поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.10.2015 Милләт

Айрый

Бу язманың каләмнән төшкәненә ничә ел узгандыр, хәтерләмим. Мин аны фәкать үзем өчен генә язган идем кебек. Ничектер, артык шәхси, үземнең дә үткәнемне «сата» кебек. Әмма редакциядән «Шәһри Казан»да эшләгән чорларымны искә алып язуымны сорап шалтыратканнан соң, шактый уйландым. Һәм уйларымның очы каләмдәшем, мине журналистикага алып килгән талант иясе Айрат Садыйк шәхесенә барып ялганды.

Мин бу язманың бер хәрефен, хәтта өтерен дә үзгәртмәдем.
 
Их, син!
 
Аның үлеме хакында хәбәрне телефон аша җиткерделәр. Шаккатмадым. Көннәрнең берендә бу хакта ишетәсемне белә идем. Җанны телгәләп кызганулы, үкенечле уй узды: и Айрый, гомер ахырыңны үзең якынайттың бит, белә торып якынайттың! Сиңа –Ходайдан каләм бирелгән журналистка язарга да язарга, яшәргә дә яшәргә иде бит!
 
Соңгы тапкыр мин аны ерактан, машина белән узып барышлый гына күрдем. Яшьләр тукталышында тора иде. Нәшрият йортыннан чыккан бу, эшкә урнашкандыр дип сөенеп куйдым. Кызганыч, аракы чоңгылы аны үзеннән җибәрмәгән. Хәер, ул үзе дә бу баткаклыктан чыгарга талпынмады бугай. Әллә инде көче җитмәгәнме?
Кибет каршында бер очрашуыбызны хәтерлим. Сөйләшеп киттек.
 
– Кая барасың син? Балаларыңны уйла! Газиз әниеңне! Нигә син аларны бу хәсрәткә дучар итәсең?
 
Дәшми.
– Их, син! – дим. – Күпме талантсызлар тырышып-тырмашып «журналист» булып йөри. Хурланмыйсыңмы? Обидно түгелме?
 
– Обидно! – ди бу. – Обидно! Тик башкача булдыра алмыйм. Миңа эчкәч кенә рәхәт. Син миңа мораль укыма!
Бу сөйләшү озак вакытлар күңелемнән китмәде. Кибет янында очраткан сәрхуш белән яшьлегем язында танышкан сөйкемле егетне чагыштырып карыйм да җаным әрни. Ул бит бу яшендә ир солтаны, абруйлы каләм иясе булырга тиеш иде! Тиеш иде...

Бердәнбер яктылык – аннан хатлар көтү
 
Айрат белән без 1982 елда, студентлар безнең авылга көзге кыр эшләрендә булышырга килгәч таныштык. Бер төркем кыз-кыркын арасында алар нибары ике егет иде.
 
«Студентлар килгән» хәбәре яшьләр арасында тиз таралды. Кичен клубта алар белән таныштык. Кичә көйсезләнеп калган магнитофонны рәткә китереп маташкан егет башкалардан бик тә, бик тә аерылып тора иде.
 
Шул кичне ул мине вальска чакырды. Каян мәгълүмат җыеп өлгергән диген, колагыма: «Сез, туташ, газеталарга язышып торасыз икән. Журналистикага килергә уйлыйсыздыр бит. Рөхсәт итсәгез, мин сезне озатып куяр идем, шул хакта сөйләшер идек», – дип пышылдады. Мин сүзсез генә баш кактым.
Санаулы көннәр тиз үтә икән. Студентларның Казанга китәр вакытлары да җитте. Аһ, ул көннең суыклыгы! Аһ, ул кичнең караңгылыгы! Яшәвемнең мәгънәсе бетте сыман. Бердәнбер яктылык – аннан хатлар көтү.
Айрыйның – мин аңа шулай дәшә идем – беренче хаты Арчадан, туган авылы Утар Аты авылыннан килде. Ул мине еш кына искә алуын, сагынуын язган. Минем иңнәремә канат үсте.
Айрат Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә дүртенче курста укый иде. Мин – тугызынчы класста. Ике ел дәвамында безнең арада матур хатлар йөрде. Ул минем иҗатым белән кызыксына, университетка укырга чакыра иде. Казан тиклем Казанда шундый якын кешем барлыгы миңа шактый четерекле хәлләрдән җиңүче булып чыгарга көч бирде. Мин аңа бик тә рәхмәтле!
Айрат Садыйк студент чагында ук «Татарстан яшьләре» газетасында эшли башлады. Аның язмаларын бер дә калдырмый укый, Казан каласында кызык­лы дөньяда яшәүче студент егетем белән горурлана идем.
 
Күңелләр арасы ерагайды...
 
Мәктәпне тәмамлагач, мин дә КДУга килдем, журналистика бүлегенә кердем. Айрат белән студентлар тулай торагында очраштык. Ләкин ул инде башка иде. Яныма «салып» килде, сөйләшүе дә шактый эре. Бәлки, яңа диплом алган егетнең шатлыктан исерүе булгандыр, мин хәзер шулай уйлыйм, ул вакытта без уртак тел таба алмадык. Юл аралары якынайса да, күңелләр арасы ерагайды.  Мин очрашуыбызны бик романтик итеп күзаллый идем, әмма алай булып чыкмады. Студент халкы арасында хәбәр тиз йөри – миңа Айратның йөргән кызы барлыгын әйттеләр. Хәер, барып чыкмаган мәхәббәт яңа студент эскәмиясенә утырган, мең хыяллар белән янып яшәгән кыз бала өчен әллә ни зур трагедия булмады. Мин ачасы утраулар алда иде әле!
 
Айратны мин, коллега буларак, «Шәһри Казан» газетасында эшли башлагач күбрәк белдем. Ул каләмле журналист иде. Теләсә кайсы темага тотынмасын, коя да куя. Бармактан суырып язган кайберәүләргә ул мыс­кыллап карый иде. Редакциядә летучка вакытларында шундыйлар бер-берсен мактый торган була. Без бу чыгышларны ирен чите белән генә елмаеп тыңлыйбыз да үзара ым кагып куябыз. Айрат талантсыз язылган материалларны үртәлеп укый иде. Аның бер сүзе бар иде – «пүчтәк». Әмма сәләте чамалы кешеләр икенче яктан алдыра – аларда хезмәт дисцип­линасы була. Айрат исә «эш сәгате» дигән төшенчәне берничек тә кабул итә алмады. Хәер, мин үзем дә журналистны сәгать кысаларына тыгуны хупламыйм.
 
Ул бер-бер артлы дөньяга килгән улларын ярата, алар турында горурланып сөйли иде. Шулай да берничә тапкыр: «Их, кыз әтисе буласым килә! Кыз бала сөясем! Тик Садыйковларда каян кыз бала булсын? – дип куя. – Үзебез өч малай, дүрт онык – малайлар...»
 
Аның елмаюы ­ матур иде
 
Аны хатын-кызлар ярата иде! Телефоннан эзлиләр, хатлар язалар. Минем бер тапкыр читтән генә Айратның бер ханым-туташ белән танышуын күзәтеп торганым булды. Бу хакта язып, мәрхүмнең җанын рәнҗетермен дип уйламыйм. Исән булса да, үпкәләмәс иде. Ул флирт ярата иде. «Шәһри Казан» редакциясендә эшләүчеләр  бәйрәм вакытында Айратның бер ханымның туфлиенә шәраб салып эчкәнен, шәт, хәтерлиләрдер. Хәер, сүзем бит башка нәрсә турында иде.
 
ТГЖИ бинасында эшләгән вакытыбыз. Ничек булгандыр, Айрат мине кафега туңдырма ашарга чакырды. «Түләргә акчаң бармы? Синең белән барып оятка калмаммы?» – дим. Елмая. Аның елмаюы матур иде. Күндерде бу мине. Аскы каттагы кафега төштек. Мин бер өстәл артында урын алдым, Айрат – чиратта. Аның алдында гына – бу бинада эшләмәгәне сизелеп торган ханым. Айрат ничектер сүз кушып, алар сөйләшеп киттеләр. Шаккатып карап торам. Айратым күзләрен түбән төшергән, йөзенә алсулык йөгергән, бит очларында нәни чокырлар чыккан, шундый оялчан кыя­фәттә елмая – беренче тапкыр гашыйк булган гөнаһсыз егетмени! Янәшәдәге ханым да эреп бетә язган туңдырма хәлендә.
 
Мин коллегам алган туңдырманы ашап бетердем дә китәргә кузгалдым. Айрат кофе эчеп калды.
Айратны фаҗигале үлемгә ни этәрде соң? Дөресрәге, соңгы адымга ни этәрде? Ни сәбәп­ле чыга алмады ул аракы упкыныннан – мин моны белмим. Дөнья авырлыгы дисәң, ул башкалардан артык та, ким дә яшәмәде. Ходай биргән таланты, иҗатын санлаучылар бар иде. Торырга фатиры, гаиләсе, туганнары. Бәлки аңа бу гына җитмәгәндер? Еш кына ул: «Кайчан бездә дә журналистлар чит илләрдәге коллегалар кебек эшли, яши башларлар? Кай­чан бездә журналистның чын бәясен белерләр?» – дия иде. Бездә дә «бәясен беләләр» журналистның! Кая барма, сыйларга, майларга-җайларга телиләр. Әмма бик күпләр бу вазгыятьтә яшәсәләр дә, үзләрен саклап калалар бит. Айрат үзен саклый алмады. Бәлки аның янәшәсендә җанын аңлаучы, вакытында ярдәм итүче булмагандыр. Барлык гөнаһларын кичереп, аны пәйгамбәр итүче?.. Инде бу хакта ничек кенә уйлансаң да, соң!
...
Мәңгелек дигән бөек вакытның бер мизгелендә нәни генә йолдыз ялтырап алды да серле караңгылыкка чумды. Кемдер күрде аны, кемдер игътибар да итмәде. Ул кабынды һәм сүнде.Чиксезлектә аның да бер хәрәкәте булып алды, бу яшәү үзе иде. Дөньяда бер балкып кабына алмаганнар да бар бит, күп бит.
 
РS. Моңа кадәр бакый дөньяга күчкәннәр хакында язарга туры килмәде. Каләм тыңламый, яза белеп булмый. Әмма Айрат хакында язмасам, мин тыныч кына яши алмас идем. Ул минем күңелемдә. Бәхил бул, Айрый, Күктән безгә рәнҗүле караш ташлама. Яшәүләр болай да җиңел түгел!

Таңчулпан
Шәһри Казан
№ --- | 02.10.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»