|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2015 Шоу-бизнес
Гөлдания Хәйруллина: "Җырлыйк әле" тормышымда якты эз калдырачак"Телевизор экраннарында "Җырлыйк әле" тапшыруы чыга башлаганга быел 15 ел тулды. Соңгы елда тапшыруны ТР атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина һәм шоумен Газинур Фәйзуллин алып барды. Тик бернәрсә дә мәңгелек булмаган кебек үк, "Җырлыйк әле"не дә япканнар. Аның урынына яңа музыкаль тапшыру әзерлиләр икән. – Элек телевидениедә берәр тапшыру алып барырга хыяллана идем. Хыялым тормышка ашты бит, узган ел 4 сентябрь - туган көнемдә телевидениедән шалтыратып, тапшыру алып барырга чакырдылар. Теләгем көчле булса да, башта куркып калдым, чөнки анда эшләү зур җаваплылык сорый. Дөрес, мин сәхнәдә сөйлим, хәтта концерт алып барганым да бар. Тик анысы башка. Телевидениедә эшләр өчен сөйләм һәм дикция өстендә күп эшләргә туры килде, махсус шөгыльләндем. Һәр тапшыруга җитди әзерләндем, матур киемнәр тектердем, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлдания ханым.
Җырчы тапшыру ябылып, анда башка эшләмәвенә күңелсезләнмәгән, гомумән, Гөлдания ханым вак-төяк әйбергә борчылмавын белдерде. "Әлбәттә, "Җырлыйк әле" тормышымда якты эз булып калачак. Безнең төркем дә бик тату булды, аңлашып эшләдек. Алып баруымны ошаттылар, начар сүз ишетмәдем. Шунысы сөенечле: телевидениедә үзем өчен күп яңалык ачтым, тәҗрибә тупладым. Бу дөньяда иң мөһиме - сәламәтлек. Тормыш алга бара, Аллага шөкер, яңа җырлар иҗат итәм, – диде ул.
4 сентябрь көнне Гөлдания Хәйруллина туган көнен билгеләп үтте. Аны җырчы иң якын кешеләре белән Казанның бер ресторанында уздырган. "Туган көннәрне зурлап үткәрергә яратмыйм, андый бәйрәмнәргә исем дә китми, шуңа да якыннар белән генә утырдык", ди ул. Шуны да әйтергә кирәк: туган көне уңаеннан Гөлдания Хәйруллинаның 26 октябрьдә Казанда Филармониядә, 28 октябрьдә Чаллыда концертлары узачак.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|