|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2009 Интернет
ЯҢА ЭЗЛӘҮ СИСТЕМАСЫ: WOLFRAM ALPHAБу атнада Интернетта Wolfram Alpha дип аталган яңа төр эзләү системасы барлыкка килде. Башка шундый сайтлардан аермалы буларак, әлеге система аеруча акыллы һәм зыялы булырга дәгьва итә. Хәзерге көндә Бөтендөнья челтәрендә эшләүче эзләү системалары, гадәттә, нинди сүз яки җөмлә кертүеңә карап, Интернетта шул сүзләр очраган сайтларга сылтамалар бирә. Ә Wolfram Alpha хезмәте сорауны анализлап, аңа төгәл җавап табарга тырыша. Мәсәлән, берәр торак пунктның исемен язсаң ул әлеге урынның картада кайда урнашканын, анда күпме кеше яшәгәнен, җирле вакытын һәм башка бик күп төрле белешмә мәгълүмат тәкъдим итә. Ягьни ул Интернеттагы барлык ачык сайтлардан, лицензияле экнциклопедия һәм каталоглардан, яңалык тасмаларыннан кирәкле мәгълүматны үзе эзләп таба, аларны эшкәртә, анализлый һәм сораучыга тулы җавап рәвешендә бирә ала. Аннан инде аларны PDF-форматында үз компьютерыңа сакларга да була. Белгечләр Wolfram Alpha системасының фәнни нигезгә корылганлыгын билгеләп үтә.
Яңа эзләү системасының авторы инглиз математигы Стивен Вольфрам. Wolfram Research компаниясе башлыгы моңа кадәр фәнни даирәләрдә үзенең Mathematica программасы белән танылган иде. “Безнең максат - бөтен кеше экспертлар белемен теләсә кайда, теләсә кайчан куллана алырлык дәрәҗәгә җиткерү”, - ди Стивен Вольфрам яңа проекты турында. Wolfram Alpha эзләү системасы өстендә эш берничә ел дәвамында барган. Менә 18 майда Интернетта http://www.wolframalpha.com/ адресы буенча аның сынау варианты урнаштырылды, тулы көченә исә сайт киләсе елдан эшләп китәр дип көтелә. Wolfram Alpha хезмәте “Google” системасына шактый зур көндәш булырга мөмкин дигән сүзләр йөри.
--- |
Иң күп укылган
|