поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.06.2009 Җәмгыять

НАИЛ КАМБЕЕВ “49 КИТАПХАНӘ ЯБЫЛДЫ”

Элегрәк китапханәләргә йөрү культурасы бар иде. Мәктәпләрдә дә каникул вакытында укучыларга фәлән кадәр китап уку һәм классташлар алдында эчтәлеген сөйләү кебек бирем бирелә, ярышлар уздырыла иде. Китапханәдә теркәлми калган кешеләр сирәк күренеш булды. Бүген компьютер заманында алар арткы планга күчте кебек, йөрүчеләр дә әллә ни юк, бигрәк тә авыл җирендә китап йортлары бушап калды, яңа басмалар белән тәэмин ителми. 27 май Русиядә китапханәләр көне буларак билгеләнә. Шул уңайдан ТР Милли китапханәсе директоры Наил Әкрам улы КАМБЕЕВ белән очрашып, китапханәләр турында сөйләштек.

– Наил әфәнде, ТР Милли китапханәсендә бүген ничә китап саклана?

 

– ТР Милли китапханәсе – дөньяда Татарстан, татарлар тарихы, мә­дәнияте турында мәгълүмат туплый торган бердәнбер урын. Ан­да 20 дән артык бүлек бар. Биредә 3 миллион 200 китап саклана, шуларның 110 меңе татарча, 80 меңе чит телләр, калганнары урыс телендәге басмалар. Борынгы китаплар һәм кулъязмалар бүлеге фондында татар, гарәп, төрек, фарсы, урыс тел­лә­рен­дәге 14 мең экземпляр китап, 1378 кулъязма, фотоматериал, революциягә ка­дәр чыккан татар газеталары саклана. Бу бүлек­тә XIV гасырга караганнары да бар: 1699 елда кул­дан күчереп язылган Коръ­ән, Кол Галинең “Кыйс­саи Йосыф” әсәре, Ш.Мәрҗә­ни, К.Насыйри, Г.Тукай үз­ләре исән чакта чыккан китаплар.

 

Ел саен безнең китапханә хезмәткәрләре археографик экспедицияләргә бара. Бик күп төбәкләрдә булып кайттылар. Шактый кулъязмалар, документлар, фотосурәтләр, открыткалар, кайбер язучыларның моңа кадәр ишетелмәгән әсәрләре табылды.

 

– Чит ил архивларында татарларга кагылышлы, та­­­тар авторларының кыйм­мәтле борынгы китапларын барлау эше барамы? Аларны Казанга кайтарту буенча нинди эшләр башкарыла?

 

– Бу эш бара, яшь галимнәребез Оренбург, Уфа, Мәс­­кәүнең дәүләт китапханәсендә дә еш була. Анда үз вакытында алып кителгән татар китаплары шактый саклана. Мәскәү китапханәләрендә гарәп шрифтында татарча укый белүче юк диярлек. Ә элеккеге китапларны өйрәнергә гарәп, фарсы телләрен белү таләп ителә. Шөкер, бездә андый белгечләр бар.

 

Әйе, чит илләрдә татар ки­таплары, басмалары күп. Галимнәр эзләнә, ләкин бу акчага бәйле. Кризис чоры җитсә дә, зарланып утырырлык түгел. Финляндиядә “Шу­­­­ра” журналының бик күп басмалары сакланган, электрон версияләре эшләнгән. Казанга китапханәчеләр форумына килгәч, алар без­гә аны бүләк итәбез дип вәгъ­­­дә бирделәр. Июльдә ку­накка көтәбез.

 

Без 27 илнең китапханәсе белән хез­мәттәшлек итә­без, әдә­бият белән алма­шы­набыз.

 

– Китапханә фонды ни рәвешле тулылана? Елына ничә татар, урыс китабы булырга, сатып алырга тиешле ниндидер баланс сис­темасы бармы?

 

– Республикадагы барлык нәшрият, кечкенәме ул, зурмы, басылган китапның  3 экземплярын безгә тапшырырга тиеш. Ел саен Татарстан китап нәшриятына 5 мил­лион сум күчерелә, шул акчага шәһәр, авыл китапханәләренә китаплар тапшырыла. Башка елларга караганда, басмалар сатып алу, матбагаларга язылу авырлашты. Шөкер, киләсе яртыеллыкка Татарстан хөкүмәте газета-журналларга язылу өчен акча бүлеп бирде, чөн­ки Милли китапха­нә­дә газета-журналларның нөс­­­хәләре сакланмаса, алар­­­­ны берничә ел үтү бе­лән табып булмаячак.

 

– Авыл китапханәләре китаплар искерде, таушалды дип зарлана. Авыл җи­рендә хәлләр ни­чек?

 

– Республика буенча 1576 китапханә исәпләнә. Кызганыч, соңгы берничә ел эчен­дә 49 ы ябылды. Алабугада өч китапханәне ябар­га дигән карар кабул ит­теләр, 3-4 мең укучысы булса да, яптылар. Муниципаль үзидарә за­коны чыккач, китапханә­ләр район хакимиятләре карамагына тапшырылды. Алар­­­ны материаль яктан тәэ­мин итү – муниципаль бе­рәм­лекләр бурычы. Китаплар, җиһазлар сатып алу­ны үз­ләре кайгыртырга тиеш. Китапханәләр өчен бу уңайсыз гамәл булды. Без кайсы авыл яисә шәһәр китапханә­сенә нинди китап кирәклеген яхшырак белә идек. Җи­һазлар алыр­га да булыш­тык.

 

2008-2010 елларга тәгаен­ләнгән махсус программа буенча, йөздән артык китапханәгә компьютер алып бирелде, алар интернетка тоташтырылды, программалар сатып алынды. 54 енең үз сай­ты, электрон поч­тасы бул­дырылды. Әкрен ге­нә виртуаль китапханә дигән әйбер кулланылышка керә башлады.

 

– Бүген китапханәләр буш дип зарланалар, шә­һәрдә бу, бәлки, әллә ни си­­зелмидер, ләкин авыл җирендә вәзгыять башкача. Элеккеге кебек китапханәләргә халык ябырылып йөрми. Ә кешеләрне китертү буенча нәрсәләр эшләнә? Моның өчен ниндидер яңа PR-акцияләр кулланганыгыз бармы?

 

– Авылда китапханәгә йөрмиләр дип әйтә алмыйм. Дөрес, 49 ы ябылды, ләкин шул ук вакытта, бераз ярдәм итсәгез, без аларны эшләтеп җибәрер идек, диләр. Туган авылыма еш кайтып йөрим, китапханәгә кайсы көнне кермә, һәрвакыт кеше. Заявкалар биреп, мөрәҗә­гатьләрен әйтеп торалар. Чу­вашстан, Удмуртия, Ма­ри Иле, Башкортостан  нәш­рият­лары белән дә тыгыз эшлибез. Үз машиналарыбызда китапларны алып кайтып, чувашлар, марилар, удмуртлар яшәгән авыл китапханәләренә тапшырабыз.

 

ТР Милли китапханәсенең 56 мең кулланучысы бар, элекке елларда 62 мең иде. Аларның һәркайсы елына 10-15 тапкыр килә, интернеттагы ­kitaphane.tatar.ru сайтына ел дәвамында 365 мең тапкыр керелә дигән статис­тикабыз бар. 90 илдән керүче тер­кәл­гән. Безнең эшчән­лек планын алып карасаң да, аена икешәр чара уза, әдәби ки­чәләр, китаплар, картиналар күргәзмә­ләре оештырыла. “Ел китабы” чарасы киң җә­мәгать­че­леккә билгеле.

 

Шунысын әйтергә кирәк, ТР Милли китапханәсенә рек­лама кирәкми. Халык безгә агылсын дигән максат куймыйбыз. Һәрбер хезмәт­кәребез болай да норманы арттырып эшли. Мең кешегә хезмәт күр­сә­тергә тиеш булсалар да, алар һәркайсы мең ярым ке­ше белән эшли булып чы­га. Китапханәгә халык йөр­сен өчен, аның тиешле бинасы да булу мө­һим. Мең кешелек зал кирәк, ә без бү­ген иң күбе 300 не сыйдыра алабыз.

 

– Милли китапханә өчен яңа бина төзибез дигәннәр иде. Голландия архитекторы проекты җиңеп чыгып, аның эскизлары күрсәтелде, төзелеш урыны да билгеләнде. Ләкин нигез салу эшләре күренми. Булачакмы инде милли китапха­нәнең яңа бинасы, әллә икътисадый кризис дип аны оныттылармы?

 

– Казанның җир комитеты урын бүлеп бирде, аның конкрет гектарлары күрсә­телгән. Карардан кире чигенү булмады, ул төзелә­чәк, Минтимер Шәй­миев та мо­ны исеннән чыгармый.

 

Ә җиңгән архитекторга кил­гәндә, кризис чорында аның компаниясе бөлгенлеккә төште. Шуңа күрә ТР Милли китапханәсе бинасының яңа проекты булачак.

 

– Китапханә  хезмәткәр­ләре социаль яктан ничек куәт­лән­гән? Яшьләр киләме, әллә электән үк эшлә­гән апалар гына эшләренә тугры каламы?

 

– Бүген хезмәткәрләрнең 75 %ы электән үк эшләүче кешеләр. Безгә Казан дәү­ләт мәдәният һәм сән­гать университетын тә­мам­лап киләләр, ләкин 2800 сум хез­мәт хакына  эшлиләр дә, аннары кибет­ләргә, төр­ле шир­кәтләргә офис-менеджер булып урнашалар. Яшь­ләр 5 ел саен үзгәреп тора, яңа кадрларны мондый аз акчага туплау, саклау мөм­кин түгел. Без 4500 сум минималь хезмәт хакы бирергә тиеш. Китапханәдә түләүле хезмәтләребез бар: ксерокстан чыгару, мәгъ­лүмат би­рү, патент бүлеге, диссер­тация­ләр базасындагы материалларны куллану мөм­кин­леге... 

 

– Башкалар, мәсәлән, башкорт, чуваш, мари мил­­ли китапханәләре хезмәткәрләре белән аралашасызмы? Аларның эшләре ни хәлдә?

 

– Русия буенча китапханәләр белән чагыштырганда, без шөкер итәргә ти­еш. Кайсысы яхшы эшли дигәндә, иң беренче­ләрдән булып Чувашстанны билге­ләр идем. Аларда өч ел элек барлык авыл һәм район үзәк­ләре китапханә­ләре ком­пьютерлаштырылды, интернетка тоташтырылды. Без­­дә бу эш сүл­пәнрәк бара.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 29.05.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»