|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2015 Киңәш-табыш
"Шәһри Казан" журналисты фэн-шуй буенча сәламәтлек, акча, мәхәббәтне җәлеп итү серләрен өйрәндеМайя Марини фэн-шуй белән 18 яшендә кызыксына башлаган. 25тә беренче китабын язган. Иң яхшы Кытай мастерларыннан дәресләр алган кыз өчен фэн-шуй сәнгатенең тормыш рәвешенә әверелүенә мин бер дә гаҗәпләнмәдем. Майя Марини белән без фэн-шуйның кешегә ничек ярдәм итә алуы турында сөйләштек. – Майя, фэн-шуй белән кызыксынуга нәрсә этәргеч бирде? – Фэн-шуй тормышыгызга берәр ничек йогынты ясадымы? – Берничә сүз белән генә әйткәндә, нәрсә соң ул фэн-шуй? – Сәламәтлек, акча, мәхәббәтне җәлеп итү серләре белән уртаклашыгыз әле? Акча сезгә «ябышсын» өчен, аларны ихластан яратыгыз.
Кыйммәтле әйберләргә карап, үзегезне уңай хисләр белән баетыгыз. Юмарт кешегә Ходай биргәненнән арттырып бирә дигән сүз бар – шуны да онытмагыз. Кухняда пешкән җиләк-җимешләр ясалган натюрморт торсын. Өйдә төзек булмаган краннар булырга тиеш түгел, аннан агып торган су белән мул тормышыгыз да «агып китә». Йоклап ята торган кешегә тар почмаклар карап тормасын.
Карават бүлмәнең кыл уртасына урнашмасын, каршыда көзге тормасын. Башың белән тәрәзәгә карап яту да дөрес түгел, чөнки бөтен энергия тәрәзәдән чыгып китә. Сез энергиягезне әрәм-шәрәм итәсез дигән сүз. Карават артында дивар торсын. «Романтик уңыш» юнәлешендә йоклау да мөһим. Ул исә һәр кешенең үзенчә була. Хатын-кыз ятакның сул ягында йокласын. Кухняда газ плитәсе белән раковина янәшә булмасын. Ни өчен дигәндә, су – хатын-кыз, ут – ир-ат символы, димәк, алар арасында конфликт чыкмаска, су утны сүндермәскә тиеш. Өйдә тәрәзәләр һәм көзгеләр гел чиста торсын, алар аша мәхәббәт энергиясен тутырып тора торган кояш яктысы уза. Урын-җирнең зәңгәр яки зәңгәрсу төстә булмавы хәерле, алар ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне суыта. Кара төсне дә кулланмагыз. Сәламәтлеген кайгыртучыларга йокы бүлмәсенә игътибар итәргә киңәш итәм, чөнки ул ял итә торган урын. Анда яктырткычларның сүрән утлысын куегыз. Озын гомер символы булган бамбук куярга мөмкин. Бүлмәне һәрдаим җилләтеп торыгыз, ул иске энергиядән чистарыну өчен кирәк. Фэн-шуй ул – фән дә, сәнгать тә. Ул һәркем өчен шәхси булырга тиеш. Бер рецепт бөтен кешегә дә ярый алмый. Югарыда санап кителгән киңәшләрне исә һәркем куллана ала. Барыгызга да уңышлар телим! PS. Чынлап торып уйласаң, фэн-шуй сәнгате безнең әби-бабайларга күптән билгеле булган бит. Борынгыдан килгән юрау-ышануларны гына искә төшерү дә җитә. Кич кешегә акча бирсәң, бәхет китә. Кискән икмәкне ишеккә каратып куярга ярамый – имеш, чыгып китә, ди. Киемне сул ягы белән төреп куярга ярамый – бәхетең киреләнеп, килми торыр. Бусагага утырсаң, ярлы буласың. Кояш баеганда, йокларга ярамый – бәхетең кими... Караватны дөрес итеп урнаштыру кагыйдәсе дә булган аларда: матча турына ятсаң – саташасың. Фэн-шуй дигән тылсымлы исем бирелмәсә дә, бүген дә күпләр шул кагыйдәләр белән яши.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|