поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
08.09.2015 Җәмгыять

Илсөя Бәдретдиновадан токмач турында бер "кыйсса"

Бүген кибеткә бер әби керде. Әллә каян күренеп тора, татар әбисе... Эссе көн булуга карамастан: оегын, ике кат носкиен, яшел кофтасын кигән, яулыгын бәйләгән, чәчәкле сумкасын ике куллап тоткан. Керде дә, уңайсызланып кына, кибетче кызга: – Мне лапша большой, ату поймать не могу,– ди. Кибетче кыз башта аңламады:

– Поймать? Зачем? – дип сорашырга тотынды. Кибеттә өчәү генә булганлыктан: «Ярдәм итегез, зинһар», – дигән кебек, миңа борылды.

– Әби,– мин әйтәм,– әйдә, миңа аңлат.

– Менә, кызым, токмач алам, име? Кул токмачы. Прәме үзем яшь чакта кискәнгә охшаган иде. Шулпага салдым да тотып булмый. Артык вак. Шундыйның эрерәге юкмы икән?

Рәхәтләнеп көлдек өчәүләшеп. Аптырагач, сатучы кыз әбигә лагман пешерү өчен эре итеп киселгән токмач бирде. Әби катык белән кара ипи дә алды. Шундый тәмле булып күз алдына килде әбинең токмачлы ашы...

Мин дә аңламыйм: нигә шундый вак булырга тиеш икән ул токмач, ә? Культурный булсын өченме? Әни, мәрхүмкәем, өстемдә торып токмач кисәргә өйрәтә иде. Имеш, кияүгә чыккач, көләчәкләр үземнән. Миңа, мәсәлән, әби пешергән умач ашы ошый иде. Әле умачларның да ниндие, икене ашыйсың да туясың.

Теге әбине күзем белән чатка кадәр озаттым. Соң, ул әби дә, уңган килен булырга тырышып, токмач кисәргә өйрәнгәндер инде кайчандыр. Ваграк...ваграк...ваграк... Әйләнеп китсен культурагыз. Кибеткә кереп теге эре токмачны мин дә алдым. «Артык уңган» буларак (ӘНИ, бәгърем, гафу ит) соңгы тапкыр кул белән токмач кискәнне хәтерләмим дә инде. Пешердем, дөбердәтеп утырып ашадык. И-и-и тәмле булды... Әби әйтмешли, «поймали так поймали».


Илсөя БӘДРЕТДИНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.09.2015
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar