поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
06.10.2015 Җәмгыять

Казанда эшсезләр саны 4261гә җиткән, тагын 788 кешенең эшсез калуы фаразлана

Казанда рәсми теркәлгән эшсезләр саны, 1 октябрь белешмәсе буенча, 4261гә җиткән, ел башында исә 3526 булган. Шул рәвешле, Татарстан башкаласында рәсми эшсезлек 0,70 процент тәшкил итә. Казанда гына түгел, эшсезләр артуы соңгы 9 айда Россиянең башка төбәкләрендә дә күзәтелә, мисалга, Уфада – 1,13 процент, Чиләбедә – 1,03 процент һ.б.

Казан мэриясендә үткәрелгән брифингта шәһәрнең мәшгульлек үзәге директоры Марат Хәйруллин шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, 14 меңләп эшсез булган кризислы 2008-2009 еллар белән чагыштырганда, хезмәт базарында хәзер тотрыклылык күзәтелә. Шулай да, тынычланырга иртә. Әйтик, бу көздән декабрьгә кадәр тагын 788 кешене эштән чыгару фаразлана. Ел башыннан бирле 2221 кеше эштән чыгарылган булган, аларның яртысы мәшгульлек үзәгенә эш сорап мөрәҗәгать иткән, хәзергә аларның өчтән бере эшле булган.

Марат Хәйруллин сүзләренчә, эшсезләрнең 60 процентын хатын-кызлар тәшкил итә; эшсезләрнең 23,8 проценты 16-29 яшьтәге егетләр һәм кызлар. Эш эзләп мәшгульлек үзәгенә килгән 4261 кешенең 16,4 проценты штат кыскарту яки предприятие бетерелү аркасында эшсез калган. Алга таба эштән чыгару ихтималы зур булган 788 кешенең күпчелеге исә банк секторында хезмәт куючы: киләчәктә банкларның җирле филиалларын ябу турында сүз бара.

Хәзерге вакытта эшсезләрнең яртысы югары белемгә ия, 30,5 проценты – урта һөнәри белемле, 16,2 проценты – урта гомуми белемле. Ел башыннан бирле 55 вакансияләр ярминкәсе уздырылып, 45 меңнән артык эш урыны тәкъдим ителгән, бүгенгә 16,7 меңләп эш урыны буш. Нигездә, эшче һөнәрләр буенча белгечләргә ихтыяҗ күзәтелә, мисалга, ташчы, бетончы, арматурачы, монтажчы, балта остасы, штукатур, маляр, токарь, фрезерлаучы, шулай ук транспорт тармагы, җәмәгать тукландыру өлкәсе, кече медицина хезмәткәрләре һ.б.

Шәһәрнең мәшгульлек үзәгенә быел 74 меңләп кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 17 меңе – эш эзләп. Нәтиҗәдә, 7795кеше эшсез буларак рәсми теркәлгән. Әлеге үзәк ярдәме белән быел 11135 кеше эшкә урнаштырылган. Шул исәптән 87 яшь егет һәм кыз “Яшьләр практикасы”, “Беренче эш урыны” махсус программалары буенча, 1506 кеше җәмәгать эшләренә тартылган, 5107 үсмер укудан бушаган арада акча эшләп алган, тагын 101 инвалид сакчы, диспетчер, төпләүче кебек эшче белгечлекләр буенча эшкә урнаштырылган. Тагын һөнәри квалификациясен күтәрүгә, һөнәр үзләштерүгә 1372 эшсез укырга җибәрелгән. Казандагы 5 предприятиенең 990 хезмәткәре тулы булмаган эш режимы буенча эшли, мисалга, “Кварт” ЯАҖ, “Казан электромеханика заводы” ААҖ, дип ачыклык кертте Казан шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Марат Хәйруллин.

Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА
Татар-информ
№ --- | 05.10.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы