поиск новостей
  • 14.09 "Бәхетле көнем", Кариев театры, 11:00
  • 14.09 "Суперкияү", Кариев театры, 18:00
  • 15.09 91 нче сезон ачылышы "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры,17:00
  • 18.09 Тинчурин театрында "Туган-тумача"18:30
  • 19.09 Тинчурин театрында "Туган-тумача"18:30
  • 20.09 "Ашина" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.09 "Полиционер" Тинчурин театры, 17:00
  • 23.09 "Кияуләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 24.09 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 25.09 "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры 18:30
  • 26.09 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 27.09 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры,18:30
  • 29.09 "Алай түгел, болай ул" Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Александр Латышев - журналист
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Порядочный студент подселиться в комнату / квартиру в московском или ново Савино районе 89172687955. Писать на ватсап.
  • Сниму комнату на Братьев касимовых 22/7
  • Хэерле кон ! Бакчада 7 сутый кабак бар. Отом сатам. бэясе килешербез. Арзан сорыйм. Срочно. Чмрмешэн районы 89274897219
  • автокран йөртүче эзлибез,югары хезмәт хакы, гсм,ял көннәре. 89179171171
  • Исэннэрмесез! Биш айлык мэче баласы(кыз Британская прямоухая) дурт аяклыларны яратучы гаилэ эзли. Латокка ойрэтеленгэн! Казан буенча китереп биру момкинлеге бар. Барлык сораулар хэм фото буенча WhatsApp ка языгыз 89083491021 .
  • Эшкә чакырабыз. Кассир кирәк!!! Казан Консерватория зданиясындагы столовая. Аванс, зарплата. Бушлай обед. 8-987-297-92-56 Ирина Геннадьевна.
  • Казан шэхэре Яна савин районыннан гостинка яисэ бер булмэле квартира кирэк кыз кешегэ.тел.89196978895 ватцап.
  • Казан . Коляска Адамаск 3 в 1. Арзан . БИК эйбэт состояние. 89172687955.
  • Казаннан приволжский раионыннан бер бүлмә мебельсез,озак вакытка снимат итәр идем тел 89600325048
  • 10.000 гә озакка буш булмә снемат итәм проспекттан тел.89600325048
Архив
 
10.11.2015 Җәмгыять

Бушкуык дарулар

Сүз дә юк, Җир шарында миллионнар үзләренең яшәүләре өчен фармацевтикага рәхмәтле. Дарулар авыртуларны баса, микробларны үтерә, кешенең гомерен озайта. Шул ук вакытта кайбер препаратларны, абруйлы фармакологларның дәлилләвенчә, иң арзанлысын сатып алырга тырышу түгел, гомумән, бушка килгәнен дә эчеп тормавың хәерлерәк.

Барыбер файдасы булмаячак, зыяны тисә генә инде. Ник дигәндә, аларның нәтиҗәлелеге клиник тикшерүләр вакытында анык кына расланмаган. Мондый төркемдәге даруларга фармакологлар баш мие эшчәнлеген, хәтерне яхшырта дип саналган ноотропларны, иммуномодуляторларны, вирусларның башына җитүче препаратларны, эчәклекнең микрофлорасында идеаль хәлгә китерергә тиешле эубиотокларны (әйтик, линекс), шулай ук ферментларны кертә. Бавырны дәвалау өчен кулланыла торган гепатопротекторлардан да әллә ни могҗиза көтәргә кирәкми икән.

Әйтик, бу төркемдә лидер саналган гептрал Русиядә – дару, ә Көнбатышта биологик актив матдә (БАД) булып йөри. Ел ярым чамасы элек аны, сәламәтлегебезне коллектив белән Казанга алып барып тикшергәннән соң, табиб үземә дә билгеләгән иде. Саулык кадерле дия-дия, 4 мең сум акча тотсам да, файдасы 6 айдан соң булырга тиеш дип өметләнсәм дә, организмда бернинди үзгәреш тә сизмәдем. Хәзер аптекадагы ханымның гептралны мактаганына карамыйча, аның Белгородта җитештерелгән игезәге – гепторны гына аласы калган икән, составы бер үк, аның каравы гептор ике тапкыр арзанрак иде бит дип кенә үкенәм. Шул ук вакытта сөенеп тә куям: ягъни гептралны эчә башлаганчы ничек булганмын, аның белән дәвалану курсы үткәннән соң да шулай калганмын икән, димәк, бавыр-үт куыгы тирәсендә тайпылышлар булмаган булып чыга түгелме соң? Ә менә бер хезмәттәшемнең тайпылышлары атлап йөрешендә үк сизелә. Соңгы вакытта 1800 сумлык артра төймәсе эчә башлады. “Бер дә файдасын күрмим әле, син медицина китапларын күп укыйсың, нишлим икән?” – ди. Артраны (дөресрәге, аның составын тәшкил иткән глюкозамин белән хондроитинны) файдасыз дарулар исемлегеннән тапсам да, эндәшмәдем. Терелүгә өметен беркайчан да өзәргә ярамый кешенең, шуның өстенә нәтиҗәсе күренсен өчен артраны да 6 ай эчәргә кирәк диелгән.

Файдасызлыгы турында фикер йөртү иммунитетны ныгытучы төркемендә йөрүче даруларга карата да муафыйк. Гриппны, әгәр дәваласаң, бер атнада бетә, дәваламасаң, 7 көнгә сузыла дигән мәзәк бар. Әгәр вируска каршы рекламада үтереп макталган препарат – арбидолны эч-сәң, чир 3-4 дүрт көндә юып алган кебек булырга тиеш. Әмма, ни гаҗәп, шәхсән үземнең, арбидолны ничә еллар грипп башлангач та, башланганчы да кулланып карасам да, 3-4 көндә терелгәнем булмады. Ә миңа файдасы тия дип әйтер кайбе-рәүләр һәм алар белән йөз процент килешәм. Чөнки үз-үзеңне ышандыруга нигезләнгән плацебо эффектын бер-кемнең дә кире какканы юк әле. Бу очракта авыруга арбидол урынына акбурдан ясалган төймә бирсәң дә нәтиҗәсе шул ук булыр иде. Ни әйтсәк дә, дару эчкәч тереләчәгенә ышанган кешенең баш мие нейроннары авыртуны басарга сә-ләтле матдә – эндорфиннар эшләп чыгара башлый бит. Менә шул. Плацебо эффекты авыруның хәлен җи-ңеләйтеп кенә калмый, файдасы исбатланмаган дарулар сатып, табыш артыннан куучы фармацевтика компанияләрен дә яшәтә инде. Әлеге компанияләрнең көчле союзниклары барлыгын да оныт-мыйк. Алар – авырулар. Әйтик, составында тукымаларны акрынлап, астыртын кына җимерүче фенобарбитал булган, шул сәбәпле күп кенә илләрдә тыелган корвалолны сатуны туктатып кара, шуны эчеп нервларын тынычландыручы әбиләр кара тавыш куптарачак.

Инде үзем дә, син фармакологиядән ерак кеше, нәрсә беләсең соң дип уйлап куймасыннар өчен, шушы өлкәдәге белгечләрне ярдәмгә чакырыйм әле. Авыл җирендә кемнең ничек сулаганына тикле белеп торасың бит инде. Кемдә нинди чир табылганлыгы, кемнең корсагын ачып кына япканнары турында хәбәр тиз тарала. Яшь чакта өлкәннәрнең сөйләшүеннән башы әйләнүдән интеккән кешеләрнең церебролизин уколы кадатканнарын, әмма аның дефицит икәнлеген, шуңа күрә җитәкче урыннарда эшләгән өлкән агайларга генә тәтегәнен белеп үстем. Шулай да церебролизинның әллә ни файдасы тимәгәндер, күрәсең, мин белгән ул агайлар озак яшәмәделәр, авыр туфраклары җиңел булсын дияргә генә кала. Шуны раслап, исбатланган тикшерүләр өлкәсендә махсуслашкан Coch-rane Collaboration дигән абруйлы халыкара оешма 2010 елда медиклар Л.Җиһаншина, Т.Аба-кумова, А.Кучеваяның церебролизин белән үткәргән клиник сынаулар нәтиҗәләрен бастырып чыгарган. Алар: “Безнең нәтиҗәләр буенча, дәвалануда булган 146 тикшерелүченең берсенең дә церебролизин эчкәннән соң хәле яхшырмады. Аның ишемияле инсульттан нәтиҗәле икәнлеген раслар өчен бернинди дә нигез юк”, – дигән фикергә килгән. Тикшерү ике төркемгә бүленгән авырулар арасында алып барылган.

Дәвалану курсы узганда церебролизин кадаткан 78 авыруның – 6сы, церебролизин урынына гап-гади плацебо алган 68 кешенең шулай ук 6сы вафат булган. Авыруларның күзен ачканнары өчен Казан федераль университеты медицина галимнәренә рәхмәт дими, ни дисең.
Ә “Кремлевка” сырхауханәсенең элекке баш табибы, Америкада медицина үзәгендә эшләгән, “Россия-2” каналында тапшырулар алып баручы Александр Мясников рекламалана торган даруларның бушкуык икәнлеген дәлилләп, 2014 елда “Как жить дольше 50 лет” дигән китапка кадәр бастырып чыгарган. Ул иммунитетны дарулар ярдәмендә күтәрү мөмкин түгеллеге турында игълан итеп тә күпләрне шок хәлендә калдырган. Иммунитет йә бар, йә юк икән, җәмәгать. Иммунитеты тумыштан булмаган сабый олы яшькә җитә алмыйча, инфекциядән үлә, йә иммун җитешсезлеге кеше вич эләктергәннән соң барлыкка килә. Аны бернинди иммуномодуляторлар белән дә ныгытып булмый. А.Мясников язу-ынча, Америкада, Көнбатыш Европада әлеге препаратларның нәтиҗәсезлеген күптән таныганнар инде. Ә бездә арбидол ише даруларны табиб кушуы буенча да, үзбелдекләнеп тә килолап ашыйлар. Хәер, Русиядә дә Сәламәтлек саклау министрлыгының, файдасы булмаган даруларны сатудан алырга вәгъдә итеп, исемлек төзи башлавы турында язганнар иде. Әмма бу мәсьәләгә бик сак килергә кирәк ди. Әйтик, даруханәләрдән корвалол юкка чыкса, язма уртасында телгә алынган әлеге дә баягы әбиләр нишләр?! Бу хәбәр үзе үк аларны чиргә сабыштырачак бит.


Фәнил МӘҮЛЕТОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.11.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе