|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2015 Җәмгыять
Лилия Кадыйрова Мисырда үлгән туристлар белән дуслашып калган: "Без Казанга очтык, алар үз рейсларын көтеп калды"TMTV каналының пиар җитәкчесе, режиссеры Лилия Кадыйрова 31 октябрь көнне Шарм-әл-Шәйхтан Казанга очкан. Авиаһәлакәттә үлгән туристлардан бер сәгать аерма белән генә. – Ял итәргә гаиләбез белән бардык, үзебез белән ике яшьлек кечкенә кызыбызны да алдык. Казанга 31 октябрь көнне кич белән очарга тиеш идек. Төнлә җайлырак булыр, кызыбыз да йоклап кайтыр, дидек. Әмма кешеләр җыелып бетмисе булдымы, әллә очкычның берәр проблемасы чыктымы, безнең рейсны иртәнге алтыга күчерделәр. Аэропортта һәлакәткә очрыячак пассажирлар белән аралаштык. Петербургтан бер гаилә белән таныштык. Аларга без үзебезнең Казаннан булуыбызны әйткәч, шәһәребезне күрү теләкләре барлыгын әйттеләр. Без исә Петербургка сәяхәткә барасыбыз килүне әйттек. Шунда ук телефон номерларыбызны алыштык. Светланаларның гаиләләрен Казан белән генә түгел, Болгар, Зөя белән дә таныштырырбыз, дидек. Без Казанга очтык, алар үз рейсларын көтеп калды. Казанга килеп төшкәч, телефоныбызны кабыздык, туганнар, якыннарыбыздан сез ни хәлдә дигән бик күп хәбәрләр килде. Без һәлакәт турында бөтенләй ишетмәгән идек. Баштарак рейсыбызны ярты көнгә иртәрәк күчергәннәренә күңелебездән генә канәгатьсезлек белдерсәк тә, ярый әле иртәрәк очтык дип сөенеп туймыйбыз. Бу коточкыч хәлне ишеткәннән соң, самолетка утырырга да курыккан булыр идек. Күңелле сәяхәттән яхшы кәеф белән кайтучы яңа танышларыбызны авиаһәлакәткә очравын ишеткәч, бик авыр булды. Казанны күрәсебез килә, дигәннәр иде бит... – дип сөйләде безгә Лилия.
--- |
Иң күп укылган
|