|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2009 Җәмгыять
“КҮРШЕЛӘР КУАНСА, ЯШӘҮ ДӘРТЕ АРТА”Сабир абый Шакиров җәй башында җәяүләп дигәндәй хаҗга китәргә тиеш иде. Яшермим, башта төркем белән очкычта очарга акчасы юктыр, бер юләррәк бабайдыр дип уйладым. Язсак, бәлки, матди ярдәм күрсәтүчеләр булыр дип, аны жәлләбрәк очрашуга бардым. Ике сәгатьләп бер-беребездән аерылмыйча чәйләп сөйләшүдән соң, уйларымнан оялдым: 64 яшьлек Сабир абзый үзе спонсор була алырлык, энциклопедик белемле, төрле илләрне күргән, заман белән бергә атлаучы, Аллаһ кушканча яшәргә тырышучы үтә дә кызыклы шәхес. Сабир абый турында тәмләп, күп итеп язып була. Аның дөнья буйлап сәяхәт итү маҗаралары да бер китаплык. Һөнәрләре дә шактый. Рәссам, фотограф, архитектор, төзүче, профессиональ туризм белән шөгыльләнә, бухгалтер хисапларын “ә” дигәнче эшләп бирә, юридик документациядә дә балык кебек йөзә, соңгы елларда дингә кереп китеп, гарәп телен өйрәнә башлаган.
– Узган ел изге урыннарга хаҗ кылып кайттым, әлхәмделилла, алган тәэссоратларым белән яшим, – дип сөйли Сабир абый. – Пенсионер булсам да, хаҗга барыр өчен акчаны үзем тупладым, бакчадагы күрше-күләнгә документацияләрен җыеп, җир, дачаларын хосусыйлаштырырга ярдәм иттем. Ләкин, минемчә, ул хаҗ бик үк дөрес булмады. Элек бабайлар җәяү барган, мин дә Шиһабетдин Мәрҗәни маршруты белән велосипедта Мәккәгә кадәр барырга ниятләдем. Барысы да әзер иде, ләкин бераз гына акча туплап җиткерә алмадым. Ә кешедән моның өчен акча алмыйм, бу – принципиальлек. Киләсе елга, Алла боерса, барырмын. Бәлки, миңа иярерлек юлдаш табылыр, ике кешегә юл гизү җиңелрәк һәм күңеллерәк тә бит.
Сабир абый Казанның гадәти күпкатлы йортында өч бүлмәле фатирда улы, кызы, оныклары белән яшәп ята. Кысан дип зарланмыйлар, булганына шөкер итәләр. Ә менә күпкатлы йортта бары тик аларның подъезды гына башкалардан аерылып тора. Килеп кергәч, искиткеч пөхтәлек каршы ала. Диварлар, идәннәр ачык төскә буялган, татарча орнамент белән бизәлгән, лифттан чыккач, кешегә уңайлы булсын өчен зур итеп һәр катта этаж саннары төшерелгән. Югарыга менгән саен бизәкләр тагын да матурая бара, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра. Болар барысы да Сабир абый хезмәте.
– Кул тик тормый бит, эшлисе, дөньяны матурлыйсы килә, – ди аклангандай Сабир абый. – Безнең дә подъезд башта котсыз, тәмәке төпчекләре, чүп-чар ауный иде. Туктале, бәлки, ямьләндереп җибәрсәк, бу тәртипсезлек бераз бетәр дип уйладым һәм беренче каттан тугызынчыга кадәр диварларны, идәннәрне буяп, бизәп чыктым. Башта нинди юләр бу дип карадылар, аннары эшемне күргәч, тел шартлатып, сокланып, рәхмәт әйттеләр. Подъезд җыештыручыбыз да куанып бетә алмый, бизәкле идәнне юу үзе бер күңелле эш, ди.
Буяуны үзем сатып алам. Әлбәттә, бераз ТКХ ярдәм итсә, җиңелрәк булыр иде, чөнки буяу куба, төсе уңа, аны яңартып торырга кирәк. Аннары астагы катларда тәрәзәдән җил өрә, шуңа буяу озакка чыдамый, куба башлый. Хәер, өстәге этажларда диварларны катлап, подъездны җылыттым, ә аскы өлешкә төзелеш материаллары җитми.
Сабир абый гаиләсе яшәгән 9 нчы кат аеруча матур, баскыч мәйданчыгында хәстәрле бабай оныкларына “тере почмак” оештырып йөри.
– Аскы өлешендә террариум, аннары аквариум, ә иң өстә кошлар читлеге булачак. Янында әрлән, күсе, диңгез дуңгызын тәрбияләү өчен уңайлы бүлемнәр эшләдем, – дип, төзегән йортны күрсәтеп сөйләде. – Өйдә хайван тоту авыр, ә бала-чагага кызык, аларны тәрбияләү чарасы буларак та кулай, үзенә күрә бер шөгыль. Баскыч мәйданчыгында “тере почмак” булу күрше-күлән өчен дә күңелле. Алар: “Кайчан әзер була инде, Сабир абый?” – дип кызыксынып тора, материаллар белән ярдәм итә. Йортыбыз синең аркада күркәмләнде, барысы өчен дә өлге булды, дип мактыйлар, рәхмәтләрен әйтәләр. Шөкер, тату гомер итәбез. Әгәр кешеләр хезмәтемнән разый икән, куанам, яшәргә дәрт өсти. Ходай сәламәтлек, сәләт биргән икән, ник аны кулланмаска?!
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|