поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.11.2015 Җәмгыять

ВИЧны җенси юл белән йоктыручылар татар авылларында да шактый

– Табибларның ВИЧ-ин­фек­ция турында мәгъ­лү­матлары җитәрлек түгел. Педиатрлар, дәвалау оешмаларындагы кабул итү бүлекләрендә эшләүчеләр әлеге чир турында күбрәк белсен иде. Шул чагында безне аңларга тырышырлар иде, – ди Үзбәкстаннан килгән кыз.

Кызчык һәм тагын бер­ничә бала Казанда узган “ВИЧ-инфекцияле балаларны дәвалауда заманча чаралар” исемле Халыкара фәнни-гамәли кон­ферен­циядә катнаштылар. ВИЧ-инфекция йөртүче балаларга бу өлкәдәге бөтен проблемалар да якын­нан таныш. Байта­гының дуслары, сыйныфташлары алар­ның шундый диагноз белән яшәвен белмиләр. Ул хакта хәтта якын туганнарына да әйтмиләр. Белә калсалар, барысы да чит­ләшер, кире кагарлар дип борчылалар. Балалар бакчасына, мәк­тәп­кә алырга те­лә­мәсләр дигән курку да бар. Хәер, балаларга да әлеге чир белән авырганын соңрак җит­керәләр. Күп­челек ата-ана моны мөмкин кадәр озаграк яшерен сер итеп сакларга тырыша. “Психологлар аңлатса, бала бу хәбәрне тынычрак кабул итәр иде”, – ди Светлана Изамбаева. Бу ханым да СПИД белән авырый һәм, башкалардан аермалы буларак, ул аны беркемнән дә яшерми. Светлана – ике бала анасы, шөкер, балалары икесе дә сау-сәламәт. Йөккә узуын белүгә, ул бу хакта дәвалаучы табибларына җиткергән. Вирус карындагы балага күчмәсен өчен, махсус препаратлар билге­ләгәннәр. Аны схема буенча эчәләр. Баланы тудырганда акушерларның да сак эш итүләре кирәк. ВИЧ-инфекция имезгәндә, балага ана сөте аша да күчә. Шуңа күрә әлеге инфекцияне йөрткән аналарга бала имезү катгый тыела. Кайбер галимнәр ана сөтен бернәрсә алыштыра алмый дип, сөтне пастери­зацияләү һәм йогышсызландыру як­лы.

Россиядә ВИЧ-ин­фек­ция вирусының анадан яңа туган нарасыйга күчү очрагы ел азагына кадәр бө­тенләй бетәргә тиеш. Бу фикерне Мәскәүдәге ВИЧ-инфекция чирен дәвалау һәм профилактикалау фән­­ни-гамәли үзәге җи­тәкчесе Евгений Воронин авызыннан ишеттек. 2000 нче еллардан ул күрсәткеч 23 процентка кимегән булса, хәзер 3,5 процент тирәсе. Белгеч ассызыклаганча, 2020 елга, го­мумән, СПИД белән авы­руның яңа очрак­лары 20 процентка кадәр ки­меячәк. Бу – якынча 60 мең очрак дигән сүз. “Яшәү дәверендә бер авыруны дәвалауның якынча 4-5 миллион сумга төшүен исәп­ләсәк, сәламәтлек саклау оешмасының күпме акчасы янга калачак”, – ди Евгений Воронин. Дәүләт программасы 2016 елга кадәр кабул ителгән. Аның өчен киләсе елга өстәмә 20 миллиард сум акча да каралган.

Дәүләт программасы буенча эш өч этапта башкарылачак: пациентларга даими тест үткәртү, ягъни анализ тапшырту, чир табылган сурәттә, вакытында исәпкә бастыру һәм махсус үзәкләрдә дәвалап тору. “Берара Санкт-Петербург урамнарында шприцлар өләшүне оештырган идек. Наркоманнар бер үк шприцны берничә кеше кулланып, чир таратып йөрмәсен өчен эшләнде бу гамәл. Моның белән генә вирусны киметеп булмаячагын аңладык, комплекс­лы чаралар кирәк”, – ди Мәскәү белгече.

ВИЧ-инфекция наркоманнар чире генә булудан күптән туктады. Сораштырулар күрсәткәнчә, чир күбрәк җенси юл белән күчә. Россиянең башка төбәкләрендәге кебек, Татарстанда да шул ук хәл күзәтелә. СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге җитәкчесе Нияз Галиуллин әйтүенчә, бүген ВИЧны җенси юл белән йоктыручылар республика районнарында һәм авылларында да шактый. Һәр төрле яман гадәт иң әүвәл шәһәр җирлегендә башлана һәм аның, иртәме- соңмы, авылларга барып җитәсен көт тә тор. Бел­гечләр моны авылларда саклану чарасын күрә бел­мәүләре белән дә аңлата. Авыл кешесе медицина оешмасында да сирәк күренә. Иң аянычы: тотнаксыз җенси тормыш алып баручы үзенең йогышлы чир белән авыруын бел­гәнче, аны әллә ничә кешегә йоктырырга мөм­кин. Уйлап түгел, уйнап кына башкарылган гамәл аркасында, гаилә, бичара балалар гомер буе җәфа чигә.

Роспотребнадзорның Татарстандагы ида­рәсен­нән алынган соңгы мәгъ­лүматлар буенча, 29 ок­тябрьдән 4 ноябрьгә кадәр республикада 22 ВИЧ-инфекция очрагы теркәл­гән. Аерым алганда, Казанда – 9 кешедә, Чаллыда – 5, Әлмәт, Азнакай, Әлки, Бөгелмә, Лениногорск, Тукай районнарында берәр кешедә табылган. Респуб­лика СПИД-үзәк белгеч­ләрендә ВИЧ-ин­фекция белән авыручы 18 мең 612 кеше исәптә тора. ВИЧ-инфекцияле аналардан 2 мең 450 бала туган, аларның 95енә әнисе чире йоккан. Әлеге чир яңа туган нарасыйда минуты-сәгатендә беленмәскә дә мөмкин. Төгәл диагноз ел ярымнан соң гына куела.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 170 | 11.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»