поиск новостей
  • 18.06-27.08 Театральләштерелгән фольклор шоу. Туган авыл. 18:00
  • 14.07 Ришат Төхвәтуллин. Пермь, Барда авылы. 20:00
  • 25.09 Сезон ачылышы. Уникс. 17:00
  • 29.09-02.10 Гүзәл Уразова. 20 ел сәхнәдә. Уникс. 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июль
  • Камил Кәримов - язучы
  • Фәнис Җиһанша - актер
  • Вакыйф Зыятдинов - журналист
  • Мәсгудә Шәмсетдинова - композитор
  • Рафил Ногманов - дәүләт эшлеклесе
  • Рафил Галимуллин - шоумен
  • Диас Вәлиев (1938-2010) - язучы
  • Флүрә Бикмурзина - актер, телевидение режиссеры
  • Клара Лучко - актриса
  • Аделина Сотникова - тимераякта фигуралы шуучы
  • Рәфис Кашапов - сәясәтче
  • Эллари Хәкимова - җырчы
  • Фазыл Әхмәтҗанов - көрәшче
  • Гөлзирә Бекташева - график
  • Бер бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. (Гудованцева урамы 29 автобус конечный тукталышында).Бәясе 12000+ком.Бар уңайлыклар да бар.Телефон 89274126362
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • 2 булмэле фатирнын бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле татар кызы кертэм. Д.К.Химиков каршында.8 9272469637
  • Казанда бер булмале квартира, яки студия снимать итэм,но подешевле. Метро якын булса яхшы булыр иде.Новосавиновский, Москоский район, Вахитовский тирэлэре ярый. Риелторлар борчымагыз. Ватсап 89061242981
  • Сатып алам,кирэк булган тачка строительный 89506660021 Казань хэм якын тирэ районнар
  • Ассаляму алейкум! Гостинка яисэ студия снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын. Ватсап: 89872312932
  • Үз эшен белгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы кирәк. Казан, Яңа Савин районы. 89503231758 (вацап)
  • Эшли торган зур телевизор AKAI сатыла. Азнакай. 3000 сум тел. 89178808466
  • Аягын, башын бәйләп саварга өйрәтелгән 4 бозаулаган савым сыеры сатам, буазланган,уртача савым 12литрдан 17литргача 85 мен, ватсапка языгыз 89372839839
  • Татарстандагы бер татар мәктәбенә югары белемле эш стажы булган татар теле укытучысы кирәкмиме икән? ватсапка языгыз 89372839839
Архив
 
29.05.2009 Авыл

КӨТҮ ЧИРАТЫ

Авылда яшәүче кече кайнеш: "Җизни! Көтү чираты җитте, кайт, ял итеп китәрсең", – дип, чылтыраткач, авылга кайтып килергә булдым. Чыннан да маллар көтү шактый мәшәкатьле хезмәт саналса да, беразга гына булса да шәһәр тормышыннан ял итү ул. Авылда кунак кына булып йөрү күңелле, билгеле. Кайтып керү белән үк өстәл артына итле аш ашарга утырттылар, мунча да әзер икән, ах-ух килеп чабынып чыгуга бәлеш тә пешеп өлгерде.

Авылга кайткач, авыл малае хисләре уянуданмы, йокым югала минем. Көтү алды төнендә дә йокламадым диярлек. Әле таң атканчы ук, ике тапкыр ишегалдына чыгып, күк йөзен күзәтеп кердем. Янәсе көн ничек булыр микән, яңгырлымы, әллә кояшлымы?! Хәер, яңгыр түгел, таш яуса да көтү чираты җиткән кеше көтүгә чыкмый кала алмый.

 

Бу авыл кияве булганыма 27 ел була бит инде, иң ерактагы Мәчкә очындагы көтүне куып алып килергә үзем киттем. Мин яшь кияү чагында бу урам сыер-сарыклар белән тулып торыр иде, бүген исә сыерлар да бик сирәкләнгән икән, ә сарык дигәннәре юк дәрәҗәсендә. Урамның урта җирендәге күперенә җиткәч, артка борылып хуҗалыкларны санадым, 16 өйдән көтүгә нибары 6 сыер чыгардылар. Сарыклар да бер генә хуҗалыктан чыгып көтүгә иярделәр. Югыйсә хуҗалыклар бар да таза –  зур-зур өйләр, каралты-кура дигәндәй. Сораштыргач аңладым тагын, йортларны я шәһәрдә яшәүчеләр салып куйган, я хуҗалары каядыр читтә эшләп йөриләр. Көтүдәге мал саны кимү аларга гына бәйле түгел түгелен, авылда яшәп ятучыларга да сыер-сарык асрау елдан-ел авырлаша бара диләр, малны бит аны ашатып симертер өчен терлек азыгы да бик күп кирәк, анысы исә байтак чыгым сорый. Шәхси хуҗалыклардагы терлек саны соңгы елларда күпмегә кимеде микән дип баш ватып торасы юк, шушы көтү чираты саныннан чыгып фикер йөртү дә җитә. Әле 15 еллар элек кенә дә бу зур авылда һәр хуҗалык җәй буе нибарысы бер тапкыр көтүгә чыкса, хәзер чиратлар өйгә өч тапкыр әйләнеп килә. Димәк мал саны соңгы ун-унбиш ел эчендә өч тапкырга кимегән дигән сүз.

 

Көтүне тар гына җирдән, ике яклап сузылган иген кырларына кертмичә, 5-6 чакрым ара куып барасы. Шуннан соң гына малны бераз гына таратып җибәрерлек яланнар, сазлыклар башлана. Күз ирексездән кайчандыр ялан җир булып, соңыннан сөрелгән авыш басуларга төште. Ул җирләрдән ни юньле уңыш алып булмый инде ул, ни комбайннарга йөрергә уңайсыз, авып китү ихтималы да бар. Инде авыл кешеләре үзара киңәшеп, мондый басуларны өлешчә булса да чәчүлек җирләре хисабыннан чыгарып, көтүлекләрне киңәйтү хәл итмәслек проблема түгелдер, минемчә.

 

Чәчүлек җирләре дигәннән, икмәк чәчелгән җирләр быел да матур гына булып күтәрелеп киләләр. Авылның мәдәният йортында эшләүче кайнеш тә чәчүдә катнаша икән, горурланып икмәк чәчкән басуларын күрсәтте, бер дисклы гына сошниклы яңа чәчкечләрне мактарга да онытмады. Тик аннан бер соравыма гына төгәл, мине канәгатьләндерерлек җавап алалмадым – колхоз урынына хәзер нәрсә дә, пай җирләре кем кулында. Хәер, шушы ук сорауны урамда очрашып күрешкән башкаларга да биреп карадым, тик барысы да кул гына селти, янәсе кем белгән аны.

 

Быел әле малларга бик әлләни ашарлык үлән үсәргә өлгермәсә дә, сыер-сарыклар тырыша-тырыша чемченделәр тагын. Табигать юмарт бит ул, чемсенеп кенә йөрсәләр дә, кичкә сыерларның җилененә мул гына сөт тә төште. Мин дә, кайнеш әйтмешли, язгы табигать күренешләрен күзәтеп, байтак кына энергия алдым. Яланда кыздырылган шашлык белән дә, көлгә күмеп пешерелгән бәрәңге белән дә сыйландым. Билгеле инде, көтүне, табигатьне фотосурәткә төшереп кинәндем. Менә шәһәргә кайткач та компьютердан шуларны карап, хозурланып утырам әле, нинди кабатланмас мизгелләр бит!

 


Җәүдәт ХАРИСОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ 63 | 23.05.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar