|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2015 Җәмгыять
Рәшәткә артындагы “мәктәп”... (ФОТО)Агымдагы уку елыннан Татарстандагы төзәтү колонияләрендә пешекче, икмәк пешерүче һәм аяк киеме тегүче һөнәрләренә өйрәтә башлаганнар. Хөкем ителүчеләр арасында моңа кадәр эретеп ябыштыручы һөнәре бик популяр булса, хәзер аш-су осталыгына өйрәнергә теләүчеләр күп икән. Төрмәдә – уку мәҗбүри Бүгенге көндә Татарстан территориясендәге җинаять-үтәтү системасына караган 16 учреждениедә 12 меңнән артык кеше тимерчыбыклы диварлар артында яши. Ел саен исә төрмәләрдән 4,5-5 мең кеше иреккә чыга. Кылган җинаятьләре өчен еш кына яшьлек иртәсендә хөкем ителеп, дистәләгән еллар рәшәткә артында үткәргән кешеләрнең ирекле тормышка яраклашуы гомер-гомергә авыр мәсьәлә булып кала бирә. Гадәттә, беренче чиратта, алар яшәү һәм эш урыны табу кебек кыенлыклар белән очраша. – Элек предприятиеләргә төрмәдә утырып чыккан кешеләрне эшкә алырга мәҗбүр итүче кануннар бар иде. Кызганычка, хәзер эш бирүчеләр алдында андый сорау куелмый. Югыйсә, бу – федераль дәрәҗәдә дәүләт тарафыннан хәл ителүне таләп итүче көнүзәк мәсьәлә. Бүген төзәтү колонияләрендә хөкем ителгән кешеләргә белем бирү, яңа һөнәрләр үзләштерү өчен бөтен шартлар тудырылган. Закон буенча, төзәтү учреждениесенә эләккән 30 яшькәчә кешеләрнең барысы да урта белем алырга тиеш. Республикадагы төзәтү учреждениеләрендә урта белем бирүче мәктәпләр һәм һөнәри училищелар эшли. Училищеларда 42 белгечлеккә укыталар, алар – җинаять-үтәтү системасы учреждениеләрендә һәм шулай ук республикада кирәкле белгечлекләр. Теләкләре булганнар дистанцион уку формасында югары белем дә алырга хокуклы, – дип сөйли РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең хөкем ителүчеләргә урта һөнәри белем бирү һәм һөнәри әзерлекне оештыру төркеме өлкән испекторы Рафис Мифтахетдинов.
Башта эшләргә өйрәтергә кирәк – Хөкем ителүчеләрнең күпчелеген, гомумән, эш эшләргә өйрәтергә кирәк. Гомерендә бер тамчы тир түкмәгән кешеләр очрый. Закон буенча, хөкем ителгән һәр кеше эшләргә тиеш, әгәр эшләми икән аңа законда тыелганнардан тыш җәзасы күрелә, – ди Татарстанның Яшел Үзән районы Түбән Карамалы бистәсендә урнашкан 5нче төзәтү колониясе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Юрий Арбузов. “Аңлашыла, әгәр дә колониядә эшләү шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителүгә йогынты ясаса, эшләргә атлыгып торучылар күбрәк булыр иде”, – дип тә өсти ул. Бу атнада республика гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен 5нче төзәтү колониясендәге һөнәри училище эшчәнлеге белән таныштырдылар. Биредә авыр җинаятьләр өчен беренче тапкыр хөкем ителгән кешеләр утыра: 1700дән артык кеше. – Бездә 10-20дән артык елга иректән мәхрүм ителүчеләр – кеше үтерүчеләр, юлбасарлык белән шөгыльләнүчеләр, наркотиклар таратучылар утыра. Хөкем ителүчеләрнең 92 проценты – Татарстан кешеләре. 79 чит ил кешесе, ягъни “гастарбайтерлар” бар. Мондый озак срокка хөкем ителгәч, берничә эшче һөнәрен үзләштерергә мөмкинлек бар. Иреккә чыккач туганнары җилкәсендә утырмасын өчен куллары эш белүе, эш стажы, осталык туплавы һич тә артык түгел. Ел саен бездән 200гә якын кеше иреккә чыга. Россия гражданнарына алар иреккә чыгасы көнгә бөтен документ-паспортларын эшләтеп, кулларына тоттырабыз, – дип сөйли Юрий Арбузов.
Колониядәге урта мәктәп – Яшел Үзән муниципаль районы, ә һөнәри училище Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте карамагында эшли. Агымдагы уку елында мәктәптә 141 кеше, училищеда 225 кеше белем ала икән. Укытучылар барысы да югары белемле мөгаллимнәр, шушы колониядә хезмәт итеп, хөкем ителүчеләрнең көнкүреше белән яхшы таныш хезмәткәрләр. Эретеп ябыштыруга өйрәтүче оста, Россиянең һөнәри техник белем бирү отличнигы Владимир Ивановка иреккә чыгып предприятиеләргә эшкә урнашкан элеккеге укучылары әле дә рәхмәт сүзләре әйтеп хатлар яза, ди. Училище җитәкчесе Алексей Андрещук сүзләренчә, 5нче колониядә токарь, эретеп ябыштыручы, котельный операторы, кран машинисты, электромонтажчы, тегү җиһазы операторы, ипи пешерүче, компрессорлы җайланмалар машинисты кебек белгечлекләргә укыталар. – 18 яшьтән алып, пенсия яшендәгеләргә кадәр бөтен теләгән кешене укырга кабул итәбез. Укыту һөнәрнең катлаулылыгына карап, 5-9 ай дәвам итә. Училищеның теория дәресләрен бирергә һәм шулай ук белемнәрне гамәлдә ныгытырга мөмкинлек бирүче матди-техник базасы булдырылган. Училищены тәмамлаучылар колониядәге җитештерү цехларына эшкә урнаша. Еллар дәвамында берничә һөнәргә укыйлар, – ди училище җитәкчесе. 5нче колониянең “Хезмәт адаптациясе үзәге” дип атала торган цехлары нигездә тимер кою җитештерүенә җайланган. Цехларда 8 сәгатьлек эш вакыты белән ике сменада 720 кеше хезмәт куя. Хезмәт хаклары иң күп дигәндә 10 мең сумны тәшкил итә. “Билгеләнгән план буенча, 2015 елда безнең колония 197 миллион сумлык товар продукциясе җитештереп сатарга тиеш. Бездә җитештерелгән су башнясы бикләрен, юл, тротуар люкларын Мәскәү, Самара, Тула шәһәрләре сатып ала. Универсиадага әзерлек чорында Татарстан өчен дә күп заказлар үтәдек. Чынлыкта, заказ бирүчеләр бихисап, бары тик бөтенесен дә кабул итә алмыйбыз, чөнки җитештерү көчләребез ихтыяҗларны канәгатьләндерергә җитми”, – ди Юрий Арбузов. Наркотиклар аркасында җиде елга ирегеннән мәхрүм ителгән Чаллы егете, 28 яшьлек Әсхәт Фәтхетдинов сөйләгәнчә, үзенең беренче һөнәри белгечлеген ул 5нче колониядә алган. Башта эретеп ябыштыручыга укыган, хәзер биредәге җитештерү цехларында полимер-комлы эшләнмәләр ясау линиясе бригадиры булып эшли. “Эретеп ябыштыручы – бик кирәкле һөнәр. Яхшы укыталар, аңлаталар, әле тагын бүтән белгечлекләрне дә үзләштерергә җыенам. Куллар эш белгәч, эш тәҗрибәсе туплагач, иреккә чыккач эшкә урнашырга җиңелрәк булыр дип өметләнәм. Бүтән ялгыш юлга басмаска үземә дә, әнигә дә сүз бирдем. Эш табып, үз гаиләмне корып яшәргә хыялланам”, – дип сөйли Әсхәт. РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең хөкем ителүчеләргә урта һөнәри белем бирү һәм һөнәри әзерлекне оештыру төркеме өлкән испекторы Рафис Мифтахетдинов хәбәр иткәнчә, агымдагы уку елында республикадагы төзәтү учреждениеләре каршындагы мәктәпләрдә 986 хөкем ителүче укый, 1570 кеше – һөнәри училищеларда, 70 кеше югары белем ала. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
илия ГАДЕЛШИНА. Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотолары |
Иң күп укылган
|