­ниягә аңсыз хәлдә алып китә.
Татарстан Милли китап­ха­нәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев исә дикъкатьне кабер ташларына юнәлтте. Аларның сакланышын кайгыртсак иде, диде ул һәм шушындый авыл­ларның тарихын аерым өйрәнергә кирәк дигән фикере белән дә бүлеште.
 
Тарихи-мәдәни мирас елы игълан ителгәч, “Ватаным Татарстан” газетасы хә­бәрчесе дә Мәчкәрә авылы белән кызыксынды һәм борынгы мәчетне төзеклән­де­рүдә шактый кимче­лек­ләр булуы хакында ачынып язып чыккан иде. Әлеге мә­четтә әле дә эш төгәллән­мәгән, авыл хал­кы данлыклы нәсел­гә караган башка биналар да юкка чыкмасмы дип борчыла. Бәлки, бу китап Татарстан җи­тәкчелеген Чың­гыз Айтматов әсәрендәге Найман ана яулыгы кебек сискән­де­рер һәм әлеге биналарга, ни­һа­ять, йөз белән борылырлар. 
Китапка чыгыш ясаучы­ның һәрберсе югары бәя бирде. Фәрит Йосыпов зал­дагыларның күңелен тырнап торган мәсьәләне дә күтәрде. “Ана” тагын таралып бетәр, аны яңадан бас­тыру хаҗәте дә туар. Бу очракта аның полиграфиясен яхшырту, ките­релгән документ, шәҗәрә­ләрне укылырлык, фотоларын танырлык итү ягын да кайгыртсак һәм шушы аб­руй­лы эшне Тукай бүләгенә тәкъ­дим итсәк иде, диде ул. Бу фикер алкышларга күмел­де.
Фотолар: www.proza.ru

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»