поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.09.2015 Юмор

Ялгыз ир монологы

Ялгыз ирнең хәлен икенче бер ялгыз ир генә беләдер, мөгаен. Хатыным белән аерылышуымның сәбәбен әйтеп-сөйләп тормыйм, чөнки, беренчедән, бу гайбәт сөйләүгә керер иде, икенчедән, гаеп үземдә күбрәк шикелле һәм, ниһаять, өченчедән, кемгә кызык хатыным белән төрле тарафларга китүебезнең сәбәбе.

Минем сезгә ялгыз ир хакында берничә сүз катасым килә.

Әйе, ялгыз ирнең хәлен болай гына аңлатып, тасвирлап бирү мөмкин түгел. Аның халәтен анык аңлар өчен үзеңә дә буйдак булу зарур.
Подъездга кергәч теге яки бу фатирдан аңкыган аш исе ялгыз ирнең аңын, зиһенен ничек томалаганын нинди сүзләр, нинди төсмерләр белән аңлатмак кирәк! Берәр фатирдан кыздырылган бәрәңге исе аңкыса, табада башта суган белән кишернең майлап кыздырылганы, аннары гына бәрәңге салынганын аңлыйсың. Шул тәмле эш белән мәшгуль булган зифа буйлы, ромашка чәчәкле халат кигән, чәчен матур итеп җыеп башына яулык чөйгән хатын күз алдына килеп баса. Бәлки ул зифа буйлы да түгелдер, халаты да искергәндер, бәлки хатын үзе дә таушалгандыр, әмма вә ләкин подъездда ризык исе борынны кытыклагач хатын-кыз күз алдына илаһи зат булып килә дә баса.

Кайвакыт эштән кайтып подъездга керәсең... аһ, авызыңны корт чаккыры, нинди ис! Кемдер балык пешерә! “Нерафинированный” көнбагыш мае белән. Бәлки әле ул ахырга таба балык өстенә йомырка да сытадыр...

Ә мин үземнең шыксыз, салкын буш фатирыма керәм дә, моннан уналты ел элек алынган ике камералы “Мир” суыткычын ачып, андагы яртылаш бушаган аджика банкасы кырыенда бөрешеп беткән ярты лимонны, тешләгәннән соң теш эзләре калган сыр кисәген, ташларга кызганып инде атна-ун көн яткан селедка койрыгын күрәм. Ярый әле чүп чиләге янындагы пакетта үрә башлаган дүрт-биш бәрәңге калган. Мин аны юып әрчим дә кәчтрүлгә салып пешерәм, аннары теге селедка койрыгы белән ашыйм. Кем әйтмешли: “...Ач йөрәккә ачы юа, чукындыра да куя...” Аннары үтереп эчәсе килә. Чәйник кайнап чыккач өйдә чәй беткәнлеген беләсең. Бер литрлы банкадагы карлыган вареньесының өстендәге бозылып гөмбәләнгән өлешен кашык белән сыдырып түгәсең дә, вареньеның ашардай җирен теге кайнап чыккан суга болгатып эчәсең.

Кайвакыт иртән лифт көткәндә кеше фатирыннан коймак исе чыга. Шул коймакны пешерүче хатынның ире алай-болай үлеп китсә, шул хатынга йортка керер идем. Холкына да түзәр идем, җаным дип кенә торыр идем, гаиләне таркатмаска барлык көчемне куяр идем. Коймак хакына, хуш исле ризык хакына беркем җимерә алмаслык, беркем бетерә алмаслык мәхәббәт тудырыр идем. Лифтта төшеп барганда такмак искә төште:

Табадагы коймагымны
Яндырмадым, көйдердем,
Әкрен басып, вак-вак атлап
Сөймәс җирдән сөйдердең.

Йөз утыз дүртенче фатирдан еш кына борщ исе чыга. Эштән арып кайтып килүче ялгыз иргә нинди җәза бу – борщ исен иснәү. Ул вакытта гомереңнең бер елын кисеп ташлау бәрабәренә бер тәлинкә борщ бирәбез дисәләр, мөгаен, килешер идем.

Борщ куе. Аның ите дә бар. Кашык белән каерып каймак саласың. Кара борыч сипкәннән соң, уч белән яңакның бер ягын каплап читкә карап төчкереп куясың. Тәлинкә кырында ап-ак ипи телеме. Ипи өстенә сарымсак кырылган. Өстәл уртасында бер шешә аракы тора. Борщны болгаткалап алгач, бер рюмка салып эчәсең. Икенче рюмканы ярты тәлинкә ашаганнан соң. Каш өсләрендә, муен тамырында бөрчек-бөрчек тир бәреп чыга – рәхәт тир, организмның рәхмәт әйтү билгесе бу.

Шуннан соң, ятып торам дип, диванга авасың да йокымсыраганыңны сизми дә каласың. Ярты сәгать черем итеп алганнан соң кырыеңда хатыныңның ятуын күрәсең. Ул телевизор караган булып ята. Уе башкада. Шундый рәхәт. Бер кайгы юк. Тамак тук.

Сандугачлар су дип эчә
Яфрактагы чыкларны,
Уйлама, җаныем, юкларны,
Уйла бергә йоклауны.

Минем хатыным бик тәмле пешерә иде. Хәер, хәзер дә пешерәдер. Тик менә кемнәргә пешерә икән ул хәзер пилмәннәрен, бәлешләрен, шулпаларын, өчпочмакларын, дучмакларын, кыстыбыйларын?

Аның белән бергә яшәгәндә безнең фатирдан да тәмле исләр аңкып ялгыз ирләрнең аңын томалагандыр. Инде ничә тапкыр үтереп ашыйсы килгәндә, йә подъездда пешкән аш исен иснәгәндә үземә сүз биргәнем бар: Можгага барып хатыным белән мөнәсәбәтләрне җайга салам да кире кайтырга күндерәм. Берәр җирдә капкалап алгач, тамак туйгач тагын ялкауландыра.

Хатын Можгадан минем, шунда кайтып китте ул. Бер ач вакытта ничек тә барырга кирәк анда. Ирдә микән? Баруын барырмын да... Йонлы күкрәкле әзмәвердәй ир ишекне ачып сиңа вокзал янындагы бомжга караган сыман җирәнеп караса?..

Нишләп ир кешегә пешерү осталыгы бирмәгән Ходай? Нишләп хатын-кыз пешергән ризык тәмлерәк була икән? Дөрес, поварлар арасында ирләр күп, ләкин ул бит рестораннарда, кафеларда. Анда начар пешерсәң дә ярый.

Беркөнне пилмән исе килә торган бер фатирдан почык борынлы, чепи күзле ир чыкты. Төс-биткә шөкәтсез булса да, кыяфәте, үзен тотышы вәкарьле моның. Тәмле ашаганнан бу. Шунда аның канәгать чыраена кизәнеп берне тартасым килеп китте. Тамак тәмугка кертә ди. Төрмәгә кертүе дә бик ихтимал. Көчкә үземне тыеп калдым.

Их, бәлеш ашамаганга биш-алты ел бар бит инде! Чын бәлеш турында сүз бара – татар бәлеше, шулпалы, ярмалы бәрәңге белән, тана итеннән пешерелгән бәлеш турында.

Шул бәлешнең төбеннән дә тәмлерәк нәрсә бар соң бу сәер дөньяда?! Шул бәлешне пешерүче хатын-кыздан да гүзәлрәк кем бар соң бу вәхши дөньяда?!


Зөлфәт ХӘКИМ
Акчарлак
№ --- | 22.09.2015
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»