|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2015 Җәмгыять
Бандитлардан качучы балыкчыга ярдәм итәргә тиешле ашыгыч хезмәтләр гамәлләренә бәя биреләчәк (АУДИО)Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев гомере өзелгән Сергей Елесинның "112" бердәм номерына шалтыратуыннан соң ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләренең гамәлләре факты буенча тикшерү үткәрүне йөкләде. "Чакыруга җавап бирергә тиешле затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк", - дип белдерде "Татар-информ" МА на ММЧ белән элемтә идарәсе җитәкчесе Эльвира Газизова.
Моннан тыш, Хәзер суд тәртибендә шикләнелгән абыйлы-энеле Ситдыйковларны сак астына алу үтенече карала.
Искәртеп үтик, Татарстанда Һәваскәр балыкчылык федерациясенең 38 яшьлек активисты Сергей Елесинны вәхшиләрчә үтерүдә шикләнелгән затлар тоткарланды. Зыян күрүченең кат-кат "112" хезмәтенә шалтыратуы ачыкланган, әмма ярдәм күрсәтелмәгән.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе 22 яшьлек Фәнис һәм 28 яшьлек Рамис Ситдыйковларга карата җинаять эше кузгаткан. Алар РФ ҖКның 105 нче маддәсе 2 нче өлеше (“Үтерү”) һәм 167 нче маддәсе 1 нче өлеше (“Белә торып милекне юк итү”) буенча гаепләнә.
Кичә язган идек: Лаеш районында балыкчыны көрәк белән кыйнап үтергәннәр дә машинасында яндырганнар (ВИДЕО)
P.S. Мәрхүм Елесинның телефоннан сөйләшкән аудиоязмасы да пәйда булды:
--- |
Иң күп укылган
|