|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2015 Язмыш
“Өметемне өзмим әле”“Улымны табибларга күрсәтәм дә гел җылы сүз көтәм. Алар исә, өметләндермибез дә, күңелегезне дә төшермибез, ди. Ә минем улымны бик тә аякка бастырасым килә”, – ди Саба районы, Иләбәр авылында яшәүче Гүзәл Федорова. Федоровлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. “Олы кызыбыз, шөкер, сау-сәламәт. Уртанчысы авыргач, аның белән хастаханәләрдә яттык. Кызыма катлаулы операцияләр булды. Шөкер, ул терелеп балалар бакчасына китте. Менә шул вакытта өченчегә узганымны белдем. Баланы вакытыннан алда таптым. Җитлекмичә, 29 атнадан туды ул. Табиблар: “Балагыз сау-сәламәт. Авырлыгын гына җыярга кирәк”, – диде. Өйгә кайткач та анда авыру билгеләре күрмәдем. Алты айга кадәр бар да яхшы иде, – дип сөйли Гүзәл. – Аннары чираттагы прививкага бардык. Улымның гарипләнеп китүен шуннан гына күрәм. Әле аннан соң да дөрес диагноз куя алмадылар. Бер яшь тулып киткәч кенә ДЦП диделәр. Улыбыз хәзер бөтенләй хәрәкәтсез ята. Бераз гына булса да рәтләнеп китмәс микән дип, дәваларга тотындык”. Эмильгә инде ике яшь тулып киткән. Әмма ул әле дә нәни кулларына кашык тота алмый. Теле дә ачылмаган: “әни” сүзен генә әйтә ала. Гел ятып торгач, малайның гәүдәсе бик авырта икән. Өянәкләре дә булгалый. “Массаж курслары, ЛФК алгач, рәтләнеп китәбез. Улым бик тә сабыр, тыныч бала. Инде авыртуларына да ияләнде. Еламаска тырыша. Гаиләдә өч бала булгач, акчаны җиткерү бик кыен. Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдым”, – ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|