|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2015 Җәмгыять
Илфак Шиһапов Мәскәү базарын ярата да соң...Кичке җиде. Салкын, караңгы. Казанның шактый зур Мәскәү базары янында басып торам. Базар эченә ниндидер караңгы сукмаклар кереп китә. Шомланып кына булса да, шул караңгылыкка атладым. Әһә, ерактарак чыкы-чыкы тавыш килгән якта ут яна икән. Ниндидер кешеләр дә бар бугай... Шунда таба атладым. Шомлы урын Буш рәтләр арасында салкын җил уйный. Ходаем, чыннан да, куркыныч икән бит. Ә төнге 12ләрдә монда йөрсәң?! Ниһаять, теге ут янына барып җиттем. Сыра бары икән, ә теге чыкы-чыкы килгән тавыш: бер аяклы инвалид егет иптәше белән нарды уйныйлар булып чыкты. Җылынып чыгарга гына барга кердем. Сатучы безнең йортта яшәүче апа булып чыкты. «Көн ни, төн ни – базарда кеше бетми инде, – диде ул минем сорауга. – Әйдә, бер йөз граммм саласыңмы?» Минем эчмәгәнгә гаҗәпләнеп, ул нидер сөйләнеп калды, мин чыгып киттем дә, шикләнебрәк булса да, тагын шомлы базар эченә атладым... Аерым шәһәр Ә бит бүген көндез кергәндә монда үзенә күрә бер бәйрәм барган кебек иде. Мәскәү базары ул яктан үзенә аерым бер шәһәр кебек. Халык күп, бар да нидер сата, нидер ала, җаның ни тели, шул бар монда. Бу базардан бер дә чыкмыйча да яшәп буладыр, минемчә. Метродан чыктың – җырлыйлар. Хәрбирәк кием кигән ниндидер ирләр аппаратура куйган да йә үлеп калган, йә гарипләнеп, ниндидер сугыштан кайткан яки кайтмаган егетләр турында, хатыннар хыянәте турында җырлыйлар. Берәм-сәрәм халык туктап тыңлый, алларындагы тартмага акча да салыштыргалыйлар. Аннан кире чыксаң, телефон операторларының сату нокталары, тиз акча бирү пунктлары, арзанлы даруханә. Янәшәдә генә бер бәндә ачкычлар ясый. Ун минут – ачкыч әзер. Запаска фатир ачкычын ясатып алыймммы дип уйлаган идем дә, никтер шикләндерде. Аның янәшәсендә бер бәндә аяк киемнәре ремонтлый. Тиз, чиста эшли. Чират ук булмаса да, берничә кеше, кайсысы ботинка, кайсысы итек тотып, моның эшләгәнен көтеп тора. Бәяләре дә бик «демократичный»: 50 сум, 100 сум... Халык саный белә бит ул хәзер. Аннан кием-салым рәтләре. Эчке киемнән алып, затлы чәшке тунга кадәр саталар, кайсысын алырга белми интегерсең. Базарның төп бинасына, халык телендә ЛАБАЗ дип йөртелә торган азык-төлек сатыла торган урынга кереп киттем. Килеп керү белән, сатучы хатыннар «тегене ал, моны ал» дип тарткалый да башладылар. Ит сатучылар ягына борылдым. Бер татар хатыны: «Менә, чиста Саба ите, ал, 320дән генә бирәм», – дип бәйләнде. Карап торырга ите дә матур, тик тезелешеп чират торучы күренми. Димәк, бүген сата алмаган ит иртәгәгә кала, аннан тагын... Бер танышым сатучыларның ит искермәсен өчен аны ниндидер сыекча белән эшкәртүләрен сөйләп торган иде, бәлки, чыннан да, шулайдыр. Кызым сосиска алырга кушкан иде. Мин сайлаганының килосы 340 сум икән. «Ярты кило», – дидем мин, 170 тәңкәне әзерләп. Тимер тешле сатучы хатын үлчи башлады. Үлчи-үлчи, менә монысын гына өстим инде, дия-дия, 310 тәңкәлек сосиска булды. Алдым инде. Әбиләр үзләре тозлаган кыяр, кәбестә, кемдер яшел суган, банан сата, азык-төлекнең исәбе-хисабы юк. Бер ноктада сыр саталар, 23 төрлене санадым. Эчәсе килгән иде, бер почмакка барып, 10 тәңкәгә чәй эчтем дә янә урамга, «кыргый» базарга чыгып киттем. Монда машиналардан йомырка, үзебездә үскән алма, бәрәңге, кишер, Питрәч тавыгы саталар. Бер почмакта гөлләр сатып торалар. Иң кызыктырганы Мари Республикасыннан килүчеләр булды. Боларда күңелең ниндине тели, шундый үлән бар. Виктор белән Елена көн саен монда базарда икән. Гөлҗимештән башлап, эре бодайга кадәр стаканлап саталар. Шул ук мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, минем ишеткән дә булмаган үләннәре дә бар. Бодайны үрдереп ашарга алалар икән. Гадәттә, алып килгән үлән-бодайлары ике-өч көндә сатылып бетә икән. Мәтрүшкәнең кечкенә генә бәйләмен 50 сумга саталар. Эй, бездә бит ул чалгы белән чабып алырлык! Бераз салкын тиеп йөргән чагым иде, 100 тәңкәлек мәтрүшкә алдым. Әле күз күремен яхшыртырга дип бодай да алырга идем дә, нидер туктатып калды үземне... Соң, авылда ул бодай капчыклап ята ич. Ә монда стаканы 20 сум... Бераз арырак – мунча себеркеләре (кайсы як миллек, кайсы миннек ди). Каенныкы, имәннеке, артышныкы, кара чыршыныкы... Бәяләре 50 сумнан 100 сумга кадәр. Базарның икенче ягынннан әйләнеп Шамил Усманов урамына чыктым. Янәшәдә генә телевидение – таныш кешеләр үтеп-үтеп киткәли... Яратам мин бу базарны. Йөзләрчә кешегә эш бирә торган үзенә аерым бер шәһәрчәк кебек инде ул. Сер түгел, безнең йортта ук берничә зур азык-төлек кибете урнашкан булса да, нидер алырга кирәксә, шул базарга чыгам мин. Киенергә кирәксә дә шунда гына керәм. Ипле, рәхәт, сатучылары «ах» итеп торалар. Ә сатып алучыга тагын ни кирәк?
--- |
Иң күп укылган
|