поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
07.09.2015 Спорт

Түбән Новгород өлкәсе яшьләре спортта югары үрләр яулый

Бу өлкәдә Сафаҗайдан Розалия Насретдинованы, Рбишчадан Алия Мостафинаны, Ыргудан Надир Исхаковны (август ахырында ул Таиландта үткән тай боксы буенча дөнья чемпионатында икенче урынны яулап кайтты), Камкадан Айрат Мангушевны, Өчкүлдән Дамир Җәфәровны, Кочко-Пожардан Камил Муллинны мисал итеп китерергә мөмкин.

Хәзер алар сафына тагын бер рбишча¬лы кызчык Мәдинә Валемеева күтәрелеп бара.

Август башында Саранскида укучылар арасында үткәрелгән Россия спартакиадасында катнашып, ул ядрә этәрү буенча беренчелекне алган. Мәдинә чы¬гышы белән Зур Рбишчадан, Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре Зәки ага Валемеевның оныгы була. Уку елы буена Казанда яшәсә дә, җәйге каникулларын ул Уразавылдагы йортларында үткәрә. Әтисе Рәис әфәнде кызына күнегүләр ясау өчен абзарда төрле спорт җиһазларыннан торган махсус мәйданчык җайлаштырып куйган, кызының шөгыльләнүен гел контрольдә тота, киңәшләр биреп тора.
Мәдинә бабасы Зәки абыйның юлын дәвам иттерергә теләп булса кирәк, үзенең тормышын спорт белән бәйләргә җыена.

- Безне башта Чабаксарга Идел буе федераль округына кергән регионнардан сайлап алу турына җыйдылар. Шушы турда мин икенче урынны яуладым һәм илебез күләмендәге спартакиадага уздым. Анда беренче урынны яулавымда мин Казандагы тренерым Олег Арбеевка, әтием һәм бабакаема зур рәхмәтле. Алар күрсәткән юл миңа уңыш китерде. Мин кечерәк яшьтә йөзү белән мавыга идем, ә хәзер инде җиңел атлетикага кергән спорт төрләрен, бигрәк тә ядрә этәрүне аеруча яратып үзләштерәм. Быел минем соңгы уку елы булганга, алдагы имти¬ханнарга әзерләнәсем бар. Шуны истә тотып, спортны икенче планга куярга мәҗбүрмен. Ә яшь егет-кызларга теләгем шул: сәламәт яшәү рәвешен алып барсыннар, кыенлыклардан курыкмасыннар, ялкаулыкка бирешмәгән кеше һичшиксез уңышларга ирешә ала, - ди яшь чемпион.

16 яшен дә тутырмаган Мәдинәнең спорт копилкасында төрле кубоклар, грамота¬лар һәм күпләгән медальләр байтак инде. Спорт мастерлыгына кандидат таныклыгы да алып өлгергән. Җәйге каникулларда чакта физик тәрбия буенча Мәдинә белән Зәки абый Валемеев шөгыльләнә.

- Күпчелек вакытын спортка багышласа да, ул әле иҗат эше белән дә кызыксы¬на, төрле хикәяләр яза, - ди оныгы өчен чын күңелдән шатланып Зәки абый Валемеев.

Р.РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 07.09.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы