• 21.08 "Сүнгән йолдызлар" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 11 Август Равил Харисов
  • 11 Август Илсур Сафин
  • 11 Август Зөлфәт Хәким
  • 12 Август Гамирҗан Дәүләтшин
  • 12 Август Миңнәхмәт Сәхапов
  • 13 Август Луиза Янсуар
  • 13 Август Айдар Шаһимәрданов
  • 14 Август Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937)
  • 14 Август Мирфатыйх Зәкиев
  • 15 Август Рөстәм Мингалим
  • Казанда үзем үстергән бройлер чебие ите сатам, яртышарлап бүленгән. 1 кг - 250 сум. Бер чеби 3 кг тирәсе. Күп түгел, үземнән артканын гына. 89510679470
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча иптэшкэ бер егет кертэм. 89274433797.
  • Автолюлька от 0 месяца, ходунки, детская одежда по приемлемый цене. Актаныш. 89625646471
  • Печэн чабам, кысам, ташыйм 89625704993. Актаныш.
  • Казан шэхэре Проспект Победы урамында 2 булмэле фатирнын бер булмэсен арендага бирэм. 7 мен + счет фактура. +7 917 873-82-13
  • Гөбәдия өчен яңа ясалган корт (тура, кызыл эремчек)сатыла. 1 кг -500 сум. 89520443330 (Казан)
  • Казанда Горьковское шоссе урамында (ост. Можайский) бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Яшәү өчен барлык жихазлар да бар, кирпеч йорт, индив. отопление, Собственник. Айлык тулэу: 12500+к.у. тел.89172516412
  • Казанда,п-т Победы 139а к2 адресы буенча бер булмэле фатир арендага бирелэ.41кв.м. Яна ремонт,яна мебель хэм техника.17+ к/у.Озак вакытка. фотоларны ватсаптан жибэрэ алам. тел. 8-927-407-66-80
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 24/7. 89196271171
  • Тиз арада,бергэ квартира снимать итэргэ акыллы татар кызы эзлим.Кварталда.89393079089

 
 

 
Архив
 

               

09.09.2015 Милләт

Рәшит Баязитов ике бишлегә лаек

Әйе, ике дистә елдан артык үзенең хәйрия гамәлләре белән безнең Нижгар өлкәсендә генә түгел, ә ерак Урал, Себер якларында да киң танылган күренекле якташыбыз, Камканың бөек улы Түбән Новгород өлкәсенең хөрмәтле меценаты академик Рәшит Җаббарович Баязитов 3 сентябрьдә 55 яшьлек матур гомер бәйрәмен – юбилейлы туган көнен билгеләп үтте.

Шул уңайдан без аны ихластан котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә зур уңышлар телибез.

Ул туган ягы, халкыбыз өчен башкарган игелекле гамәлләре, эчкер¬сез ярдәме белән өлкә, ил күләменә генә түгел, бөтен татар дөньясына үзен танытты.

Хәрби хезмәтен тәмамлап кына өлгергән авыл егете Мәскәүгә эшкә урнаша һәм... күпләр узган юлны кабатлый: ЖЭКта слесарь, аннан бригадир, аннан прораб, төзелеш участогы начальнигы... Шул арада Мәскәү дәүләт университетында укый, югары белем ала, оештыручанлыкта олы тәҗрибә туплый, игелекле гамәлләре белән дан-абруй казана башлый.

Хезмәттә чыныгып үскән, балачактан үз юлыннан йөрергә өйрәнгән, максатчан, инде Мәскәү тәҗрибәсе туплаган егет каршын¬да илдә башланган үзгәртеп кору киң мөмкинлекләр ача. Рәшит төзү, социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмалары булдыра, алар¬ны киңәйтә, материаль базаларын елдан-ел яңарта. Анда йөзләгән кеше, күпчелеге якташларыбыз эшли. Шулай итеп әле утыз яшен генә тутырып килгән Рәшит Җаббар улы яңа тормышта үз урынын таба, үз сукмагын сала һәм шуннан нык кына атлап бүгенге ике бишле го¬мер бәйрәменә килеп ирешә.

1994 елда Камка мәчет-мәдрәсәсеннән башланды аның хәйрия гамәлләре. Шуннан соң ту¬ган авылы Камкага мәдәният бина¬сы төзетте, юллар салдырды. Авыл ветераннарының да, ялгызаклар-ның да, хәлсез-хәерсез кешеләр-нең дә күңелен күрә белде ул.

Аның булышлыгы, аның катнашы белән авылларыбызда бик матур сабантуйлар үтте. Ә инде татар халкының танылган артистлары Хайдәр Бигичев, Илһам Шакиров катнашкан музыкаль сабантуй Сергач татарларын гына түгел, Татар¬станда, хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне дә хәйран калдырды. Нәкъ Рәшит Җаббаровичның җиңел кулыннан мондый матур ча¬ралар, бай программалы һәм тирән эчтәлекле сабантуйлар илебезнең бүтән төбәкләрендә гамәлгә кереп китте.

Туган ягының патриоты буларак, Рәшит әфәнде районнарның хәле, колхозларның тормышы белән гел кызыксынып торды. Пильна якла¬рында авылларга газ кертәргә ярдәм итте. Байтак колхозларга ягулык, техника белән булышып торды. Петрякс, Камка, Бозлау хуҗалыкларына биргән техника өчен колхозчылар Рәшит Җаббаровичка аеруча рәхмәтле булдылар.

Рәшит Баязитов динебезне тор¬гызу, татар халкының рухи мирасын саклап калу һәм үстерү юлында башкарган эшләре белән халкыбызның күңеленә якын. Мәчетләргә, дин белән кызыксынучыларга меңләгән китап бүләк итте ул. Аның кулы белән язылган, аның катнашында, аның ярдәмендә Нижгар татарлары, мәхәлләребез тарихына багышланган байтак китаплар басылып чыкты.

Хәйрия эшләрен күреп, аңа югары бәя биреп Сергач районының Земство җыены Рәшит Җаббаровичны “За заслуги перед Сергачским районом” дигән диплом һәм махсус медаль белән бүләкләде. Ә Сергач шәһәренең 226 еллыгы уңаеннан, нәкъ моннан 10 ел элек Рәшит Баязи¬товка “Сергач районының хөрмәтле гражданины” дигән хөрмәтле исем бирелде. Хезмәтенә карата хөрмәт күрсәтеп, әлбәттә, чөнки Рәшит әфәнде Луговое авылында ташлан¬ган чиркәүне ремонтлатып ачтырды, район кастаханәләренә дарулар, шприцлар, азык-төлек, мәктәпләргә дәреслекләр, җиһазлар күпләп бир¬де. Перестройканың иң авыр елларында бу зур ярдәм иде. Дүртәр ай хезмәт хакы күрмәгән Сергач укы¬тучылары забастовка игълан иткәч, нәкъ Рәшит Җаббарович аларга беренче булып Мәскәүдән ярдәм кулы сузды – икенче көнне үк егерме тон¬надан артык азык-төлек төягән КамАЗ Сергачка бәреп җитте.

Әлбәттә, Сергач кына түгел, Пиль¬на, Спас, Кызыл Октябрь районнары да Рәшиттән зур ярдәм күрделәр. Мәсәлән, җирле эчке эшләр бүлекләренә автомашиналар алып бирде. Мочалида янгын аркасында йортсыз калган гаиләне “түбәле” итте, Бозлауда клуб төзетте. Моннан 18 ел элек, Мәскәү үзенең 850 еллыгын зурлап бәйрәм иткән көннәрдә, башкаланың Отрадное дигән микрорайонында өч традицион динне бер урынга туплап, уртак олы максат белән бәйләгән рухи-мәдәни үзәк ачылды. Ә бу вакыйгага кадәр биш ел элек Лихоборка елгасы ярларындагы ике гектарлык мәйданда тик җил сызгырып уйный иде.

Бу урында уникаль рухи-мәдәни комплекс булдыру идеясе күренекле якташыбыз, эшмәкәр Рәшит әфәнде Баязитовның ба¬шында илне үзгәртеп кору, демократия җилләре исә башлау белән тугандыр. Көнбатыш сәясәтенең нинди үзгәрешләр алып киләчәген аңлап, күрәсең, ул динебезне торгызуга басым ясады. Эш башында, тәвәккәлләнеп, туган авылы Камкада уникаль архитектуралы мәчет салдырып куйды һәм аңа “Абделҗаббар мәчете” дип әтисенең исемен бирде. Шул ук вакытта Түбән Новгород мәчетен торгызу¬га зурлап ярдәм күрсәтте, нижгар¬лыларга әнисе Маһинур исемен йөрткән мәдрәсә эшләтеп бүләк итте. Дингә сусаган башкалада татарлар өчен яңа гыйбадәт йор¬ты булдыру нияте белән “Ярдәм” мөселманнар берләшмәсе оеш¬тырды. Озак та үтмичә, Лихоборка елгасының сул ярында Мәскәүнең олы дин әһелләре, мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре “Ярдәм” мәчете нигезенә беренче таш куйдылар.

Мәскәү уртасында мәчет салдыра башлау хакимият органнарын аптырашта калдырды – рөхсәт итәргәме, әллә төзелешне тыяр¬гамы. Шулай уйланып торган арада Рәшит Баязитов мәйданның бер читенә часовня салып куйды. Әлегә кадәр төзелешкә сәерсенеп, эчке канәгатьсезлек белән караган христианнарның күңеле җылына башлады. Ә инде елга ярында чиркәү салып биргәч, халык та, ха¬кимият вәкилләре дә аңлады: академик Рәшит Җаббар улы Баязитов җитди егет, тирәнгә карый, еракны күрә.

Бу үзәк башкаланың үзенчәлекле һәм кадерле урыны булып тора. Ураза, Корбан гаетләре көнне ниж¬гар якташларыбыз нәкъ “Ярдәм” мәчетендә намаз укырга тырыша, чөнки биредә татарга ихтирам-хөрмәт белән карыйлар.

Рәшит әфәнде Баязитовның олы хезмәтенә Мәскәү һәм ил хакимияте югары бәя бирә. Ул Россия Федерациясенең хөрмәтле төзүчесе, Россия фәннәр академиясе әгъзасы, динебез, халкыбыз тарихына, мәдәниятебезне саклауга багышланган китаплар авторы, Түбән Новгород өлкәсенең хөрмәтле меценаты. Ул оештырган һәм җитәкләгән “Хиляль”, “Сабантуй”, “Веротерпимость и гражданское согласие” иҗтимагый оешмалары мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап үстерүгә зур өлеш кертте. Һәм бүген дә Рәшит Җаббар улы Мәскәүдә динебезне үстерү, татарларны барлау һәм берләштерү турында кайгыртып яши. Һәм моның өчен барлык нижгар якташларыбыз, Мәскәү татарлары аңа олы рәхмәтле.

Рәшит Җаббарович Урал-Себер якларында да динебезне торгызуга зур өлеш кертте. Һәм андагы рәхмәтле мөселманнар аны Себер диния нәзарәте рәисе итеп сайлады.

Казан Кремлендә Кол-Шәриф мәчете төзелә башлагач ук Рәшит Баязитов беренчеләрдән булып бу төзелешкә спонсорлык ярдәме күрсәтте. Төзелешкә тагын дә күбрәк акча туплау нияте белән сирәк очрый торган затлы машиналарын аукционда сатуны оештырган иде. Рәшит әфәнде мәдәни-агарту өлкәсендә дә зур эшләр башкара. Ул оештырган “Һилял” яшьләр ансамбле Мәскәү, Түбән Новгород татарларын гына түгел, Россиянең бүтән җирләрендә яшәүчеләрне дә матур чыгышлары белән сөендерде һәм милли мәдәниятебезне пропагандалауга үз өлешен кертте.

Рәшит әфәнде Баязитовның фән өлкәсендә башкарган эшләре аерым игътибарга лаек. Аның эзләнүләре күпкырлы.

Дуслары, хезмәттәшләре Рәшит әфәндене кырыс холыклы, таләпчән, әмма гадел, кешелекле кеше диләр. Эшлекле кешеләр аны заманча эшли белгән җитәкче, оста оештыручы, уникаль сәләтле эшмәкәр буларак беләләр. Ул тугрылыклы, ышанычлы, эшчән кешеләрне үз тирәсенә туплый, аларга эш урыннарында үсү мөмкинлекләре, тиешле тормыш шартлары тудыра. Сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтли, бер генә бәйрәмдә дә аларны бүләксез калдырмый. Сәләтле яшь буынга – авылдамы булсын, Мәскәүдәме – урнашу, гаилә корып яшәү шартлары тудырырга тырыша. Аның кул астында төрле елларда ярты меңнән артык татар эшләде һәм тормышын җайлады.
Рәшит әфәнде бүген дә тынгы белми - Отрадное рухи-мәдәни комплексын һаман яңарта, камилләштерә, хәйрия гамәлләре кыла. Киләчәктә Аллаһының рәхмәте белән аңа тагын да олырак эшләр башкарырга язсын иде.

Сергач мишәрләре, Нижгар татарлары исеменнән киң күңелле, ачык җанлы, кеше хәленә керешә белгән күренекле якташыбызны – Рәшит Җаббар улы Баязитовны ихластан 55 яше белән котлыйбыз һәм аңа иң изге теләкләр юллыйбыз: саулык, бәхет, гаилә иминлеге һәм эшендә уңышлар телибез.

Рәшит Җаббарович үзенең кылган изге гамәлләре, эчкерсез ярдәме белән чын-чынлап ике бишлегә лаек. Әмма ләкин Ходай аны ун дистәле юбилеена да шул егет кыяфәтендә ныклы сәламәтлек белән ирештерсен иде. Андый ярдәмчел кешеләр хәерле озын гомергә, һичшиксез, лаек.

Бүгенге “Туган як” редакциясе коллективы да Рәшит Җаббаровичка рәхмәтле, чөнки аның ярдәме белән генә Сергач шәһәре администрациясеннән арендалаган бинабызда заман таләпләренә җавап бирә торган санузел төзелде. Һәм ул газетабызның 25 еллык юбилеена да безне кыйммәтле бүләге белән сөендерер, дип ышанып торабыз.

 

Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ --- | 09.09.2015
Туган як печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте