поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.10.2015 Җәмгыять

Баеды халык...

Бер танышымның ире бәйләме белән ачкычларын югалткан. Эштән кайтып, машинасын гаражга куйгач, берничә гараж аша гына күршесе утырып алырга чакырган моны. Җәйге җылы кич, утырганнар яхшы гына. Эңгер-меңгер төшкәч кенә кайтып киткән ир, подъездлары ишеге төбенә җиткәч ачкычлары юклыгы ачыкланган. Кесәләрен капшый, ә анда домофон, гараж, машина, фатир ачкычларыннан торган бәйләм юк!

Хатыны ишекләрне ачып керткән моны һәм шушындый очракта әйтелә торган “матур” сүзләр белән каршы алган: “Дуңгыз, тагын эчеп йөрдеңме?..” “Туктале, әнисе, мин ачкычларны югалттым бит әле”, – дигән бераз гына салмыш ир. Эчке бүлмәдән чыккан уку яшендәге малай эшне тиз аңлап алган һәм: “Барыгыз, тизрәк гаражга төшегез, шунда куныгыз, ә мин өйдә бикләнеп утырырмын”, – дигән ушлы, замана малае. Гаражлар фатирдан шактый ерак. Ирне гаражда йокларга калдырып, хатын кайтып киткән. Биредә модасы чыккан туннар, пәлтәләр, иске җәймәләр, хәтта бер матрас та бар икән. Ир, ишекләрне эчтән бикләп, утны яндырып, ятып йоклаган.

Яктыргач, кич бергә утырган дустының фатирына киткән. Гаражга килгәннәр, эзләгәннәр – юк ачкычлар! Бер генә чара калган – йозакларны алыштыру. Ир дә, хатын да ул көнне эшләреннән сорап калганнар. Ярый әле кәрәзле телефоннар заманы. Сварка белән эшләүче табып, яңа йозаклар сатып алып, башта фатирда, аннан гаражда йозакларны алыштырганнар. Гаражда да хәзер милек тулып ашкан бит: капчыклап запас шикәр, он, велосипед, чана, эш кораллары, запас частьләр, кием-салым тулы сандык... Хәзер фатирларда да байлык бихисап: икешәр телевизор, компьютер, мин исемнәрен дә белми торган тагын әллә ниткән техника, затлы-кыйммәтле сәгатьләр, тартмасы белән аракы, коньяк, алтын-көмеш... Шул икешәр катлы, ким дигәндә, өчәр йозаклы ишекләрне дә ватып, ачып кереп фатирларны басып торалар. Күрше-тирә дә белми, ишетми кала. Әллә ишетеп тә дәшмиләрме, куркалармы?

Шушы ачкыч, йозак темасына яшьрәк чактагы бер очрак искә төште әле. Танышларыбыз кунакка чакырды. Аралар – 20-25 чакрым. Машиналы кешене яллап, саллы гына сумма түләп, килеп төштек чакырулы авылга. Әле безне каршы алган кеше юк. Шулай да бияләй зурлыгындагы гына эт капка астыннан чыгып өрә башлады. Ишегалдына керсәк, өйалды ишегендә асылмалы йозак. Йозак тоткасында кәгазь кисәге күренә. Анда язу: “Без авылдашны күмешергә киттек, ачкыч – галош эчендә, үзегез кунак була торыгыз, без тоткарланмаска тырышырбыз. Гафу”, – дип язылган. Өйгә кердек, өстәлдә, дәфтәр битендә, эре-эре хәрефләр белән тагын язу: “Аш кайнаган, бәлеш – мичтә, ит-бәрәңге табак белән, каплап куелган, холодильникта агы-кызылы. Үзегез кунак була торыгыз”. Башламадык, ашамадык инде, хуҗаларны көттек.

Авыл җирләрендә шулай ишекне бикләп, ачкычын ишек өстенә яки ишек төбендәге берәр иске туфли-галош эчендә калдырып йөрде халык. Ул елларда урлар әйбере дә булмагандыр инде аның, кешеләр дә тәртипле булган, күрәсең. Әле авылда, якын-тирәдә генә булганда (әйтик, бәрәңге бакчасында, күршедә) ишеккә бикләми-нитми “ялганчы” йозак кына кигертеп куела иде. Кергән кеше сине кычкырып эзли, чакыра, якын-тирәдә икәнеңне белә. Хәзер авылда да ишекне генә түгел, капкаларны да эчтән бикли халык. Баеды...


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.10.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»