поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.06.2009 Җәмгыять

ЭШСЕЗЛЕК ИРЛӘРГӘ ЯНЫЙ

Әле кайчан гына эшсезләр арасында беренчелекне хатын-кызлар тота иде. Соңгы вакытта, киресенчә, ир-атлар эшсез кала башлады. Хәер, бу һич тә хатын-кызларның әлеге уңайдан язмышлары җиңеләйде дигән сүз түгел. Ә ир-ат эшсезләрнең артуына килгәндә, бу республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан вахта методы белән Урал һәм Себер федераль округларына нефть-газ чыгаручы предприятиеләргә эшкә йөрүчеләрнең кимүе белән бәйле. Кризис әнә шул гөрләп эшләүче һәм иң зур хезмәт хакы түләнүче тармакны да читләп узмады бит.

Мәшгульлек белгечләре дистә еллар беркайда да рәсми рәвештә эшләмәүче кешеләрнең дә эшсезлек буенча учетка басуына гаҗәпләнә. Бер карасаң, пособиесе дә күп түгел – бары 850 сум гына кебек. Алар арасында бүгенге хезмәт базары таләпләренә яраклы һөнәр үзләштерергә теләүчеләр дә күбәя. Һөнәр үзләш­терү дигәннән, бу максатка федераль бюджеттан кризис нәтиҗәләре белән көрәшү программасы нигезендә шактый зур суммада (893,2 мең сум) акча каралса да, аны файдалану шактый мәшәкатьле икән.

 

Узган атна ахырында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының яртыеллык эш нәтиҗәләренә багышлап уздырылган коллегиясендә ул хакта да сүз булды. Районнардагы мәшгульлек үзәкләре белгечләре әнә шул акчаны алу өчен шактый килешүләр төзергә мәҗбүр булудан зарланды. Килешүләр төзү бер хәл, укытуны оештырып җибәрү өчен башта 30 көнлек, аннан 10 көнлек процедураны үтәргә кирәк. Менә ни өчен республикада федераль бюджеттан бирелгән 300 миллион сумга якын акча һаман тик ятарга мәҗбүр. Вәзгыятьне үзгәртеп тә булмый, болар барысы да "Роструд"тан төшерелгән таләпләр. Министр А.Шәфигуллин инде бу эшнең җайга салынуын искәртсә дә, бу кадәр сумманы тиз генә үзләштереп булырмы, билгесез.

 

Инде хәзер программаның җитешсез яклары да ачыклана башлады. Мәсәлән, аның буенча республикада 4,5 мең кеше эшмәкәр буларак үз эшен оештырып җибәрергә тиеш. Дистә еллар урта һәм кече бизнес өлкәсендә эшләп килүче эшкуарлар да бөлгенлеккә төшкән бер вакытта үз эшеңне өр-яңадан башлау мөмкин эшме икән?

 

Республикадагы 61,3 мең эшсезгә 26,2 мең эш урыны булса да, "батып баручылар" ул саламга ябышырга атлыгып тормый. Чөнки аларда хезмәт хаклары 4330-5000 сум тирәсе генә. Шәһәрдә бу акча транспортта юл йөрү һәм әбәд өчен генә китеп бетәчәк. Ә авыл җирендә андый вакансияләр бөтенләй юк. Шуңа да, коллегиядә төп докладчы К.Таҗетдинова әйтеп үткәнчә, республикада теркәлгән эшсезләрнең һәр бишенчесе авылда яши. Алдагы елларда әле вахта методы белән Казанга, Чаллыга йөреп эшләсәләр, бүген, төзелешләр туктап калу сәбәпле, эшләре тагын да хөртиләнде. Хезмәт хакын вакытында түләмәгәч, йөрүнең дә мәгънәсе юк. Бүген республикада хезмәт хакы буенча бурыч янә куркыныч төс ала бара: 168,2 миллион сум. Берничә ай буе бушка эшләүчеләр арасында алдынгылыкны янә шул төзүчеләр, эшкәртү промышленносте, транспорт хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы тота. Ни кызганыч, бурычка яшәү бюджет хезмәткәрләре арасында да күренә башлады.

 

Өстәгеләр, әле халык кризисның ни икәнен сизмәде, оек кунычындагы запаслары да шул килеш, дигәндә, күрәсең, үзләрен күздә тоталардыр. Беренчедән, бездә түрәләр, депутатларның вакытында хезмәт хакы алмауларын күз алдына да китереп булмый. Икенчедән, хезмәт хакы булмаса, аларның банкларда запаслары, кыйммәтле кәгазьләре, һич югы икешәр-өчәр фатир-коттеджлары бар. Коллегиядә катнашучыларның күбесе шул хакта уйланып утырды бугай, таралышканда кәефләре әллә ни шәптән түгел иде. Кәефсезләнүгә тагын бер сәбәп бар: федераль казнадан бирелгән 446 миллион сум акчаны бер-ике айда үзләштереп бетермәсәләр, икенче яртысын алу бик мәшәкатьле булачак.


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 106 | 02.06.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»