|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2015 Язмыш
![]() Рәшит Сабиров: "Чүпи‑чүпи суырып, кипкән бәрәңге ашап кына өйләнеп булмый шул"Ни өчен егетләр өйләнергә ашыкмый, буйдакларга гаилә корырга нәрсә комачаулый? Россия Федерациясендә дәүләт Гаилә сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру максатында, Татарстан Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм регионнарны өйрәнү буенча институтның Гаилә һәм демография үзәге, Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе белән берлектә, әлеге темага социологик сораштыру уздырырга булган. Татарстанның 14 районы мисалында, белгечләр бу сорауларга җавап эзләячәк. Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Лаеш, Тукай, Мөслим, Спаста яшәүче 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге буйдак егетләр арасында аноним сораштыру уздырачаклар. Социологлар нәкъ менә авыл егетләрен өйрәнергә алынганнар. Чөнки статистика буенча, салаларда өйләнмәүчеләр күбрәк икән. Анкетада барлыгы 44 сорау. Беренче өлешендә авылда озак яшисезме, нәрсә белән шөгыльләнәсез, күченеп китәргә уйлыйсызмы, авыл тормышын яхшыртыр өчен нишләргә була дип уйлыйсыз кебек социаль өлкәгә кагылышлы сораулар урын алган. Сораштыруда катнашу мәҗбүри түгел, теләмәгәннәр баш тарта ала. Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева: Соңгы статистик мәгълүматлар буенча, 25‑29 яшьләрдәге мең ир‑атка авыл җирендә барлыгы 832 хатын‑кыз туры килә. Рамазан Бариев, 40 яшь: Илназ Сафиуллин, җырчы, 29 яшь: Рәшит Сабиров, Татарстанның халык артисты, 60 яшь:
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|