поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
08.06.2009 Медицина

“ҖАН ДА ДӘВА СОРЫЙ”

Фән-техника үсеше алга киткән саен цивилизациялерәк була барган чорда яшәсәк тә, аяк терәп, бүген медицина барлык авыруларны да йөгәнли, дип әйтә алмыйбыз әле. Илдә наркомания, СПИД, эчүчелек, шикәр чире, нерв, йөрәк-кан тамыры һәм шуларга бәйле башка төр авырулар саны арта барганда, хастаханәләрдә ятып дәвалану өчен атналар, айлар буе чират торганда, ни кызганыч, җәмгыятебезнең үзенә дә “сәламәт” диагнозы куеп булмый. Чат саен ачылган даруханәләр халыкның сәламәтлеген расламый, киресенчә, саулыкка мохтаҗлыкны аңлата. 40 еллык тәҗрибәсе булган табиб-терапевт һәм дини гыйлемгә ия мөгаллимә, “Ислам педагогикасы – сәламәтлек чыганагы”, “Без исламны сайлыйбыз” китаплары авторы Галимә ХАРИСОВА белән әңгәмәбез шул турыда.

– Галимә ханым, сез совет чоры табибәсе. Ә менә исламга бәйләнешле шундый тирән мәгънәгә ия китаплар язу идеясе ничек туды?

 

– 1989 елда Мәскәүдә һөнәр камилләштерү курсларына укырга барган идем. Шул чакта безне гомеопатиядән укыткан урыс милләтле остазыбызның дару сайлар алдыннан Аллаһка мөрәҗәгать итәргә кирәк дип киңәш бирүе таң калдырды. Бер уңайдан ул гаиләсендәге зур кайгы-хәсрәтләрне бары тик Аллаһ ярдәме белән генә җиңеп чыга алуы хакында да уртаклашты. Аның сөйләгәннәре күп нәрсәләр турында төптән уйланырга мәҗбүр итте.

 

90 нчы еллар башында 50 яшемдә Казандагы мәдрәсәгә читтән торып укырга кердем. Исламның нигезен белмичә, дәлилсез инану фанатизмга, башкаларга сукырларча иярүгә китерә. Ислам динен өйрәнеп, тормышның асылына төшенгән саен күзләрем ныграк ачыла барды. Бары тик пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтенә нигезләнгән яшәү рәвеше генә кеше сәламәтлегенә бәйле күп проблемаларны идеаль чишәргә сәләтле икәненә төшендем. Югары категорияле табиб исемен йөртеп, күптөрле мактаулы исемнәргә ия булсам да, үземә “надан” дигән коточкыч диагноз куйдым. Иң үкенечлесе – моңарчы Аллаһның могҗизаи кодрәтеннән хәбәрдар булмаган килеш, аның ярдәменә таяна белмичә, күпме авыруларны “сукырларча” дәвалаганмын, балалар үстергәнмен, студентлар укытканмын икән бит.

 

Рухи яктан яңадан тууымны аңлаганнан соң, Лилия исемемне Галимәгә үзгәрттем. Аллаһка якынайган саен тормышымның бәрәкәте арта барды. Раббысына иман китергән кеше алдында горизонт киңәя, томаланган күзләр ачылып, яктырып китә, дөньядагы мәсьәләләргә башкача бәя бирә башлыйсың.

 

– Барлык авыруларны да ислам дине кысаларында дәвалап буламы?

 

– Авыруны дәвалауга караганда булдырмау күпкә җиңелрәк. Һәм моңа бары тик исламча яшәү рәвеше белән генә ирешергә мөмкин. Намаз укып, әхлаклы булып, Аллаһ кушканча шәригать кануннары буенча гомер итү – сәламәт яшәү рәвеше ул. Мөселман кешесе дөньяви проблемаларга, рухи кыйммәткә бөтенләй башкача карый. Исламны кабул итүче аракыны, зина, ызгышларны һәм башка күп яман эшләрне бер кырыйга куя. Аның күркәм, сабыр холыкка ия булуы тормыштагы проблемаларны аек акыл белән хәл итәргә булыша.

 

Хәзерге заман кешесе тәненә караганда җанын дәвалауга ныграк мохтаҗ. Шул ук эчүчелек, наркомания, СПИД, зинаны гына алыйк. Болар ихтыяр көче булмаудан, төшенкелектән, җәмгыятьтә үз урынын таба алмаудан туган авырулар. Аларны дәвалауда фәнни ысул саналган психотерапевтик дәвалауга караганда, хакыйкатьнең асылын аңлаткан дини вәгазьләр күпкә отышлырак. Калеб сафлыгы, җан тынычлыгы, рух байлыгы, әхлаклылык бүген иң дефицит нәрсәләр. Аларны тау кадәрле алтынга да сатып алып булмый. Яман күренешләр адәм баласын фаҗигагә этәрә. Соңгы вакытта аеруча яшьләр арасында үз-үзенә кул салу, җинаятьчелек, цивилизация авырулары сәбәпле, үлүчеләр саны торган саен арта бара.

 

– Ә заман авыруларының күпчелеге нинди факторларга бәйле?

 

– Медицина һәм фармацевтика фәне никадәр алга китсә дә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әлеге өлкәләрдәге казанышларның нәтиҗәлелеге азлыкны танырга мәҗбүр булды. Бу оешманың исбатлавы буенча, кеше сәламәтлегенең 50 %ы аның яшәү рәвешенә, 20 %ы – әйләнә-тирә мохиткә, 20 %ы – нәселдәнлеккә, нибары 10 %ы гына медицина фәненең никадәр дәрәҗәдә үсеш алуына бәйле.

 

Үзгәртеп кору чоры булган 1980-1990 елларга күз салыйк. Бу дәвердә кешеләрнең саклык банкларындагы акчалары “янды”, эчүчелек, наркомания, гаиләләр таркалу, әхлаксызлык, ятимнәр саны арту, зиначылык һәм башка яман күренешләр тамыр җәя башлады. Аларның берсе дә эзсез калмады. Чөнки тән белән җан арасында гармония юклыктан стресслар барлыкка килә. Психик киеренкелек, дөрес яшәмәү нәтиҗәсендә кан басымы, шикәр чире, яман шеш, невроз, йөрәк-кан тамыры кебек авырулар арта.

 

Без яшәгән психозлар һәм стресслар чоры булган XXI гасырда күп авыруларның “яшәрүе” күзәтелә. Икътисадый кризистан бигрәк, рухи кризис кичерәбез. Никахсыз “гражданский брак” белән яшәү, процентка акча алу, төрле җинаятьләрнең үсүе, урлашу, күрше хакын бозу, эшсезлек, фахишәлек, ришвәтчелек аркасында туган авыруларны дәвалауда табиб булудан бигрәк, беренче чиратта психолог белгечлегенә ия булу кирәк.

 

– Димәк, табиб авыруны физик яктан гына түгел, ә күңеленә үтеп кереп, параллель рәвештә рухи, имани яктан да дәваларга тиеш?

 

– Иманлылар Аллаһка сыенып, аның ярдәменә өметләнеп, төшенкелеккә бирелмиләр, сабыр булалар, иминлекләре Аллаһ тәкъдирендә дип саныйлар. Гыйбадәтле кеше аңында авыр чакта терелүгә юнәлтелгән доминанта, төп фикер барлыкка килә. Бу юнәлеш аның рухи энергиясен читкә җибәрми, ә чиргә каршы юнәлтә. Үзенә авырлык килгәндә кеше табиб сүзенә аеруча колак сала. Ничек кенә булмасын, һәр авыру терелтүчесенең тәмле теленә, ягымлы карашына, аның эчке теләктәшлегенә мохтаҗ. Ике арада тәңгәллек булып, табиб та, авыру да, 2 рәкәгать намаз укып, Аллаһтан шифа сорап, ихлас ялварып дога кылсалар, дәвалау тагын да нәтиҗәлерәк була.

 

– Киләчәктә сәламәт яшәү рәвешенә ирешү өчен мәктәпләрдә дин дәресләре укыту гына җитәме? 

 

– Дин тарихы, әхлак дәресләре биреп кенә балада дини тойгылар тәрбияләү мөмкин түгел. Чөнки укытучы үзе дини кануннарга буйсынып яшәми. Бала моны күреп, аңлап тора. Нәтиҗәлелеккә ирешү өчен мәктәптә генә түгел, гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә шәхси үрнәк булырга тиеш. Чөнки гамәлсез тәрбия баланы икейөзле булырга этәрә. Шуңа да атеизмга нигезләнгән тәрбия күп очракта фитрый иманны җимерә. Ә язын чәчәк аткан бакчага кырау төшсә, көзен аның татлы җимешләрен көтү мәгънәсез. Җәмгыятькә Рәшидә абыстай кебек иманлы, тәүфыйклы балалар тәрбияләүче шәхси үрнәкләр  кирәк.

 

– Ә моңа ирешү өчен буыннар чылбырында җибәрелгән хаталарны төзәтүгә шактый вакыт кирәк бит.

 

– Кеше гөнаһ кылган очракта да күз яшьләре белән ихластан тәүбә итсә, Аллаһтан ярлыкавын сораса, билгеле, яман гамәлләрне башка кабатламаса, ул галәмдә үз урынын табып, күңеле сафланып, җаны тынычланып кала, өстеннән тау төшкәндәй була. Иман китереп, Раббыбызның ризалыгына өметләнеп, гыйбадәт, игелекләр кылып яшәгән кешегә рухи энергия иңә. Моның хаклыгын медицина приборлары ярдәмендә дә ачыкларга мөмкин. Кешенең энцефолаграммасы, электрокардиограммасы һәм лаборатор анализлары уңай якка үзгәрә. Шәхеснең үзгәрергә нияте, теләге булса, максатка ирешергә күп вакыт кирәкми.   

 

– Медицинаның ислам дине белән дә кораллануы мөһим, дидек. Моңа ирешү өчен табибларга ниләр җитми?

 

– Сүз дә юк, хәзер кайчандыр хыялда гына булган бөер, йөрәк һ.б. эчке органнарны күчерү кебек катлаулы операцияләр ясала, ясалма йөрәклеләр арта. Әмма  медицина дәвалый алмаган авырулар саны сихәтләнүчеләргә караганда күбрәк. Элек билгеле булмаган яңа төр авырулар пәйда була.

 

Хәзерге көндә җәмгыять икътисадый гына түгел, ә рухи, әхлакый кризис чоры кичерә. Ни кызганыч, табиблар иман, хәләл, хәрәм, савап, рәнҗеш кебек төшенчәләрне аңламый. Шул сәбәпле, барлык очракта да дәвалау нәтиҗәләре үз югарылыгында була алмый. Фәнни алгарышларны хикмәт белән, шәригать кануннары кысаларында кулланганда гына сәламәтлек өлкәсендә тулаем нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкин.


Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 29.05.2009
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (19244) / 08.06.2009 12:57:46

Гэлимэ Харисова белэн очрашасым килэ,кая,ничек ?Берэрегез эйтмэссезме икэн.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar