поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.11.2015 Җәмгыять

Планнарны җимергән шартлау

Бу көннәрдә Татарстаннан Мисырда 4 меңнән артык кеше ял итә, аларның бер меңе инде кайтарылган. Ял итүчеләр барысы да багажсыз кайта. Багаж аерым очкыч белән Мәскәүгә, аннан Казанга кайтачак, дип ышандыралар. Аны башка рейслар белән “Россия почтасы” оешмасы кайтара.

Моны иминлек таләпләре белән аңла­талар, чөнки “Когалы­ма­виа”­ның 31 ок­тябрьдә һәлакәткә юлыккан очкычында шартлаткычны багаж эченә тыккан булганнар дигән фараз бар.

Туристик агентлыклар да аптырашта, эшмәкәрләр ту­рист­ларның хәлләренә ке­рергә тырыша, әмма бу эш авыррак бара, ди алар. “Безнең ширкәт ярдәмендә очкан дүрт турист та исән-сау кайтып җитте. Алар Мәскәү аша кайтты. Бик борчылып тордык. Мисырга ялга дип юллама сатып алган дүрт кеше 8 ноябрьдә Казаннан очарга тиешләр иде, әмма 7 ноябрьдә барлык очышлар туктатылды. Дүрт кешенең бары тик берсе генә Мисыр урынына Төр­киягә ял итәргә барырга ризалашты. Калганнары баш тартты, отпуск буенча графикка сыешмыйбыз, Төр­кия­гә бара алмыйбыз, бу сәламәтлеккә бәйле, дип сә­бәп­ләрен аңлаттылар. Менә аларның мәсьәлә­ләрен ничек хәл итеп бетерербез – билгесез. Акча кире кайтарылыр дигән өмет юк. Клиентлар депозит итеп киләчәк ялларга да калдырырга тели, тик туроператорлар моңа ризалашырмы – әйтүе авыр, – дип сөйләде безгә “КивиТур” сәяхәтләр агентлыгы директоры Фә­ридә Ишмакова. – Берсе дә гауга куптармый, үзенекен дауламый, кешеләр аңлый, хәлгә керә. Шундый вәз­гыять килеп чыкканга беркем дә гаепле түгел бит“.

Туристик ширкәтләр дә, туроператорлар да бу хәл­ләргә бәйле чыгымнарын саный. Мисыр Россия турист­ларының иң яратып йөри торган ял урыны булганга, сәяхәт ширкәтләре 3,6 млрд сумга кадәр акча югалтачак, дип хәбәр итте журналистларга Россия туроператорлары берләшмәсе вице-пре­зиденты Дмитрий Горин. Мисырдагы турист­лар­ның 30 проценты Россиядән иде. Узган ел Мисырның диңгез буенда 3 млн Россия гражданы ял иткән. Ә Татарстаннан ел саен чама белән 100 мең турист Мисырга ял итәргә йөргән.

Туристларны кайтару эшен Бөекбритания башлаган иде. Шулай ук АКШ, Голландия һәм тагын берничә ил үз туристларына Мисырдан китәргә киңәш итте. Әмма Россиядән аермалы буларак, алар бу эшне “эвакуация” дип атамады. Прагада урнашкан “Азатлык” радиосы журналисты Ландыш Харрасова авиаһә­ла­кәттән соң гаиләсе белән Мисырга китте, хә­зерге вакытта алар Мар әс-сәлам курортында ял итә. Без аның белән элемтәгә кердек. “Юлламалар күптән алынган иде, шуңа тәвәк­кәлләп чыгып киттек. Без ял иткән шә­һәрдәге отель­ләрдә Рос­сиядән туристлар юк, персонал русча бел­ми, инг­лизчә генә. Ял итүчеләрнең 80 проценты – Германия кешеләре, калганы чехлар, финнар, швед­­лар. Күбесе – олырак яшьтәге кешеләр. Вакытыннан алда китүче юк, көн саен шушы илләр­дән яңа туристлар килеп тора. Эвакуация турында беркем бел­ми, чөнки бу ил­ләрдә андый карар юк. Мисырда иминлек торышы шул ук, катгыйланмаган, сакчылар да әллә ни күренми, турист кибетләре гөрли, шәһәр үзәгендә ял итүче руслар бар. Россия­нең бу карарын җирле персонал аңла­шылмау­чан­лык дип саный һәм тиздән хәл ителер дип ышана. Мисыр гомер-го­мергә куркынычсызлыкка игътибар итмәде.

Россия туристларының аңа исе китми иде. 2011 елда Мисырдагы инкыйлаб вакытында да, тыныч кына, Кызыл диң­гездә су керүне дәвам иттерделәр. Россиядән туристлар кимесә, туризм бе­лән көн күргән Мисыр өчен бу – коточкыч хәл”, – диде ул безгә.

Төрле илләргә күп сә­фәр кылучылар да Мисыр аэропортын начар яктан искә ала. “Өч ел элек Мисырга бардык, әмма очкычны аэропорт кабул итмәде, әзер түгел дип аңлаттылар, ярты сәгатьләп бушка очып йөр­дек. Аннары паспорт кон­тролендә барысы да йокымсырап утыра, багажны тик­шермиләр. Тик­шер­сә­ләр дә, иренеп кенә башкаралар эшләрен. Анда теләсә нәрсә алып керергә дә, алып чыгарга да мөмкин. Кем чират торырга риза түгел, акча төртеп, мәсь­әләне җиңел генә хәл итә. Туристлар кил­сеннәр генә, бар нәрсә акчага корылган. Иң каты контроль Из­раиль­дә дип истә калган. Тель-Авивка керер өчен, ике сәгать дәвамында тик­шерү уздык, чыкканда – өч сәгать. Австралия аэропортларында да ныклы контроль бар”, – дип сөй­ләде Эльза Нәбиуллина.

Исегезгә төшерәбез: уз­ган атнада Россиянең Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников Мисырга очышларны туктатып торырга киңәш итте, ә 6 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин Мисыр белән Россия арасындагы очышларны туктату турында фәрманны имзалады. 31 октябрьдә “Когалымавиа” очкычы авиаһәлакәткә элә­гү сәбәпләре төгәл ачыкланганчы, Мисырның курортларына да, башка шә­һәр­ләренә дә, шул исәптән Ка­һирәгә дә очкычлар очмаячак, дип игълан ителде. 7 ноябрь иртәсендә Татарстан Президенты Рөс­тәм Миң­неханов та, Мисырда ял итүчеләрне алып кайту эшен башкарып чыгар өчен, республикада штаб оештырырга карар бирде. Бу эшләрне Татарстан вице-премьеры Васил Шәйх­ра­зиев идарә итә. Татарстанга Мисырдан ял итүчеләр кайта башлады. Аларны алып кайткан очкычлар кире якка буш оча.

Кабул итү авыр, әмма 224 кешенең үлеменә ки­тергән фаҗигагә очкыч эчен­­­­дә урнаштырылган шартлаткыч сәбәпче булырга мөмкин. Моны чит ил разведкасы күптән сөйли, инде үзебез­некеләр дә шул вер­сиягә авышып бара. Бу хакта ачыктан-ачык өзде­реп әй­телмәсә дә, бу фараз тик­шерелә дип белдерде. Эвакуация дә юкка оештырылмый, димәк нидер бар.
Бөекбритания разведкасы А-321 очкычын кем шартлатканын да чамалый икән. Бу хакта The Sunday Times газетасы яза. “Очкычны шартлатканнар.

Бөекбритания раз­ведкасы мәгълү­матла­рына караганда, шартлаткыч “Ислам дәүләте” террорчылык төркеменең (Рос­сиядә ул тыелган – ред.) “Синай провинциясе” җинаять­челәре тарафыннан ясалган булырга мөмкин. Аның лидеры Әбү Усама әл-Мас­риның очкычны шартлату эшендә катнашкан булуы ихтимал. Узган ел ул “Ислам дәүләте” белән килешү тө­зегән”, – дип яза матбугат. Моңа кадәр Daily Mail басмасы да Мисырның тик­ше­ренүчеләренең, бомбаның очкыч эчендә шартлавы аркасында, лайнер авиаһә­лакәткә эләккән дигән фаразларын хәбәр иткән иде. “Кара” тарт­ма­ларның аудиоязмаларында бомба шартлавына охшаган тавыш бар дип язалар.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 169 | 10.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»